Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Акча нишләячәк? Азык-төлек, фатир, импорт товарларга бәя артуы көтеләме

2018 ел Россия икътисады өчен нинди ел булыр? Акча януы янамыймы? Белгечләр бу хакта ни уйлый? "Татар-информ" икътисад өлкәсендә төпле фаразлар әйтеп танылган белгечләр белән сөйләште.

news_top_970_100
Акча нишләячәк? Азык-төлек, фатир, импорт товарларга бәя артуы көтеләме

Аналитиклар һәм рәсми хакимият быел долларның кискен үсешен фаразламый. Әмма рубль курсына нефтькә бәяләр, геосәяси үзгәрешләр, шулай ук Россиядәге гомумикътисади вәзгыять тәэсир итәчәк дип саный. Фаразлар буенча 2018 ел рубль өчен шактый тыныч булырга тиеш.

Россия экспертлары: торакка бәяләр арта, пенсия яшен арттырырга кирәк!

2017 елда ил тарихындагы иң аз инфляция үсеше күзәтелде - нибары 2,5 процент. Бу Үзәк Банкның таләпчән сәясәте һәм халыкның керемнәре кимү нәтиҗәсе, ди Аналитик кредит рейтинг агентлыгы эксперты Дмитрий Куликов. Ул 2018 елда инфляция 4,5 процентка артачак, Үзәк Банк инфляция үсешен йөгәнләп тора алмаячак дип саный. 

“БКС” Финанс группасы баш инвестицион стратегы Максим Шеин рубль курсы өчен уңай булыр дип уйлый. Моның өчен ике фактор булуын әйтә: нефтькә бәяләрнең кулай һәм финанс базарында зур профицит - чит илдән кергән инвестициләрнең зур булуы. Эксперт фаразы буенча, доллар курсы 2018 елның икенче кварталына кадәр 58-62 сум күләмендә калачак. 

"НДВ-Недвижимость" генераль директоры Александр Хрусталев РБК агентлыгына интервьюсында өлешләп сатудан баш тарту яңа фатирларга бәя артуга китерәчәк ди. Шул сәбәпле, якындагы ел ярымда фатирларга бәяләр 15-20 процентка артачак.

Россиянең Финанслар министры Антон Силуанов, әгәр энергия ресурслары базарында көтелмәгән хәлләр булмаса, 2018 елда рубльнең былтыргы дәрәҗәдә калачагы турында белдергән. “Әгәр нефтькә бәяләр баррель өчен 55 доллар дәрәҗәсендә сакланса, өстәмә санкцияләр тумаса, курс шундый ук булачак”, - ди министр.



Россия Федерациясенең элекке финанслар министры Алексей Кудринның фаразлары иң еш тормышка аша дип саныйлар. Кудрин фаразы мондый: Россиядә кризисның иң югары ноктасы 2015 елга туры килә. Хәзер ил акрынлап кына, әмма нык ышаныч белән кризистан чыгып килә. Кул кушырып утырырга иртәрәк, кризистан котылу өчен дәүләт идарәсен камилләштерү буенча тәвәккәл адымнар кирәк. Шулай ук, хакимият, бизнес һәм халык арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр кору зарур, дип саный Кудрин. Экономист пенсия яшен арттырырга кирәк дип саный.

2018 елда икътисадта ни көтелә? Халыкка акчаны ни рәвешле сакларга? Доллар курсы нинди булыр? "Татар-информ" шушы хакта белгечләр белән сөйләште.

Азык-төлек бәяләре артачакмы?

Казан федераль университеты доценты, икътисади фәннәр кандидаты һәм докторы Игорь Кох быел доллар шул ук дәрәҗәдә булыр, әллә ни үзгәрешләр булмас, 60 сум тирәсендә калыр дип саный.

– Халыкка акчаны нинди валютада туздырасың, шунысында сакларга кирәк, дип киңәш итәр идем. Әгәр сумнарда икән, рубльдә саклау кирәк. Башка валютада чыгымнар күздә тотылса, шул валютада саклау хәерлерәк. Шулай дөресрәк. 

Кеше акча җыярга теләсә, банк кертемнәре яхшы вариант. Әгәр кешенең акча җыярга уе юк икән, акчасын үзе теләгәнчә туздырсын.

Азык-төлек, куллану продуктларына бәяләргә килгәндә, минемчә, ниндидер үзгәрешләр көтелми. Сезонлылыкны исәпкә алып, гадәти динамика булачак. Әгәр ниндидер вакыйгалар булмаса, бәяләр, елына 3-4 процент күләмендә дип фаразланган инфляция дәрәҗәсендә булыр, дип уйлыйм.

Гомумән алганда, Татарстан икътисадында кризистан соңгы күтәрелеш бик сүлпән. 2017 елда бераз гына позитив үзгәрешләр бар. Быел да шул тенденция дәвам итәр дип уйлыйм. Хезмәт хакы үсеше буенча да үсеш көтмим. 

"Импорт товарлары кыйбатлана, салымнар үсә, әмма халык инде күнекте"

Икътисад фәннәре кандидаты Таһир Дәүләтшин икътисадта ниндидер зур үзгәрешләр булмас дип уйлый. 

– Долларның кыйммәте кисәк кенә төшеп китмәс, әмма доллар үсмәсә дә, импорт товарлары кыйбатланыр дип уйлыйм. Ә болай, куллану продуктлары бәяләрендә кисәк үзгәрешләр күрмим, дөресен әйткәндә. Салымнар үсәчәк, бәяләр якынча шул хәлдә калачак. Быел мин бернинди катаклизмнар көтмим. 

Икътисад үсеше әллә ни юк кебек. Без ниндидер торгынлык чорында шикелле. Безнең кешеләр өчен бу инде хәзер ияләнелгән хәл. Халык күнекте. 

Кризистан соң Россиядә күтәрелеш сизелмәсә дә, Татарстанда нефть химиясе үсеш алуы бәрабәренә берникадәр алга китеш бар. Ә икътисадның бүтән тармаклары шул бер көе тора. Безнең Татарстанның өстенлеге шунда: республикада нефть һәм нефть химиясе бар, эре компанияләр әкрен генә булса да үсеш ала. Башка төбәкләрдәге тармаклар белән чагыштырганда, хәл бераз яхшырак. 

Соңгы вакытта халыкның банктагы кертемнәре вкладлары әкрен генә үсә, ләкин кредитларны аз алалар. Безнең халыкның кертемнәре кечкенә инде, зур акчалар түгел. Ил буенча халыкта 25 трлн сум акча бар, кеше башына бүлгәндә, ул 160 мең сум була. Бу якынча 2-2,5 мең еврога якын. 

Мин үзем булган акчаны күбрәк кулланырга киңәш итәр идем. Сакларга кирәк түгел. Инде җыйган очракта, рубльләрдә сакларга кирәктер дип уйлыйм. Әгәр дә инде чит илгә барырга кирәк икән, башка валютада барып кайтырлык кына җыярга да - шул җитә.

Хезмәт хакы үсеше дә әллә ни түгел. Мин бу мәсьәләдә дә кешеләрнең шушындый торгынлык халәтенә ияләшүен тоям, реакцияләре юк. 1990-2000 нче елларда халыкта хәрәкәт сизелә иде, хәзер кешеләр тынычланды. Торгынлыктан, икътисадның түбән тәгәрәвеннән дә курыкмыйлар. Безнең кеше хәзер төрлесенә әзер, тыныч.

убль курсының ныгуы вакытлыча характерда"

“ФИНАМ” компаниясенең Казандагы вәкиле, "Финам-Казан" җитәкчесе Руслан Жуков:

- Үсеш алучы базарлар, шул исәптән Россия базары өчен дә, быелда төп күрсәткеч - Америка һәм Европа базарындагы вәзгыять. Трампның салым реформасы биржа котировкаларында инде исәпкә алынган. Dow Jones сәнәгать индексы дүшәмбе көнне сәүдәләшүләрне (торги) 26214 пункт рекорд билгесендә тәмамлаган. Моңа бәйле рәвештә, якын арада дөньяның Үзәк банклары тарафыннан планлаштырылганнан да тизрәк процент ставкалары үсеше ихтимал.

Минем карашка, 2018 елда рубль курсы долларга карата 56-61 һәм еврога карата 65-72 диапазонында булырга тиеш. Ил валютасы курсына нефтькә бәяләрнең югары булуы ярдәмгә килергә мөмкин. Хәзерге вакытта “кара алтын” 70 доллар тирәсендә сатыла. Бу фонда без бер Америка доллары өчен рубльның 56,20 кә кадәр ныгуын күрдек. 

Әмма рубль курсының ныгуы вакытлыча характерда. Февральдә АКШ санкцияләренең киңәю ихтималлыгы рубль бәясенә тискәре йогынты ясаячак. Өстәвенә, артык көчле рубль хәзер ни сәяси, ни икътисади планда бик үк отышлы түгел. Чөнки аның ныгуы валютага продукция сатканнан табышны киметә. Ә бу ни экспортчыларга, ни дәүләткә отышлы түгел. Бигрәк тә сайлау алды чыгымнары шартларында.

Шулай да, якын киләчәктә Россия финанс секторына карата АКШ Финанс министрлыгы тарафыннан яңа чикләүләр юклыгы, Россия биржалары өчен билгеле бер позитив була ала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100