«Акчарлак» ифтары яки татар журналистикасында «Габдерәхим стилен» сагыну
«Акчарлак» редакциясе – аның нәшрият йортын гамәлгә куючы Рузилә һәм Габделфәт Сафиннар Габдерәхимнең вафатына бер ел булган көннәрдә аны искә алып ифтар ашы уздырды. Юксыну яшьләренә чыланган хатирәләрнең бер өлешен «Интертат» хәбәчесе дә язып алды.
«Акчарлак» кызлары һәм егетләре ифтарга кунакларны «Габдерәхим үзе кемнәрне чакырыр иде икән?» - дигән күзаллаудан чыгып дәшкәннәр. Шагыйрь Рифат Сәлах, җырчы шагыйрә Ләйлә Дәүләтова, журналистлар Данил Сәфәров, Рәмис Латыйпов, Рузилә Мөхәммәтовалар чакырылган. Журналист һәм педагоглар Миләүшә Сибгатуллина һәм Рәсимә Галиевалар булачак журналистларны алып килгән. Мәҗлеснең иң кадерле кунаклары Габдерәхимнең хатыны Лилия ханым белән кызы Чәчкә иде.
Коръәнне Габдерәхимнең дусты булган Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин укыды.
Габделфәт Сафин, җырчы, «Акчарлак» нәшрият йорты җитәкчесе: «Габдерәхим хәзер килеп керер дә, биеп-җырлап шау итеп безне селкетеп алыр кебек. Без бер ел аннан башка яшәдек, эшләдек, иҗат иттек, әмма аны һаман да сагынабыз. «Аның элеккеге язмаларын бастырыгыз», – дип сораучылар да күп.
Ул татар журналистикасында «Габдерәхим стиле» тудырып китте. Аның кебек булып булмый, аның кебек язып булмый. Аның урыны буш. Ул урынны беркем дә ала алмый. Шуңа күрә мин аны кабатланмас кеше дип әйтәм. «Алыштыргысыз кешеләр булмый», - диләр. Ләкин ул сүз күп очракта дөрес түгел. Габдерәхим кебек талантларның урынын алып булмый.
Коллективка рәхмәт – без аны аңладык, ирекле итеп эшләтә алдык. Ул чаба-чаба эшләп ала да үз дөньясына китә иде. Һәр иҗат кешесенә ял да кирәк – аның бу алымы да дөрес иде. Габдерәхимнең якты образы безнең күңелләрдә калыр».
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы: «Мин аңа «Габдерәхим әфәнде» дип дәшә идем. Ул алай дәшкәнне бик ярата, үсеп китә иде. Ул миңа «син» дип әйтергә куша иде, ләкин яше олырак булгач, мин «сез» дип әйтә идем. Бүген дә аны шулай искә алырга рөхсәт итегез. Габдерәхим әфәнде минем күңелдә нечкә күңелле кеше булып калды. «Сез мулла булсагыз, сездән дә яхшырак һәм популяр мулла булмаячак», – дип әйтә идем аңа. Тавышы бар, йөз-кыяфәте бар, динне белә. Ул динне белеп яза иде: мин озын итеп сөйләсәм, ул иң кирәкле җирен ала белә иде, кыска итеп җавап бирсәм дә, озын итеп ачып бирә белә иде.
Ул ихлас кеше булды. Акча дип үлеп китми иде. Бәлки аны шушы да харап иткәндер дип уйлыйм. Ул акча дип йөрмәгәч, рухи дөнья белән яшәде. Ә рухи дөнья - бик нечкә дөнья. Бөтен кеше аңлап бетерми, күңелеңә төкереп китүчеләр дә бар. Без радиода вәгазьләр сөйләгәч, башта утырып елый иде, аннары кайтырга чыга идек. Миңа аның машинада кайтканда җырлавы ошый иде.
Бу дөньяда нечкә күңелле, ихлас кешеләргә бик авыр, бераз ышкылган, түзә белгән кешеләргә яшәве җиңелрәк. Габдерәхим андый түгел иде. Ул: «Мине ачулануыгыз кирәкми, аңлавыгыз кирәк», – дип әйтә иде. Аны ачуланып та булмый иде. Бервакыт төнлә шалтыратты. «Хәзрәт, мин авылда, син мине килеп ал», – диде. Алырга чыгып киттем. Ачуланып булмый.
Бервакыт мин аннан нәрсәдән куркуын сорадым. «Гөнаһлы хәлемдә үлүдән куркам», – диде ул. Энекеше Рамил хәзрәт әйтүе буенча, ул үз фатирында вафат булган, янында догалар язылган дәфтәрләре булган. Иншалла, ул гөнаһлы хәлендә түгел, догалы хәлендә, иманлы хәлендә киткәндер дип өметләнәбез».
Рузилә Сафина, «Акчарлак» нәшрият йорты җитәкчесе: «Соңгы вакытларда Габдерәхим «Акчарлак» редакциясенә генә сыймады. Аның энергиясе ташый иде. Сәхнәгә дә менәсе килде аның, «Татмедиа»дагы бөтен газета-журналларны әйләнеп чыкты.
Безнең бу ашка журналистикада укыган студентларны да чакырасы килде. Чөнки үзеңнән соңгы буын белән танышып-аралашып каласың икән, син алар күңелендә дә каласың. Яшь буын да шундый журналист булган дип Габдерәхимне белсен, исендә калдырсын иде. Әле безнең алга таба да планнар бар.
Габдерәхимнең рухы шат булсын! Ифтар мәҗлесен Аллаһ кабул кылсын! «Акчарлак» коллективына да бик рәхмәтлемен. Аларның монда килгәндә дә күзләре дымлы иде. Шулай бер коллектив булып яшәлгән инде.
Әлеге ифтар мәҗлесен популярлыкка омтылу дип кабул итмәсәгез иде, Габдерәхимне зурлыйсыбыз килде. Бәлки игътибарыбыз да җитеп бетмәгәндер. Үзебезчә тырыштык. Габдерәхимнең хатыны Лилия ханым белән кызы Чәчкә килеп кергәч тә бик рәхәт булды. Сүзне аларга бирәсем килә».
Чәчкә Юнысова, Габдерәхимнең кызы: «Бик дулкынланам. Башларыма уйлар килде. Әллә аның шикелле биеп керергәме икән дип тә уйладым. Кичә әтинең фоторәсемнәрен дә карадым.
Балачактан аның белән китаплар укыдык. Бергә «Курай» радиосына, «Акчарлак» газетасы редакциясенә йөрдек. «Акчарлак» аның кече ватаны кебек иде. Янәшәсендә булганыгыз өчен рәхмәт. Ул бик күпкырлы гаҗәеп кеше иде. Мин дә үземдә аның кебек кәеф алышучанлыгын тоям. Ул үз энергиясен тулысынча бирә белә иде. Безнең арада элемтәләр бар кебек һәм мин аның шатлануын тоям кебек. Аңа анда тынычтыр кебек. Әле уйлап та куйдым: исән булса, ул бу мәҗлескә килмәс тә иде, мөгаен».
Алмаз Гыймадиев, «Акчарлак» газетасы баш мөхәррире, язучы: «Без Габдерәхимне яраттык. Бөтен кимчелекләре белән яраттык. Яраттыра белә иде. Ул безнең аерым статуста иде. Монда фәлән сәгатьтән фәлән сәгатькә эшләү турында сүз бармый. Габдерәхим берәр айга юкка чыгып торса да, аңа сүз әйтми идек. Чөнки ул бер айдан соң яңа идеяләр белән, яңа ачышлары белән пәйда була иде. Ул шул бер ай эчендә шулкадәр күп энергия туплап килә иде, ул ташып чыга, артыннан җитешеп булмый.
Ул янып-көеп яшәде һәм соңгы елларда бу дөньяга сыймый башлаган иде. Ахирәт турында күбрәк сөйләшә башлады. Бәлки җаны тынычлангандыр, урыны оҗмах түрләрендә булсын!
Татар журналистикасы тарихында, татар мәдәнияте тарихында Габдерәхим дигән исем калды инде».
Эльмира Флүн, «Акчарлак» журналисты: «Без Габдерәхим белән 20 ел бергә эшләдек һәм һәрвакыт бер-беребез турында китап язабыз дип әйтә идек. «Син үлсәң - мин синең турында китап язам, мин үлсәм – син язасың», – диде бервакыт. 20 ел - зур гомер. Китап язарлык мәгълүмат та бар, әмма аның турында сөйли дә алмыйм, яза да алмыйм... Ул безгә бик якын иде. Ул авылга китсә, күчтәнәчләр алып артыннан барып җитәбез дә алып кайтабыз, ә ул тагын юкка чыга... Тагын барып җитәбез. Соңгы елларда юлда бик күп йөрдек, мин аның нәрсә ашаганына кадәр беләм. Авылга фермага барсак, сыер савучылар арасында җырлап чыга иде. Ул килсә, авылда бәйрәм иде.
Соңгы вакытта сыймады диләр, ул ашкынды, китәсен белеп яшәде. Ул саубуллашмыйча китәчәген әйтә килде һәм шулай китеп тә барды. Безнең аның мәңгегә киткәненә ышанасы да килмәде. Каберен эзләп озак табалмый йөргәч, алдаган бу безне дип тә уйлап куйдык. Габдерәхим беркая да китмәде, ул безнең йөрәкләрдә. Кызы зур пакет белән аның кулъязмаларын алып килгән, димәк, халык әле аны ишетәчәк. Ул киләсе буыннарга көчле журналист булып барып җитәчәк».
Әдилә Сафина, Рузилә һәм Габделфәт Сафиннарның кызы: «Без 2015 елда аның белән бер команда булып сайтны эшләдек. Габдерәхим минем барлык идеяләремне шатланып каршы алды. Ул зур бала кебек иде. Һәр эшкә илһамланып тотына иде. Мин декрет ялына киткәч тә, «Кил инде, син кирәк монда», - дип яза иде. Алай булмаса да, барыбер рәхәт иде ул сүзләрне ишетү.
Мин аңа аның нинди шәп кеше булуын әйтеп тә өлгермәдем бугай. Ул бик харизматик кеше иде. Талантлы иде. Боларны да әйтеп өлгермәдем бугай. Бик ярата идек».
Нәзилә Хуҗина, «Акчарлак» журналисты: «Габдерәхимне ихлас иде диләр бит инде. Кеше үсә-үсә балалыгын югалта. Габдерәхим балалыгын саклап кала алган бердәнбер кешедер.
Үлем һәрвакыт үкенечле, Габдерәхимнең бигрәк тә үкенечле булды. Мин соңгы елларда декрет ялында булдым. Күбрәк телефоннан аралаштык. Соңгы вакытта ул бит инде бармакларын югалтты. Мин аңа хәлен белеп шалтыраттым да: «Бәлки язмаларыңны басарга кирәктер», – дим. Ул бик сөенеп басарга бирә башлады. Ул бит бармаклары булмаса да язарга өйрәнде. Аның почеркы да үзгәрмәде. Хәрефләре матур, язуы чиста иде. Башта караламага яза, аннары чиста биткә күчереп яза иде. Кәгазь битен исраф итмичә тутырып яза иде. Ул рәхмәтләр әйтә һәм аның рәхмәтләре бик ихлас иде. Бер гадәте бар иде – саубуллашмыйча китә иде. Без аның минусларына күз йома идек, чөнки плюслары күпкә өстенрәк иде.
Интервьюлар укыса, аларны анализлый, журналист ачып бетермәгән дип, үз сорауларын биреп кешене икенче яктан ача иде. Барыбыз да кешләр бит, төрле чагыбыз булгандыр. Ул беркайчан да конфликтка кермәде. Артистлыгын эшкә җигеп уйный башлый, күтәреп тә ала иде.
Ул хатынын бик мактап сөйләгәч, Лилия апаны бик күрәсе килә иде. Кызыма игътибарым җитмәде дип тә үкенә иде».
Альбина Гайнуллина, «Акчарлак» журналисты: «Кешегә акыл өйрәтергә кирәкми, кешене аңларга һәм ярдәмеңне тәкъдим итәргә кирәк», – дип әйтә иде ул. Рәхәт иде аның белән. Борчыган чаклары да булды. Ләкин анысы да безгә мәктәп булды. Яхшылыклары күпкә өстен булгандыр. Янына хастаханәгә баргач, безнең янга җырлый-җырлый төшкән иде. Без аңа акыл өйрәтергә маташабыз. Ул көлә-көлә безне кочаклый.
Кызлар Габдерәхимне саубуллашмыйча китә, диделәр. «Минем белән саубуллашмыйча китмә», – дип бәхәсләштем. Миңа «Пока» дип китә башлады. Соңгы күрешүләрнең берсендә ишек катына баскан. «Мин үлгәч, үлгәнемне кешеләргә әйтмәгез. Ялда дип әйтегез», – ди. «Бу ялган була бит», - дим. «Минем каберемә кеше килүен, үлгән дип белүләрен теләмим. Исән дип белсеннәр», – диде. Габдерәхим төшләргә керә. Шулкадәр якты булып керә. Якты зур бүлмәләрдә йөри.
Укучыларыбыз, язылучыларыбыз Габдерәхимнең куен дәфтәрләрен, әңгәмәләрен китап итеп бастыруны сорыйлар».
Рифат Сәлах, шагыйрь: «Габдерәхим көтмәгәндә минем янга килде дә, күлмәк бүләк итте. Китап өчен аның күлмәге белән фотога төштем. Үзенә сюрприз ясамакчы идем - китапны бүләк итеп өлгерә алмадым. Бу шигыремне язарга да Габдерәхим рухы булышкандыр, бәлки: «Мин үлгәч тә үксеп еламагыз, сез бит лаек түгел еларга, Аллаһыга мең-мең шөкер итәм, сезнең белән үткән елларга...»
Рәмис Латыйпов, «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш редакторы: «Мин Габдерәхим белән бик якын аралашып яшәдем, дусты дип әйтә алмыйм. Шундый кешеләр була – алар үзе бер дөнья, Габдерәхим шундый иде. «Акчарлак» коллективы аның белән янәшә эшли алуына бәхетле. Бервакыт әйтә: «Кешене сүгәм дә бетерәм дип уйлыйлар. Акыллы кеше ныгый гына ул», – ди.
Күңелдә уелып калган бер эпизод. Февраль ае иде бугай. Сүз уңаеннан аңа: «Яз кайчан җитәр икән соң?» – дим. «Табигатькә якынрак кешегә яз иртәрәк килә. Ә кемгәдер бу яз бөтенләй килмәячәк», – ди. Бу сүзләре үлгәч кенә исемә килде. Рухи дөнья белән яши торган кешеләрдә күзаллау сәләте була, диләр.
Мин Габдерәхимнең бик күп интервьюларын, репортажларын хәтерлим. Яшь журналистларга дәрес биргәндә мисал итеп китерәм. Ул: «Кешегә көткән соравын бирмә», – дип әйтә иде. Аның язганнары «Габдерәхимчә журналистика» булып күзгә ташланып тора иде. Аның шушы исеме булгач, башкасы кирәкми дә... Бәлки, аңа да кирәк булгандыр, кем баш тарта мактаулы исемнән? Ләкин ул үзенә исем булдыра алды, моны һәркем дә булдыра алмый.
«Акчарлак»ка андый кешене саклавы да, аралашуы да ни дәрәҗәдә кыен булганын аңлыйбыз. Мактау сүзләрен ишеткәч, күңелдә «Нишләп мин Габдерәхим булмадым икән?» дигән уй туды. Мине дә шулай яратсыннар иде...»
Данил Сәфәров, «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе: «Габдерәхим белән гел-гел аралашып тормасак та, аны якын кеше итеп күзаллыйм. Аның журналистикада оригиналь юлы булганы өчен бик хөрмәтлим. Хәзер диплом өләшүләр бар инде. Алар белән балкон тулды. Ул һәрберегездә бардыр. Ә менә үз исемеңне булдыру бераз башкача, ул грамоталар белән үлчәнми. Эчкерсезлек аз булган, калыплар күп булган заманда турысын сорый торган кешеләр аеруча кадерле, алар сирәк күренеш. Кызганыч... саклый алмадык дия алмыйм... ул бездән тормый... тәкъдир. Аны югалту бик кызганыч. Миңа калса, бу ситуациягә – үзенең үлеменә, юк булуына ул фәлсәфи һәм җиңел карар иде шикелле».
Ләйлә Дәүләтова, шагыйрә: «Журналистлар, ачуланмагыз: авылда «Акчарлак»ны көтеп алабыз һәм иң элек Габдерәхимне эзләп табып укыйбыз. Теләсә кайсы артисттан ул гына кызык итеп интервью ала белә иде. Мин ул яктан бик бәхетле кешедер – күп тапкырлар Габдерәхимгә интервью бирергә насыйп булды.
Ул бертуктаусыз мактап, эчтәгесен сөйләтеп, күңелне күтәреп китә. Әлбәттә, һәр артистка, һәр хатын-кызга шулай диюен беләсең... Ләкин ул комплимент әйтә торган ир-ат иде.
Мин елый торган кеше түгел, шагыйрә хисле була дисәләр дә дөрес түгел ул. Сез ул нинди хисле кешеләр! Хезмәттәшләрең синең турында елый-елый сөйлиләр икән, мондый бәхет кимгә тия?! Сез аны яраткансыз, ул да сезне ярата иде. Теге дөньядан да мәкаләләр җибәреп тора торган булса, менә дигән мәкаләләрен җибәреп торыр иде. Ә монда булса, бу кичәгә башка атмосфера бирер иде. Ул нур гына өләшә иде, зур матур кояш кебек иде. Күңелләрдә шулай калачак, Алла бирса!»
Лилия Заһидуллина, «Интертат" электрон газетасы баш редакторы урынбасары: «Без Габдерәхим белән 10 ел бергә эшләдек, бергәләп «Сәяси сәгать» сәхифәсен алып бардык. Аны җиңел жанрда эшләүче кеше итеп кабул итәләр. Мин аның сәяси темаларга ничек язганын, ничек әзерләнгәнен күреп шакката идем. Сәяси интервьюларны сәгатьләр буе карап анализлыйм дип әйтә, көтелмәгән сораулар әзерләп килә иде. Габдерәхим теләсә нинди жанрда эшли ала торган көчле журналист иде дип әйтәсем килә. Килеп керә дә кочаклый, күтәреп ала, күзләреңне ничек буягансың, керфегеңне нишләткәнсең дип кәефне күтәрә.
Кулларын авырттыргач, аның янына бардык. Ул курткаларын киеп, шарфларын урап, матур кыяфәттә безнең янга төшәргә әзерләнгән. Озак кына сөйләшеп утырган идек. Ачулана да идек. Без аны ничек тә ярата идек. Юксынабыз.
Соңгы вакытта үлем турында күп сөйләшә иде. Язасы әйберләре барлыгын әйтә иде. Соңгы күрешүдә лифтка кадәр култыклашып барып, матур итеп чыгып китте».
Рузилә Мөхәммәтова, «Татар-информ» журналисты: «Габдерәхим белән кайчан танышуыбызны да хәтерләмим. Ул гел булган шикелле, танышу вакыйга булып та хәтердә калмаган. Былтыр ураза вакытында шалтыратып: «Миннән интервью ал әле», – диде. Ул вакытта авылда иде. Бармакларын югалтканнан соң инде бу. Кайчан шалтыратырга тиешлегемне билгеләде. Шалтыраттым. Сөйләштек. Әлбәттә, аны соңгы интервью дип уйламыйсың. Ләкин Габдерәхмнең шулай тәкъдим итүеннән бик рәхәт булды. Ә күңелдә ниндидер борчылу торып калган иде. Чөнки алдарак аннан интервью сораучылар булган, ул баш тарткан дип беләм.
Аның «Акчарлак»та эшләве, нәкъ шушы редакциягә туры килүе бәхете булган инде. Аны башка җирдә шулкадәр кадерләп торырлар идеме икән?! «Сиңа нинди дә булса ярдәм кирәкме?» – дигәч, «Алмаз Гыймадиев, Нәзилә Хуҗина булышып-белешеп торалар», – диде. «Акчарлак» аны саклады, алга таба истәлеген дә саклар дип уйлыйм».
Менә шундый Габдерәхим! Менә шундый хатирәләр. Габдерәхим бирегә җыелган һәркемгә үзен иң кадерле итеп тоярга мөмкинлек биргән икән. Һәрберебез үзен Габдерәхимнең якын кешесе итеп тоеп утырдык. Үз сүзләре белән әйтсәк, кабере нур эчендә булсын!