Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Акбүз ат төшкә керә...

Эх, белсәгез иде авылдагы табигатьнең матурлыгын! Шәһәрдә мүкләнеп гомер кичергән авыл баласына авылның һәр мизгеле тансык, кадерле була икән.

news_top_970_100

Бар җиһанны аклыкка, сафлыкка күмгән кар өемнәре дә, йөзгә бөркелгән шифалы һавасы да, өрфия шәлгә уралган агачлары да, карлы сукмаклары да, чиркылдаган чыпчыклары да, мунча
түбәләрендәге торбалардан күккә күтәрелгән төтен баганалары да – бар да олыгайган күңелгә рәхәтлек биреп, үзенә тартып тора.

Сагындыра шул, бик сагындыра туган як… Шундый уйлар белән авыл урамыннан атлаганда, каршыма килгән абзый: «Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле?! Саумы, энем, күптән сине күрәсем килеп йөри идем. Менә бит, көтмәгән җирдә очраштык.

Синең гыйбрәтле язмаларыңны укып барам. Әй, малай, бик матур язасың! Үзем гади ат караучы – конюх идем, язуга хирыслыгым юк. Атлар тормышыннан сиңа җиткерәсе килгән бик тә сагышлы хатирәләрем бар. Вакытың булса, тыңла әле мине, кайткач, шул гыйбрәтле һәм сагышлы хатирәләрне җентекләп, матур итеп язарсың», – диде.
84 яшьлек Илшат ага белән танышып, сөйләшеп киттек. Үзем дә беркая ашыкмый идем. Аның гыйбрәтле бәяннәрен күз яшьләре аша рәхәтләнеп, кызыксынып тыңладым.
Әтисе колхозда оста ат караучы булгач, балачагы гел аның янында ат абзарында үткән аның. Кечкенәдән атларга гашыйк икән.

«Атларга булган ярату хисе миңа әтиемнән күчте булса кирәк», – ди абзый. Көне-төне атлар белән шөгыльләнгәнгә, аларның халәтен, холкын, телен аңларга, иярләргә, җайдак булу осталыгына өйрәнгән. Бала вакытыннан ат ярышларында катнашып, сабантуйларда җиңү яуларга хыялланган. Үсмер яшькә җиткәч, кечкенә буйлы, чандыр, җиңел гәүдәле, җилдән җитез булуы аркасында, ат өстендә күбәләктәй җилдерткән.
Чабышларда Акбүз кушаматлы чаптар аты белән гел беренчелекне яулаган. Малай чагыннан үзенең киләчәген бары атлар белән күзаллаган ул. Шуңадыр, бөтен көнкүреш-яшәешен, бәхетле гомерен атларга бәйләгән.
«Ат – ир кешенең горурлыгы, таянычы! Ат – йортка бәхет китерүче хайван ул!» – дип, ниндидер горурлык, эчкерсез ярату хисе белән сөйли Илшат ага.

Атларны иң акыллы, эшчән, чыдам, ышанычлы, тугры хайван буларак тасвирлый. Илшат ага гомере буена аек тормыш белән яшәгән, эчмәгән, тартмаган, ат итен авызына да алмаган. Беркайчан атларны кыерсытмаган, кыйнамаган, тавыш күтәреп, ачуланмаган. Атлары да аны бик яраткан. Әкрен генә сызгыруга, янына йөгереп килеп тә җиткән; хәтта көйсез, чырсызлары да берсүзсез аңа буйсына торган булган. Ниндидер назлы сүз пышылдап, сохари белән сыйлауга, киреләнмичә, артыннан ияреп тә китә торган булган.

Ул сөйләгәннәрдән шундый нәтиҗә ясадым: игътибар белән атның күзенә карасаң, анда хуҗасының күңел чагылышын күреп була икән. Әгәр усал, кырыс холыклы кеше булса, ат үзен кыйнаудан кача. Әгәр атны аңларга
теләмәсәң – ат тынычсыз, көйсез була, куркуын җиңү өчен нидер эшләргә әзер тора. Атны артык бөксәң, аның күрү сәләте кими һәм һәрчак үзен киеренке тота. Юкса, атлар 360 градуска кадәр тирә-якны яхшы күрә, хәтта кешенең ым, ишарәсен тоя һәм кояш яктысы да аның күзен чагылдырмый икән. Кыскасы, атның холкы, хәле хуҗасының аны ни
дәрәҗәдә аңлый белүеннән тора икән, ләбаса.

Ат җене кагылган

Илшат Совет армиясе сафларында – ил чигендә – Анкор кушаматлы ат белән хезмәт иткән. Аксыл төстәге бу хәрби атын, Сабантуйларда җиңү яулаган дустын сагынып, «Акбүзем!» дип йөрткән. Каракучкыл йөзле, җитез, бар нәрсәгә
өлгер Илшат хезмәт иткән заманда Александр Пушкинның «Цыгане» поэмасы буенча төшерелгән «Алеко» фильмы бик популяр булган икән (1954 елда чыккан). Хезмәттәшләре шундагы төп геройга – Алеко исемле чегән егетенә охшатып – Илшатның үзенә дә «Цыган» дигән кушамат такканнар. Ул ат белән катлаулы һәм үтә җаваплы участокларны тикшергән, чикне саклаган. Акбүз-Анкор үзенең хуҗасын әллә каян танып алган. Илшат, акрын гына сызгырып, аны янына дәшә торган булган. Елкылдап торган уяу, тугры дусты аңа үз итеп әкрен генә пошкырган, беркайчан да, ризасызлык белдереп, көйсезләнмәгән, усал атлар кебек дулап, җайдагын иярдән чөеп атмаган.

Илшат гайрәтле хәрби атның сәламәтлеген, чисталыгын нык кайгырткан: юындырган, койрыгын, ялларын тараган, дагаларын тазарткан; ашханәдән алган кишер, шикәр кебек тәм-том белән сыйлаган; бәйрәмнәрдә ялларын кызларныкы кебек толымнарга салган. Мөмкинлек булганда, гел дустына сыенып, аның тылсымлы да, сихри дә булган исен иснәп, рәхәтләнеп черем итәргә яраткан.

Шул рәвешле, Анкорның «биокыр»ы арыган хуҗасына бик уңай тәэсир итә торган булган. Өч ел дәвамында алар бер-берсенә бик нык ияләшеп беткәннәр. Дембель алдыннан, тирән сагышлы аерылышу якынлашканын сизеп, Илшат җан дустын үзенә биреп җибәрүләрен сораган. Билгеле, застава начальнигы аның үтенечен кире каккан. Егет киткәндә елап беткән, бик авырлык белән аттан аерылган. Акбүз-Анкор да күзеннән яшь агызып, ачы кешнәп, җир тырнап, аерылуга ризасызлык белдергән.

«Мин киткәч, Анкорны бик озак тынычландыра алмаганнар… Яшьлек хатирәсе – сөекле нур булып, күңелем түрендә сакланган ул күгелҗем ак чәчәк төсе кебегрәк булып ялтырап торган Акбүз атымны гел төшемдә күреп, шатланам», – ди ага.

Аны төштә күрүне – сөенечкә, байлыкка, ә иярләүне – мәртәбәле булуга юрый икән үзе. Чыннан да, Илшат агага яшьли «ат җене» кагыл ган булган. Әйтерсең лә ул үзе аттан яралган. Аның холкы, омтылышлары ат белән бәйләнгән. Ир-егетнең җанында ияр ле ат ятар, дигән мәкаль дә нәкъ аның холкын ачып бирә дип уйлыйм. Ул үзе дә бик эшчән, таләпчән, күзәтүчән, кайгыртучан, сабыр һәм түземле.

Атлар да көнли икән

«Совет чорында хуҗалыкта ат асрарга ярамый иде. Хәтта колхоз рәисенең дә шәхси аты булмады. Хөкүмәтебез бары 1991 елдан гына ат тотарга рөхсәт итте», – дип аңлатты ат караучы.

Җитмешенче елларда, колхоз рәисе ыжгырып торган гайрәтле Орлик кушаматлы колхоз атында кышын кошевкада, җәен тарантаста йөри торган булган. Иртән, билгеле бервакытта, Илшат абый атны җигеп, рәис өенә җибәргән. Орлик сабыр гына аның чыгуын йорт янында көтеп торган. Соңлап кына кайткан хуҗа, кичен үзе атны абзарга озаткан. Ат ике арадагы юлны берүзе шулай 15 ел йөргән. Күрәсең, яхшы холыклы айгыр ике хуҗасына да тугры булган, аларны яраткан.

1975 елда колхоз рәисләренә «Жигули» машинасы биргәннәр. Бу авылдагы рәис тә, атын калдырып, машинада җилдертә башлаган. Ә Орлик гадәттәгечә, хуҗасы йорты янына барып баскан. Өеннән кызуланып чыккан рәис, аны-моны абайлап тормый, машинага барып утырган. Шул мәлне Орлик, ыжгырып килеп, машинаны аяклары белән типкәләргә тотынган: капотын, ишекләрен имгәткән, фараларын, тәрәзәләрен ваткан, аякларын канатып бетергән. Кыскасы, көнче хатын кебек дулаган. Көтелмәгән бу хәлгә нык аптыраган рәис, үзе дә куркып, тизрәк машинаның каршы як ишегеннән чыгып качкан. Шул аяныч хәлдән соң, рәис машинаны гаражга куйган һәм беркайчан да аңа утырмаган, элеккечә Орлик белән йөргән. Ул җитәкчелектән чыкканда хуҗалыкта ат тотарга рөхсәт бирелгән була.

«Үлгәнче бергә яшәрбез!» – дип, көнче атын үз ихатасында асраган. Ат 20 ел аңа хезмәт иткән. Атлар акыллы хайван дип исәпләнә. Ир-ат аны якын, тугры дусты, уң канаты дип саный.

Кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган. Атлар этләр, мәчеләр, кошлар, дельфиннар кебек көнләшә дә белә икән. Минем өчен бу яңалык булды! Ат чит кешене үзенә якын җибәрмичә тешләшә, киреләнә, дулый да икән әле.

Атлар елый да икән әле...

50 нче еллар ахырында армия сафларыннан авылына кайтуга ук Илшат ага яраткан эшен дәвам итә. Чөнки армиядән алган йөрәк ярасын ул башкача баса да алмас иде. Колхоз абзарында (конюшняда) Александра кушаматлы, сөйкемле сөякле, бик тә акыллы бия була. Аны балалар да, өлкәннәр дә бик яраткан. Ат та кешеләрне үз иткән, буйсынып, аларны тыңлаган. Хәтта тол хатыннар да, берәр төрле эш килеп чыкса, гел аны сорап килгәннәр. Кыскасы, авылдагы бөтен төр хуҗалык эшләренә гел Александраны җиккәннәр. Картайгач, аны Казан каласындагы ит комбинатына җибәргәннәр. Бөтен авыл халкы җыелып, бигрәк тә балалар, жәлләп елап, Александраны озатып калганнар.

Машинага менгергәч, ат нык тыпырчынган. Аның йөрәк өзгеч кешнәгән тавышы бөтен авылга яңгыраган. Бу аерылуны да Илшат агай, янәдән йөрәге аша үткәреп, йокыдан калган һәм бик авыр кичергән.

Казанда, ит комбинаты янында бушаткан чагында ат, машинадан сикереп, күз ачып йомганчы юкка чыккан. Озак качып йөргән. 2 айдан соң, тузанга батып беткән, нык ябыккан, хәлсезләнгән Александра, халыкны шаккаттырып, өстерәлеп диярлек, авылга кайтып җиткән! Абзардагы хуҗасын эзләп тапкан. Моң-зар тулы күзләреннән туктаусыз яшь агып торган. Хуҗасына үзен яраттырган, иркәләттергән һәм җан биргән...

Бу тетрәндергеч вакыйганы Илшат ага тыныч кына сөйли дә алмады. Үземнең дә күзләремнән туктаусыз яшь коелды.
Чыннан да, атлар елый икән. Алар шатлыкны да, аерылуны да, ялгызлыкны да, әҗәл якынлашуын да алдан сизәләр һәм күз яшьләре белән җавап бирәләр дип язылган китапларда. Алар сугышка елап керә, хуҗаларының үлемен бик авыр кичерә икән. Кабер янына барып, җир тырнап, пошкырып басып торган, кайгыдан, хәтта ашаудан калып, кибү очраклары да бар икән. Иң гаҗәпләндергәне күз яшьләре генә түгел әле, атларның кешеләрне аңлый алу сәләте булу! Һәм космик сизгерлекләре аркасында, кеше тойгыларына җавап бирүләре!

Багана саен тукталыш...

70 нче елларда 4 авылны берләштергән зур колхозда элемтә хезмәте һәрбер авылның уртасына урнаштырылган җирле радиоузел аша башкарыла. Аның да үз кыенлыклары була. Казан белән район арасындагы элемтә идарә диварына эленгән телефон боргычын борып, коммутатор аша тоташкан. Рәис инициативасы белән колхоз территориясенә элемтә баганалары утыртылып, авылларга телефон чыбыклары сузыла. Бригадирлар яшәгән йортларга телефон куела. Почта хезмәтен, чыбыклы телефон һәм 2 элемтәче эшен тәэмин итү өчен тыныч холыклы Буян кушаматлы колхоз аты билгеләнә. Мондый яңалык рәиснең эшен күпкә җиңеләйткән. Көндезләрен элемтәчеләр шул 4 авыл арасында ат белән йөреп, баганаларны тикшергән, туктаусыз өзелә торган чыбыкларны ялгаган, почта ташыган. Буян да багана күрүгә, команда булмаса да, һәр багана янында туктый торганга әйләнгән.

Тора-бара элемтәчеләр дә, Буян да картайган. Элемтәнең башка төре барлыкка килгән, почтаны да машина ташыган. Карт Буянны элемтәченең берсенә иткә дип сатканнар. Җәй буе Буян үзе генә иртән – болынга, кичен өйгә кайтып йөргән. Ләкин хуҗасының үзе белән бергә картайган атны суярга кулы күтәрелмәгән. Элемтәче аны икенче кешегә
сатып җибәргән. Тегесе ат белән беркая бара алмый икән, чөнки Буян, һәрбер багана янында туктап, озак итеп басып торган. Кусаң да, суксаң да, файдасы тимәгән. Яңа хуҗа ат белән чиләнеп беткәч, аны ит комбинатына озаткан.

Илшат ага сөйләгән гыйбрәтле бәяннәрдә атлар барысы да урысча кушаматлы. Элек шулай атау модада булган, күрәсең. Юкса, бик матур яңгыраган үзебезнең атамалар да бар бит! Мәсәлән: Акбаш, Акбүз, Алсынбай, Алтай,
Алтынбай, Алмачуар, Аргамак, Йолдыз, Кашка, Чабыш, Юртак, Тулпар...

Без катлаулы техника заманында яшибез. Яшь чагында Илшат абыйны техниканы иярләргә кыстаучылар күп булган. Ләкин ул үзенең яраткан шөгыленә гомере буена тугры калган. Кечкенә хезмәт хакына яшәсә дә, хәләл көчен куеп, яраткан хайваннарыннан ләззәт, көч-куәт алып, булганына шөкерана кылып, күңел тынычлыгында яшәгән. Үзем дә авыл малае буларак, атларны бик яратам. Илшат абый белән ихлас аралашканнан соң, алар турында бик аз белгәнемне төшендем. Чөнки технарь булдым, техниканың бөтен төренә, бигрәк тә электроникага мөкиббән идем шул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 май 2022
    Исемсез
    Бу язманы укыгач, хэтирэлэр янарды... Минем этием дэ, гомер буе,ат асрады. "Сердэш"исемле аты бн купме хезмэт куйды...55яшендэ этием, котмэгэндэ арабыздан китеп барды. Тромб. Этине жирлэгэндэ , Сердэш тэ зират яныннан басып елап торганына исебез китте. Сердэшебез шуннан сон тынламый, йортка кайтмый башлады. Эни атны сатарга мэжбур булды. Атны сатканда ботенебезгэ дэ, бик авыр булды, йорттан кире эти чыгып киткэн тосле... Купмедер вакыттан хэбэре килде. Сердэш чыгып качкан, курше авылга житкэч, яна хужалары эзлэп табып, кире алып киткэннэр... Эти дэ юк, Сердэш тэ юк.... Бу юлларны язу искиткеч авыр булды😢
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100