«Әкият китабы»: «Апуш»лар «Мәскәүский кц»ны татарчалаштыра башлады. Хәерле сәгатьтә!
«Апуш» балалар театр студиясе сезонның дүртенче премьерасын – «Әкият китабы» спектаклен чыгарды. Бу – яңа сезонда «Московский»/ «Мәскәү» мәдәният үзәгендә ачылган студиянең беренче эше. Бер зал тамашачы арасында «Татар-информ» хәбәрчесе дә бар иде.
«Әкият китабы» – үз вакытында Тинчурин театрында куелып, шактый уңыш казанган спектакль.
«Әкият китабы» – актер һәм драматург Шамил Фәрхетдин пьесасы, үзе әйтүенчә, кайчандыр әлеге әкиятне үз кызына багышлап язган булган. Режиссер Зөлфәт Закиров та пьесаны заманында Тинчурин театрында үз кызына багышлап сәхнәләштергән. «Апуш» белән эшли башлагач, ниһаять, спектакль чыгарырга кирәклеге көн тәртибенә куелгач, режиссер шушы әкиятне исенә төшергән. «Апуш» репертуарына әйләнеп кайткач әкият үз уңышын кабатлармы – күрербез.
Белешмә: «Апуш» балалар театры студиясе башта «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә ачылып, «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле белән дөньяга аваз салган иде. Уңышлы старттан соң «Апуш» киңәеп, Ленин исемендәге мәдәният сараенда, «Чулпан» мәдәният үзәгендә студияләр ачып спектакльләр чыгарды. Ниһаять, «Московский»да да үз студиясен булдырды.
Белешмә: «Московский» мәдәният үзәге Казанның Мәскәү районында урнашкан. Әлеге бина 1945 елдан Мотор төзүчеләр клубы һәм 1961 елдан Урицкий исемендәге мәдәният сарае буларак эшләгән, капремонттан соң КЦ «Московский» исеме белән ачылды. Бина «маңгаенда» «культурный центр «МОСКОВСКИЙ» дип язылган. Хәзер татар журналистлары аптырашта – «Московский» дип язаргамы, «Мәскәү» дипме, әллә чын татарча итеп «Мәскәүски» диясеме?
Кыскасы, татарча исеме дә булмаган мәдәният үзәгендә тап-татарча «Апуш» тамыр җибәрде. «Без алардан иң кирәкле көннәрне, иң рәхәт вакытны сорыйбыз. Алар безне ачык йөз белән кабул итәләр, ә без тагын да күбрәкне сорыйбыз: репетиция 9дан 9га, ут кую төне буе, спектакльне шул көнне, бу көнне куясыбыз килә, тегеләй кирәк, болай кирәк...» – ди «Апуш» театры директоры Алия Фәйзрахманова ДК, КЦлар җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп.
Белешмә: «Московский» студиясенә балалар 2023 елның ноябреннән йөри. Тамашага әзерлек февраль аенда башланды. Спектакльне студия остазлары – спектакльнең режиссеры, Татарстанның атказанган артисты, Тинчурин театры актеры, актерлык осталыгы остазы Зөлфәт Закиров, Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актеры, сәхнә хәрәкәте остазы Артур Шәйдуллин, Тинчурин театры актеры, сәхнә теле остазы Гүзәл Галиуллина, Казан театр училищесында вокал һәм вокал ансамбле педагогы, Тинчурин театры хормейстеры, вокал остазы Алия Хәмзина әзерләгән.
Премьера өчен махсус җырлар язылган: музыка авторы – композитор Вероника Максимова, аранжировка – Риф Әхмәтов.
Спектакль өчен 70тән артык костюм тектерелгән. Тамашаның сценографы, рәссамы – Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студенты Сәлимә Аскарова.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, әлеге спектакль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән сәхнәләштерелгән.
ххх
«Әкият китабы» спектаклен караганда, мин Удмуртиянең Глазов шәһәрендәге «Парафраз» муниципаль театрының баш режиссеры, легендар татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы Дамир Сәлимҗанов белән сөйләшүемне искә төшердем. «Балалар өчен театрга килү могҗиза булырга тиеш. Балачакта фокуслар күрсәтә идем – мин могҗиза ясауның технологияләрен беләм. Бу эмоциональ могҗиза да була ала – ягъни, бала нәрсә караганын онытачак, ә бертуктаусыз шаркылдап көлүен истә калдырачак», – дигән иде ул интервьюда. Ул үсмерләр өчен спектакль куеп маташуның кирәге юклыгын да әйтте: «Аларга үз драматургияләре, үз җәмгыятьләрендә бер-берсен күрсәтү, бер-берсе алдында кыланышу әһәмиятлерәк. Алар үзләре спектакль куя һәм үзләре рәхәтләнеп карый да», – диде.
Зөлфәт Закиров эшендә дә шул могҗиза технологияләре күренә. Шулай ук, үз «выпендрёжлары» булган үсмерләргә дә сәламнәр җитәрлек.
Спектакль Дисней мультфильмнары рухында эшләнгән, режиссер рәссам Сәлимә Аскарова һәм аранжировщик Риф Әхмәтов белән берлектә сәхнәдә Дисней мультфильмнары атмосферасын булдырган. Ә бу инде балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә бүләк – алар да Дисней мультикларын карап үскән ләбаса.
«Дөньяда әкиятне яратмаган җан иясе юктыр ул. Ярлысы да, бае да, олысы да, кечесе дә, хәтта безнең Галимҗан хан да әкиятне үлеп ярата» – «Әкият китабы» спектакле шушы сүзләр белән башланып китә.
Спектакльнең анонсы: «Үзенең һәр көнен, һәр мизгелен әкиятләр укып уздыручы, шуннан гына тәм табып яшәүче ялкау Хан турында бәян итә спектакль. Хыялый Хан яңа әкиятләр укыган саен, үзен шушы укыган әкиятләрдә хис итеп, андагы тылсымга ия булырга теләгәнен аңлый. Хыялларын чынга ашыру өчен, Хан үзенең ярдәмчесен – яшь егет Гайрәтне, тылсым эзләргә дип, әллә кайларга – бик еракка җибәрә. Егетнең юлында очраган һәр сынау кызыграк, авыррак, куркынычрак була башлый. Кыю егет сынатмый... Ә, димәк, аны лаеклы бүләк көтәргә тиеш. Гайрәткә нәрсә насыйп булыр икән? Тугры дуслармы? Яңа илләрнең мәдәни мирасымы? Әллә Хан байлыгымы? Без моны спектакль караганнан соң белербез».
«Әкият китабы» пьесасы тирән мәгънәләргә дәгъва итми. Әкият кенә укып ята торган эшлексез хан тылсымлы кылычны, Алпамшаны м куркыныч җан иясен һәм Гүзәлсылу исемле гүзәл су кызын таптыра. Гайрәт исемле тапкыр егет дөньяны әйләнеп чыкса чыга, яңа дуслары ярдәмендә табып китерә аларны. Кыскасы, дөнья әкияләрендә кулланыла торган традицион сюжет. Әмма персонажлар традицион түгел, автор татар әкиятләрендә гел очраган геройлар белән чикләнмичә, яңа геройлар уйлап тапкан. Гыйфрит белән Алпамшаны да, тылсымлы кылычны да, персонажга бирелгән каурыйны да әкиятләрдә күргән бар. Ә менә Гөмбә-сан һәм аның ярдәмчеләре булган Шәкертләр – авторның яңалыгы. Башта Гайрәтне ашарга җыенып, аннары ярдәм итергә алынган өч карчык образының чишелеше кызыклы: күңелләре чистаргач, үзләре яшәрә, киемнәре матурлана карчыкларның. Өч карчыкның берсе кашык, берсе чәнечке, берсе сыңар кытай таякчыгы тотып җырлавы сәхнә мультигына тиң. Гайрәтнең тапкырлыгы белән карчыклар яшәреп, заманча күлмәкле кызларга әйләнеп куйды. Чиста күңел нинди генә заманда да «в тренде», җәмәгать – режиссер белән рәссам карчыкларны яшәрткәч заманча киендереп шуны әйтергә теләгәндер.
Кыскасы, бөек проблемалар күтәрмәсә дә, өзлексез алышынып торган күренешләр, вакыйгалар, гел хәрәкәтләнеп торган геройлар, җыр-бию, үзләреннән-үзләре рифмалашып торган камил диалоглар. Балалар өчен могҗиза шулардан җыела.
Спектакльнең декорациясе беренче карашка ачылган китап булса, икенче яктан, ул театрның шигъри символы булган әйләнә торган сәхнәгә ишарә. Мәдәният йортларында, әлбәттә, театр сәхнәләрендә була торган әйләнә торган сәхнәләр юк. Ә сәхнәнең әйләнүе ул театрның бер символы – театр темасына кагылган һәр шагыйрь «әйләнә сәхнә, әйләнә» дияргә ярата. Сәхнә әйләнми икән, декорация әйләнә ала, карусельдәй әйләнә: беренче күренеш – хан сарае, икенче күренеш – кытай урманы, өченче күренеш – Алпамша мәгарәсе, дүртенче күренеш – су төбе. Әйләнә сәхнә, әйләнә... дөресрәге, сәхнәдәге декорация әйләнә, китап битләре ачылган кебек күренешләр алышына бара. Күренешләрнең дубле булып, барысы да экранда анимация булып та күрсәтелә: карга да очып үтә, попугай да оча, мендәрләр дә бии, хәтта хан хыялындагы су кызының «мультяшный» силуэты да бар.
Студиягә кырыклап бала йөри. Төп персонажлар егермеләп булса, боларга өстәп, кытай урманы рухлары, безнең урман рухлары, тау рухлары, су асты рухлары һәм биюче мендәрләр кертелгән. Кыскасы, сәхнә хәрәкәте остазы Артур Шәйдуллинга хореограф буларак нык эшләргә туры килгәнгә охшаган. Төп роль булмаганнарга төп рольдәгеләргә караганда да күбрәк эшләргә туры килгән булса кирәк. Кием алыштыр да бие, кием алыштыр да бие!
1 сәгать дәвамында барган спектакльдә өзлексез сәхнәдә булган Сәйдәш Гарифҗановка комплиментларымны әйтим дә тәмамлыйм. Үзен сәхнәдә иркен тота торган шәп егет табылган Гайрәт роленә. Әкиятче кызлар Әдилә Сабирҗанова белән Мәдикә Биктимерова да, хан Әмирхан Галиев та, җарияләр Әминә Вәлиуллаова белән Зилә Әхмәтшина да, Гөмбә-сан Никита Демилов та, Алпамша Әскәр Зарипов та... гафу, мин 40 баланың фамилиясен санап чыга алмыйм. Зөлфәт Закиров, аларның барысын да берләштереп, ансамбль тудырган.
«Матур спектакль туды. Бу – сезнең өчен сәхнәгә чыгу гына түгел, татар дөньясына ишекләр ачылу. Сез татарча сөйләштегез, татарча җырладыгыз, татарча биедегез. Бу – безнең өчен иң мөһиме», – диде «Апуш» театр студиясенә нигез салучы, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.