Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Акча ягы такыр булса, нишләргә: Солтан хәзрәт Морадимовтан киңәшләр

news_top_970_100
Акча ягы такыр булса, нишләргә: Солтан хәзрәт Морадимовтан киңәшләр
Фото: ТНВ каналы сайты

«Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов байлыкка дөрес карашта булуның әһәмияте, финанс кыенлыкларын җиңүнең юллары турында сөйли. Бу чыгышы «Хозур ТВ» телеканалы тапшыруында чыккан булган.

«Эшләнгән акчалар йөрәктә түгел, кулда булырга тиеш»

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: безнең өчен мотивация – байлык, акча, балалар, туганнар, якыннарыбыз. Алар бу дөньяның бизәге булып тора. Кайчак кеше бөтен гомерен байлык туплауга багышларга мөмкин, аннары шуны калдырып китә.

Кануннар буенча, һәркайсыбызга мөмкин кадәр күбрәк мөлкәт җыю сыйфаты салынган. Хәтта ярышу төшенчәсе бар. Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрдә ярышырга өнди. Аннары ул гамәлләр, иншаллаһ, Аллаһ ризалыгына китерә.

Коръәндә безнең тема буенча мисаллар күп. Ни өчен кешегә байлык кирәк? Кеше ниндидер сумма, байлык җыярга тели, аннары ул күңеленә тынычлык иңәчәк, дип саный. Янәсе, иртәгә нәрсә ашыйм, балалар ничек тукланачак, дип уйламыйча, тыныч күңел белән яшәү. Ләкин парадокс шунда: кеше фатирга, машинага акча җыеп, теләгәненә иреште, ди, ә аннары ул бензинга, страховкага акча каян алам, парковка урыны табылырмы, сигнализация эшләгән саен, яраткан машинам урынындамы, дип борчылачак. Нәтиҗәдә, иртәгәсе көн өчен борчыласы булмасын, дигән омтылышы, киресенчә, аның төп борчылуларының, баш авыртуының сәбәбенә әйләнә. Шуңа Мөхәммәт пәйгамбәр иманлы кешегә хәләл юл белән акча эшләргә омтылырга кирәклеген искәртә. Эшләнгән акчалар йөрәктә түгел, ә кулында булырга тиеш. Әгәр кеше мөлкәтне йөрәгенә кертә икән, ул артык борчылып, шуның эченә кереп китә башлый. Моны Аллаһ үзе безгә биргәнен оныта.

Тарихка тукталып, моңа мисал китерәм. Бер идарәченең бик зирәк вәзире булган, ул аңа дистә еллар хезмәт иткән. Беркөнне вәзиргә рәхмәт йөзеннән, идарәче аңа бер документ биргән. Анда дәүләттәге иң уңдырышлы җирләр шушы вәзиргә бүләк ителүе турында әйтелә. Вәзир кабул итә, рәхмәтен әйтә, шул җирләрне карарга бара. Икенче көнне әйтә: «Эх, идарәче, мин сиңа шундый озак хезмәт иттем, ә син мине алдадың», – дип шикаять белдерә. Идарәче гаҗәпләнә: «нәрсә булды, кайчан алдадым» дип аптырашка кала.

Вәзир әйтә: «Кичә туп-туры шул җирләргә бардым, кулларны җәеп, «син хәзер минем җирем, нәрсә эшлисем килсә, шуны эшлим» дип мөрәҗәгать иттем. Ә җир миңа каршы килеп, җавап бирде: «Синең кебекләр күп килде, һәркайсы миңа «булды, хәзер син минеке» дип әйтә иделәр. Аннары ул үлгәннән соң, балалары җирне сатканнан соң, яңа милекчеләр килде. Кемдер йорт төзергә, утыртып, уңыш җыярга ниятләде. Һәрберсе мине үз мөлкәте дип санады. Чынлыкта мин Аллаһныкы гына. Кем генә килеп, нәрсә генә утыртмасын, йорт төземәсен, ул онытырга тиеш түгел: чынлыкта кешедә 3 байлык – без ашаган ризык, кигәннән соң, таушалып, яраксызга әйләнгән кием, саваплар һәм гөнаһларыбыз. Кемгәдер бирергә, сатарга теләсәгез дә, сез моны эшли алмыйсыз. Кыямәт көненә кадәр бу – сезнең чын байлыгыгыз булачак». Бу сүзләрдән соң, вәзир документны кире идарәчегә бирә. Идарәче аның адымын аңлый. Шунда ул җир белән чыннан да ул гына идарә итмәвен, Аллаһ аңа бу мөмкинлекне бүләк иткәненә, Аллаһ аның изге гамәлләрен кабул итеп, халыкка мөмкин кадәр файда китерергә тиешлегенә төшенә.

Безнең гамәлләр, туплаган байлык ахирәткә алып барырлык кыйммәтле багаж булуын һәркемгә насыйп итсен. Коръәндә һәм хәдисләрдә киңәшләр бар, аларны үтәп, без бу дөньяда да, теге дөньяда да бәрәкәт алачакбыз.

Галимнәр шул аятьләр, хәдисләрне гомумиләштереп, Аллаһка табыну кирәклеген әйткәннәр.

Без көн саен уянабыз, эшкә барабыз, ләкин без беркайчан байлык бүләк итүче бары тик Аллаһ булуын онытмаска тиеш. Ә безнең гамәлләр – ул сәбәпләр генә, аларның нәтиҗәсе Аллаһтан тора.

Иманлы кеше Аллаһтан сораганда, ул байлыкка ирешү өчен бөтен көчен куеп сорарга тиеш, тик бу гамәлләрнең нәтиҗәсе Аллаһка бәйле булуын онытырга тиеш түгел. Бу байлыклар йөрәккә үтеп керергә тиеш түгел. Әгәр кеше йөрәгенә кертсә, шул байлыкны яратса, аны югалтырга мөмкин, – дип сөйли Солтан хәзрәт Морадимов.

«Мөхәммәт пәйгамбәр шәкертләре дә кулларында байлык булып та, йөрәгенә кермәслек итеп яши белгәннәр»

Алга таба ул тагын бер мисалга тукталды.

Бер идарәчегә алтын, көмештән, кыйммәтле ташлардан ясалган, бердәнбер экземплярда булган бик затлы бер касә бүләк иткәннәр. Идарәче бу касәне алгач, вәзиргә: «Карале нинди байлык, мондый савыт миндә генә», – дип мактанган. Кем бүләк иткәнен әйтеп, вәзирдән хуплау сүзләре ишетергә теләгән. Вәзир әйткән: «Әгәр бу касәне кире бирмәсәң, сиңа кайгы килә», – дигән. Идарәче: «Ничек бирим инде, бу гомеремдәге иң кыйбатлы байлык», – дигән. «Алайса, кайгы сиңа», – дигән вәзир. Берничә көн идарәче үзен иң бай кеше итеп хис итеп, сөенече эченә сыймаган.

Көннәрдән беркөнне кече улы куышлы уйнаганда, шул касә торган киштәгә кагылган да, касә идәнгә төшеп ярылган. Аны беркем җыя алмаган. Шул вакытта идарәче вәзирнең сүзләрен искә төшергән. Шунда ул бу савыт кемгәдер файда китерер урынына, үзенең йөрәгенә үтеп кергәнен аңлаган. Вәзиргә рәхмәтен әйтеп, вазаның кисәкләрен җыеп, аз керемлеләргә өләшкән. Шул рәвешле, ул йөрәген шул байлыкларга мәхәбәттән азат иткән. Мөхәммәт пәйгамбәр шәкертләре дә кулларында байлык булып та, йөрәгенә кермәслек итеп яши белгәннәр. Аллаһ шул Мөхәммәт пәйгамбәр үрнәгенә ияреп, йөрәккә кертмәскә, ә мөмкин кадәр файда китерүгә ирештерсен һәрберебезне. Бөтен байлыклар Аллаһтан булуын аңларга кирәк.

Ялгыш фикерләүчеләр бар: үзе кул кушырып утырып, Аллаһ аның урынына эшләр дигән уй. Пәйгамбәребез хәер сорашып утырган шундый бер сәхабәне күреп: «Берәр байлыгың бармы?» – дип сораган. «Бердәнбер байлык – миндәге күлмәк», – дигән сәхабә. Пәйгамбәр аннан күлмәген салуын сораган. Ул күлмәген салдыра да: «Кемгә кирәк, сатам», – ди. Ул күлмәкне сата, шул акчага балта, бау сатып ала. Шушы әйберләрне сәхабәгә биреп: «Хәзер синең һөнәрең бар, утын әзерләп, сата аласың», – ди. Шулай саткан акчага сәхабә күлмәген дә кайтара, акрынлап акча эшләргә дә өйрәнә. Шул рәвешле пәйгамбәр күрсәтә: мөселман ул тик утыручы түгел, ә көн саен җәмгыятькә файда китерергә тырышучы.

Мөлкәтне арттыра торган сәбәпләр нәрсәләр?

Хәзрәт алга таба шөкер төшенчәсенә туктала – булган байлыкка рәхмәтле булу.

Аллаһ: әгәр рәхмәтле булсагыз, сез көтмәгән җирдән дә арттырып бирәм, ди. Әгәр кеше ихлас күңелдән Аллаһка, үзе тирәсендәге кешеләргә рәхмәтле икән, Аллаһ арттыра. Кеше сүзе белән, гамәлләре белән рәхмәт әйтә: бу сәдака, хаҗ, намаз, ураза – болар аның рәхмәте булып тора. Кешенең йөрәге белән рәхмәтле булуы да мөһим. Кеше үз тормышына килгәнен – шатлыгын да, күңелсезлеген дә – бөтен күңелен биреп кабул итә, рәхмәтен җиткерә.

Мөлкәтне арттыра торган сәбәпләрнең тагын берсе – гөнаһтан арыну. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: әгәр сез чыннан да үкенәсез, тәүбәгә киләсез, начарлыктан, явызлыктан, яманнан качарга тырышып, Аллаһка гыйбадәт кылсагыз, Аллаһның рәхмәте яңгыр күк төшәчәк. Күп кенә галимнәр әйтә: әгәр финанслар белән авырлык булса, беренчедән, әлхәмделилләһ дияргә, ягъни Аллаһка рәхмәт. Икенчедән, әстәгъфирулла – Аллаһ безнең гөнаһларны кичер, дию. Бу зикерләр байлыкны арттырачак.

Кеше туганлык җепләрен өзмәсә, Аллаһ безне бу һәм теге дөньяның рәхмәтенә ирештерәчәк. Аллаһ гаилә булдырганда, рухи һәм матди байлыкларны арттырачак.

Әйтик, пәйгамбәр хәдисендә әйтә: кеше өйләнгәндә, Аллаһ аның ризыгын арттыра. Гаиләдә бала туган саен, үз ризыгы белән туа, ягъни, гаилә ишәйгән саен ризыгы да арта.

Бер мисал бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламгә бер укучысы килеп, ярлы булуын һәм ипигә ничек акча эшләргә икәнен сорый. Пәйгамбәр: «Ә син өйләнгәнме соң?» – дип сораган. «Юк, мин үземне дә ашата алмыйм, мин хәерчегә кем чыксын», – дигән. Пәйгамбәр аңа акчасы өчен түгел, ә күңеле өчен яратырлык кешене табарга куша. Укучысы таба, һәм пәйгамбәр аларга никах укый. Никахтан соң, шул кешенең байлыгы күпкә арткан.

Мөһим кагыйдә. Әгәр кеше сәдака бирә, белеме белән булыша, тәҗрибәсе белән бүлешә икән, Аллаһы Тәгалә аңа бәрәкәтен бирә, ярдәмен арттыра. Хәдистә әйтелгәнчә, сез башкаларга ярдәм иткәндә, Аллаһ сез көтмәгән җирдән дә ярдәмен җибәрәчәк. Аллаһ һәркайсыбызга мөмкин кадәр рухи яктан бай булып яшәргә, Аллаһ безгә биргән нигъмәтләрне башкалар белән бүлешерлек, җәмгыятькә файда китерә алырлык итеп яшәргә насыйп әйләсен. Без бу дөньяда да, теге дөньяда да үз гамәлләребездән канәгать булып яшәрлек итсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100