news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әкият» Казахстан фестивалендә үзенең «ужастигы» – «Адәмнәр» спектаклен күрсәтәчәк

news_top
«Әкият» Казахстан фестивалендә үзенең «ужастигы» – «Адәмнәр» спектаклен күрсәтәчәк
Фото: © "Әкият" курчак театрының матбугат үзәге, Лариса Пасынкова

«Әкият» Татар дәүләт академия курчак театры «Almaty Puppet Festival – 2026» IV Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак. Театр фестивальгә «Адәмнәр» спектаклен алып бара. Спектакль татар телендә күрсәтеләчәк.

Спектакль 23 октябрьдә Алматы дәүләт академия курчак театры сәхнәсендә барачак.

  • «Адәмнәр» спектакле Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча куелган. Режиссер - Илгиз Зәйниев. «Адәмнәр» спектакле профессиональ җәмәгатьчелек тарафыннан танылды: спектакль дәрәҗәле «Алтын битлек» милли премиясенә дүрт номинация белән билгеләнде, Екатеринбургта «Петрушка Великий» халыкара фестивалендә «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә җиңү яулады.
  • Спектакльдә ике артист – Альбина Шаһалиева һәм Дилүс Хуҗәхмәтов уйный.
  • Быел фестивальгә дөньяның 11 иленнән - Италия, Франция, Төркия, Иран, Азербайҗан һәм башкалардан 14 театр җыелачак.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 октябрь 2026
    Исемсез
    Уңышлар!!!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар