Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Академик Әхмәт Мәзһәров: Сәламәтлеккә зыянлы диоксин чүп яндыру заводларыннан түгел, бакчаларда чүп яндырудан чыга!

"Чүпне яндыру һәм аерып җыеп эшкәртү төшенчәләрен бер-берсенә каршы куярга ярамый. Һәр җыелган чүпне дә эшкәртеп бетереп булмый, бер өлешен юк итәргә кирәк". Күптән түгел "Татар-информ"да үткән матбугат конференциясендә дөньякүләм танылган галим, техник фәннәр докторы Әхмәт Мәзһәров бу сүзләрне кат-кат кабатлады.

news_top_970_100
Академик Әхмәт Мәзһәров: Сәламәтлеккә зыянлы диоксин чүп яндыру заводларыннан түгел, бакчаларда чүп яндырудан чыга!



Чүп яндыру заводыннан һавага һәм суга диоксин чыкмаячак

– Илебезне чүп басты. Моңарчы чүпне начар ысул белән җыйдылар да, Самосырово полигонына китереп тутыра иделәр. Барысы да череп, һаваны агулап, газ чыгарып ятты, кайвакыт янып та китә иде. Полимерлар чүплектә 500-600 градуста яна, нәтиҗәдә, атмосферага әшәке диоксиннар чыга. Казанда чүп яндыру заводы төзелсә, чүпне 1260 градуста яндырачаклар, ул градуска бер диоксин да чыдый алмый. Бик күп агулы матдәләр янып бетәчәк, һавага таралмаячак, - диде Татарстан фәннәр академиясе академигы Әхмәт Мәзһәров, чүп яндыру заводының кичекмәстән кирәк булуына ишарәләп.

Диоксиннар - без сулый торган һаваны пычратучы агулы матдәләр. Техноген гамәлләр аркасында (мәсәлән, ачык һавада чүп яндыру нәтиҗәсендә) барлыкка килә, составында хлор бар. Диоксиннар токсин булып санала, организмга зур зыян салулары дәлилләнгән. 

Галим алга киткән чит илләрдә чүп җыю тәртибе, заводларның эш тәртибе турында сөйләде. Сүз уңаеннан, Мәзһәровның ике кызы да чит илдә яши икән. Алар янына Германия һәм АКШка баргач, чүп яндыру заводларының эш принципларын җентекләп өйрәндем, ди галим.

– Европа илләрендә, Америкада чүп эшкәртү мәсьәләсен чиштеләр инде. Бер кызым Германиядә Берлинда, икенчесе Лос-Анжелеста тора. Аларга баргач, чүпне ничек җыеп эшкәртүләрен карап йөрим. Германиядә чүпне эшкәртү болай җайланган: башта чүпне хуҗалыкларда, һәр йортта аерым җыялар. Һәр өйнең беренче катында зур гына аерым бүлмә, вентиляция бар, 6-8 контейнер тора. Ашау калдыклары, кәгазь, ак пыяла, төсле пыяла, полиэтилен, батарея, терекөмеш лампалары – һәркайсы аерым контейнерга салына. Шуннан соң гына калганын заводта яндыралар. Лос-Анжелеста исә йортның беренче катында ризык калдыкларын гына җыялар. Икенче контейнерга пластмасса һәм башкаларны төяп, аеру өчен заводка җибәрәләр. “Нигә монда гына аерып җыймыйсыз” дигәч, “бездә Калифорниядә бомжлар, эшсез кешеләр күп, аларга эш ул” диделәр. Ягъни, башта икегә генә аерып җыялар, аннары чүп яндыру заводы алдыннан аерым станцияләрдә чүпне кеше яллатып бүләләр. Калифорниядә бер сәгатькә 8 доллардан ким түләргә ярамый кешегә, шуңа күрә бик күп кешегә тормыш чыганагы ул - ди Мәзһәров. Ул Европа, Америкада 600ләп шундый завод барлыгын әйтте. 

Чүп заводы зарарлы дип әйтүчеләргә Әхмәт Мәзһәров, бик теләсәк тә, чүпне 100 процент эшкәртеп булмаячагын әйтте.

– Иң алга киткән илләр дә 50 проценттан артык эшкәртә алмый. Чүп яндыру заводы диоксиннар чыгара диләр, әмма заводтан диоксин чыкмый. Чөнки диоксиннар алар теләсә нинди чүпне яндырудан гына чыкмый,.  Мәсәлән, пластмасса, полиэтилен яндырганда, диоксин чыкмый. Поливинилхлорид, ПВХ яндырсаң гына, чыгарга мөмкин. Әйткәнемчә, диоксин югары температурада янып бетә, әгәр әзрәк калса, заводта аны актив күмер белән яхшы чистарту җайланмасы бар. Актив күмер аның калдыкларын йотып алачак, дип тынычландырды галим.

Мондый заводлар торак пункттан 10 километр ераклыкта булырга тиеш дигән сүзләр дә, Мәзһәров әйтүенчә, дөреслеккә туры килми.

– Саклау зонасы 10 километр булырга тиеш дигән сүз Советлар Союзы чорыннан калган. 10 км саклау зонасы технология начар булганда гына кирәк. Заманча технология булса, 500 метр җитә. Бөтен җирдә заводлар шәһәр эчендә, бик күп җирдә торак йортлардан юл аркылы гына тора, - диде ул.

Чүп яндыру заводының зарары дачада шланг яндыру зарарына тиң

– Әгәр дачада берәр абзый ике кисәк шланг яндырса, һавага диоксин чыга. Чүп яндыру заводыннан да, күп дигәндә, шул ике шланг янудан чыккан кадәр генә диоксин чыгарга мөмкин. Иң күп диоксин дачаларда, чүплекләрдә. 

Галим чүп яндыру заводының технологиясе камил дип белдерә:

- Безнең экологларга ул заводны тизрәк төзү өчен көрәшергә кирәк, аннары халыкны чүпне аерым җыярга, станцияләрдә тагын бер кат аерырга өйрәтергә кирәк. Беренче чиратта, батарейкалар һәм терекөмешле лампаларны аерым җыю мөһим. Заводка терекөмеш һәм батарейкаларны кертергә ярамый. Икенче адым - аерым җыю: кәгазьне картон итәргә, полиэтиленны алып тагын бер кат полиэтилен ясарга була. Сыйфаты бераз бүтәнчә булса да, авыл хуҗалыгына, башка максатларга ярый әле алар, - дип аңлатты Әхмәт Мәзһәров.

"Стадионнар төзелешенә акча булды, чүп контейнерларына да табарлар дип ышанам. Диоксин сулаган халыкка стадион кирәкми!"

Галим әйтүенчә, завод төзелгәнче, чүпне аерып җыярга өйрәнү өчен вакыт җитәрлек.

– Завод 4 ел төзелә. Шул 4 ел эчендә без чүпне аеру станцияләрен төзеп бетерергә, һәр хуҗалыкта аерым җыюга күчәргә тиеш. 4 ел эчендә бу мәсьәләне җиңәргә була. Терминалларда төрле төстәге ябык контейнерлар куйсалар, 90 процент халык аерым җыяр иде. Мин бүген үк әзер, чыккач, пыяла шешәне кая салырга дип соң аптырап торам. Пластмасса шешәләрне аерып сала башлады инде халык. Батарейкаларны аерым җыюдан башларга кирәк. Түрәләргә әйтсәк, аерым контейнерлар кыйбат диләр, ә нинди зур стадионнарга акча булды бит! Минемчә, контейнерларга акча табарлар. Һаваның, суның чисталыгы – халыкның сәламәтлеге. Халык сәламәт булмаса, ул стадионнар кирәкми, кешеләр авыру булачак. Чүпне аерып җыю – иң мөһим мәсьәлә. Диоксин сулаган халыкка стадион кирәкми. 

Тагын бер кат әйтәсе килә: чүпне аерып җыю белән чүп калдыгын яндыруны маңгайга-маңгай бәрелештерергә ярамый. Ул бер технология, бер чылбыр. Аерым җыябыз, эшкәртәбез, чүпнең калдыгын яндырмый хәлебез юк. Яисә инде, чүплеккә ташыйбыз, ул җәй көне янып китә дә, диоксин чыгарып ята. Менә шунда ул кешене үтеререлек диоксин! Берзаман, тездән түгел, муеннан чүпкә батуыбыз да ихтимал.

Чүп яндыру заводы эшчәнлегенә "кеше факторы" тәэсир итмәячәк - бар да автоматик контрольдә булачак

Галим чүп яндыру заводында автоматик контроль булуына ышандырды:

- Күпме төтен чыкканын карап торачаклар. Әгәр төтен чыга башласа, фильтрны алмаштырачаклар. Фильтр яраклылыктан чыкса, автомат рәвештә завод эшеннән туктый. Заводта бик яхшы газ чистарту корылмалары булачак. Аның зыяны “Оргсинтез”га караганда берничә мәртәбә кимрәк. Заводларда һавага чыккан газларга анализ ясыйлар, аларның нәтиҗәсе Экология министрлыгына бара. Анда штрафны бик яхшы язалар, шуңа күрә контроль бар, - дип белдерде Мәзһәров.


Әхмәт Мәзһәров заводның технологиясе гади булуын, анда эшли алырлык белгечләребез бик күп булуын әйтте.

– Бу заводны Швейцария, Япония эшләп чыгара. Бөтен аппарат, технологияләр алардан булачак. Безнең яктан экспертиза, эшләтү генә. Бәхеткә, Казанда химиклар элек-электән көчле булды. Хәзер бик яхшы химик-технологлар бар. Түбән Камада ТАНЕКО заводын эшләтеп җибәрдек, ул бу чүп яндыру заводына караганда 100 мәртәбә катлаулырак. Димәк, безнең инженерлар чүп яндыру заводына караганда күпкә катлаулырак заводларда бик яхшы эшлиләр. Татарстанда чүп яндыру заводында эшләрлек югары квалификацияле химиклар, инженерлар бар, - диде ул.

Заводның бәясе 8 ел эчендә акланачак

Әхмәт Мәзһәров заводның чүп яндырып, электр энергиясе һәм җылылык эшләп чыгару әһәмиятен ассызыклады.

– Заводның кереме электр энергиясе һәм җылылык сатудан булачак. 8 ел эчендә электр энергиясе, җылылык сатып, заводның бәясен кайтарачаклар. Заводның яхшы эшләячәгенә 100 процент ышанам, чөнки мондый заводның эш рәвешен бик яхшы беләм, - диде галим. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чүп яндыру заводы төзелеше буенча республика халкын хафаланмаска чакырды. “Хәзер бездә чүп яндыру заводы төзелеше мәсьәләсе буенча фикер алышу бара. Аны һаваны пычратачак объект димәкче булалар. Ничек алай булсын инде?! Без бит, киресенчә, чүпне үтильләштерү буенча заманча завод төзергә телибез”, - дип белдерде мартта Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия делегациясе составында Токиога барганнарын һәм анда читтә түгел, ә шәһәрнең үзендә 21 чүп яндыру заводы булуын әйтте. Президент анда экологик вазгыять яхшырак булуын, һавага бүлеп чыгарылучы зарарлы матдәләр булмавын билгеләп узган иде. 

3 апрель көнне Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова: “Президентның позициясе ачык: җәмәгатьчелек белән киңәйтелгән фикер алышу булмыйча һәм тиешле экспертизаларның,  шул исәптән халыкара экспертларның да уңай нәтиҗәсен алмыйча, завод төзелеше турында карар кабул ителмәячәк”, - дип белдерде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100