«Акчарлак-шоу»: Без картаймый кем картайсын – «Акчарлак»ка да 25 яшь тулган
«Акчарлак-шоу» кунагы булган Рузилә Мөхәммәтовадан әлеге тамаша турында җыйнак кына репортаж.

«Акчарлак» газетасы үзенең 25 еллыгын «Акчарлак-шоу» форматында үткәрде. Ягъни, бетмәс-төкәнмәс котлаулы-бүләкле чыгышларсыз, ветераннарны һәм хәзерге хезмәткәрләрне тезеп бастырышсыз...
Котлау, дигәннән, бөтенләй котлаусыз түгел, әлбәттә, бер котлаучы бар иде:
«Редакцияне чын күңелдән котлыйм. Бүгенге көндә татар телендә басма газета чыгару – ул зур батырлык. Без бүген редакция ясаган роликта шушы батырларны күрдек. Алар чыгарган бу газетаны халык яратып укый. Киләчәктә дә шундый юбилейлар уздырырга язсын», – диде редакцияне котларга килгән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. Ул редакция хезмәткәрләренә дипломнар тапшырды.
Ветераннарга һәм хәзерге хезмәткәрләргә килгәндә, 6 минутлык кино белән бүгенге татар журналистикасы шулкадәр нечкә итеп күрсәтелгән дә биргән. Сценарий авторы «Акчарлак» газетасының баш мөхәррире, язучы Алмаз Гыймадиев икән – афәрин!
«Акчарлак-шоу» нигездә редакция һәм газетаның нәшире Габделфәт Сафин белән аралашып яшәгән җырчыларның чыгышларыннан төзелгән иде. Концертны Сәйдә Мөхәммәтҗанова башлап җибәрде. Аның җыры («Акчарлак» гимны булдымыдыр шунда. – авт.) барганда, экранда нәни Сәйдәнең Габделфәт Сафин белән сәхнәдә җырлаган видеосы күрсәтелде. Чөнки Сәйдә – бала чагында беренче мәртәбә зур сәхнәгә Габделфәт белән чыгып, алкышлар тәмен аның янәшәсендә татыган җырчы.
Концертта Габделфәтнең якташы һәм замандашы – Арча егете, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров, Татарстанның халык артисты Вадим Захаров, Габделфәттән «Чияләр»не җырларга рөхсәт алган Марат Яруллин, яңа өйләнгән Илнат Фәрхуллин, халык мәхәббәте примадоннасы Илсөя Бәдретдинова, 90 нчы еллар ностальгиясе булган «Айфара», «Каз өмәсе» костюмлы Рәфинә Ганиуллина һәм башкалар катнашты.
4 сәгатькә якын барган тамашаны Айнур Сөләйманов, Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыйров алып барды.
Кыскасы, тамашачы яраткан газетасының юбилеена билет алып килеп, татар шоу-бизнесының иң популяр (һәм уртача популяр) артистлары чыгышларын тамаша кылды. 25 кеше урындык астыннан «Акчарлак» газетасына ярты елга язылу бүләге тапты, ә бер ханым лотереяда санаторийга юллама отты. Әйе, «Акчарлак» газетасы һәрчак – яшәп килгән 25 ел дәвамында – лотерея белән бүләк өләшә, һәм бу тема – «Акчарлак-шоу» программасында «кызыл җеп» булып сузылган тема иде, алып баручылар аны гел кабатлаштыргалаштыргалап тордылар – өчесе бергә дә, берәм-берәм дә.
«Акчарлак» газетасының үз юбилеен эстрада концерты форматында үткәрүе бик табигый, чөнки, беренчедән, аның нәшире Габделфәт Сафин – рәсми рәвештә дә (Татарстанның халык артисты) һәм чын мәгънәсендә дә халык җырчысы. Димәк, үзе дә җырлый, җырчының янәшәсендә дә җырчылар. Икенчедән, «Акчарлак»ның нигезендә эстрада булып, ул эстрада аша мәгърифәтлеккә үскән газета. Аның максаты – попсаны сөзеп просмотр ясау түгел, эстрада яраткан халыкны газета укыту. Хәзер аның 29 меңнән артык гомуми тиражы бар – афәрин!
Без «Акчарлак-шоу» турында сөйләшә идек бит, темабызга кайтыйк. 4 сәгатьлек концерттан, дөресрәге, аның нәкъ менә җырлы өлешеннән нәрсә хәтердә калды, дисәгез (димәсәгез дә әйтәм) – Рәфинә Ганиуллинның «Каз өмәсе» костюмы (әйе, ниндидер каурыйсыман япма иде ул) һәм Марат Яруллин – аны беренче мәртәбә сәхнәдә күрдем һәм үзен профессиональ югарылыкта тотуына сокландым. Вокал турында сүз бармый, яхшы вокал кирәксә, анысын опера театрында тыңлый алабыз.
Сәхнәгә 2 мәртәбә Габделфәт Сафин үзе чыкты. Ярата аны халык, ул үзе дә халкы яратканны белә. Ул җырлады, халык алкышлады.
«Акчарлак»ка озын гомер теләп, шушы урында төгәллим – концертны язарга түгел, карарга кирәк. Ә газетаны укырга кирәк – укыгыз, яме – алар кайчакта минем язмаларны да бирәләр, мин бит әле аларның ветераны да.