news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ак пароход»: Гайниевның хыяллары вә Җәббаровның мөмкинлекләре

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход» повесте буенча премьера чыгарды. Спектакльне үзенең аерылгысыз командасы белән танылган режиссер Айдар Җәббаров сәхнәләштерде. Премьерада безнең хәбәрчебез дә бар иде.

news_top
«Ак пароход»: Гайниевның хыяллары вә Җәббаровның мөмкинлекләре
Фото: © Кариев театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

«Ак пароход» – саф балачак дөньясының рәхимсез чынбарлык белән бәрелеше турында тетрәндергеч хикәя. Айдар Җәббаров спектакль алдыннан журналистларга әйтүенчә, ни кызганыч, бу тема әле дә актуаль.

  • Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход» әсәре 1970 елда язылган, 1975 елда Кыргызстанда фильмы да чыккан. 1977 елда режиссер һәм сценарист Болотбек Шамшиев, оператор Манасбек Мусаев һәм Чыңгыз Айтматов үзе әлеге фильм өчен СССРның дәүләт премиясен алган, фильм Италия, Берлин кинофестивальләрендә уңыш казанган.

Әсәрнең төп героеның исеме юк – автор аны Малай дип кенә атаган, чөнки бу һәр малай белән була алган вакыйгалар. Малай урмандагы кордонда бабасы янында хыяллары дөньясында яши. Ул биредә бабасыннан башка беркемгә дә кирәкми – әтисе дә, әнисе дә аны ташлап үз тормышларын корганнар. Хәер, монда беркемгә дә беркем кирәкми, барысы да үзенчә бәхетсез. Шушы рәхимсез чынбарлыктан качу өчен малай үзенең хыялый дөньясын тудыра. Ул анда яңа портфеле, бинокле, таулардагы ташлар, шулай ук, бабасы әкиятендәге мараллар, кайчан да булса әтисе киләчәк ак пароходы белән яши. Бала алар белән аралаша. Әмма әлеге әкияти дөнья баланы кырыс чынбарлыктан саклап кала алмый. Иң кадерле кешесе, бердәнбер кадерле кешесе булган Момун бабасының хыянәтен кичерә алмый... Хәер, бу хыянәт дип аталмыйдыр, бу кешенең көчсезлеге, баласын якларга тырышуы...

  • Татарстан тамашачысын «Ак пароход» әсәре белән заманында Әтнә театры таныштырды. 2022 елда аны бу театрда башкорт режиссеры Илсур Казакбаев куйган иде. Спектакльнең рәссамы – «Алтын битлек»ле театр рәссамы Альберт Нестеров. Ул артистларны битлекле иткән һәм сәхнәне баулар белән чуалдырып бетергәне истә калган. Урыны-урыны белән персонажлар һәм артистларның җенесләре тәңгәл дә килмәгән кызыклы спектакль иде ул. Малай ролендә – Рәзилә Шәрифуллина, бабай ролендә – Марат Хәбибуллин иде. Кариев театрындагы премьераны без Марат Хәбибуллин белән янәшә утырып карадык, Марат абый сәхнәгә кереп китәрдәй булып карады.

ххх

Кариев театры куелышында авторлар спектакльнең жанрын «Җимерелгән әкият» дип билгеләгән. Спектакльнең финалы Айтматов язган төп нөсхәдәгечә тәмамлана: малай хыялындагы балыкка әверелеп, хыял корабына барып җитәргә тели... Финалы баланың суга ташлануы белән тәмамланган сәхнә әсәренең яшь чикләре 16+ дип билгеләнгән.

Спектакль 3 сәгатькә якын бара, гәрчә авторлар 2,5 сәгать дип расласалар да. Бәлки вакыйгалар бик акрын барганга, дөресрәге, урыны-урыны белән бөтенләй бармаганга миңа шулай тоелгандыр. Айдар Җәббаров өчен 3 сәгатьлек спектакль норма булса да, ТЮЗ өчен артык озын бугай ул 150 минут барса да, 180 гә сузылса да.

Малай ролендә – театрның яшь артисты Инсаф Хәләүтдинов. Балаларча сөенә белүен һәм карашында ихласлылыгын югалтмаган чиста күңелле бу актерны яратам мин. Айдар Җәббаровның малай роленә ни өчен Инсафны сайлавын күңелем белән тоям һәм килешәм. ТЮЗларда иң яратмаганым – нәни малайлар роленә кечкенә буйлы кызларны куеп, аларны сәхнә тутырып чәңгелдәтеп йөртү. Айдарга, ул юлдан китмәве өчен генә булса да, рәхмәт.

Менә рәссам гына Инсафны матур итеп каршыбызга бастыра алмады – малайның чәчен адәм көлкесе иткән дә куйган. Момун карт ролендә театрның аксакалы, үзе дә шушы карт шикелле ак күңелле һәм балалар театрында эшләп, сабый акылын саклап кала алган Нуриәхмәт Сафин (картлыгы белән сабый акылы керү түгел, нәкъ менә саклап калуы турында сүз бара – авт). Гәрчә әсәрдә язылганча кыбырсык булып күренмәсә дә, бабайның эчке кичерешләре чыгып җитмәсә дә, бабай белән малайның тандемы уңышлы иде.

Явыз Орозкул ролендә Илнар Низамиев, бик явыз булырга тиеш булса да, чыбыркыны җан ачуы белән шартлатса да, юк, усаллыкны биреп бетерә алмады ул – Айдар Җәббаров аны алыштырырга да уйлаган икән хәтта – үзе әйтте. Боланнан 2 центнер ит күрүчеләрнең берсен уйнаса да, Илнарның боланда матурлык күрүчеләрдән икәнен беләбез бит, кыскасы, яхшы бу, начармы, белмим, ул аны яшерә алмады.

Аның хатыны, Момунның кызы, бала таба алмаучы Бикәйне Альбина Гайзуллина уйнады. Их, бу бит хатын-кызның ачы язмышын ачып бирә торган менә дигән психологик образ – булмады, Бикәй ачылмады.

Болан-ана ролендә – озынаякларга бастырып, аякларын көмешсыман ялтыравыклы озын итәкләр астына яшергән Алсу Фәйзуллина. Урыны белән горурлык та, урыны белән уенчаклык та булган образны горур һәм уенчак итеп җиткерде кебек ул.

Спектакльнең буеннан-буена сәхнәдә Балтек исемле эт малайга ияреп йөрде. Аны Илназ Хәбибуллин уйнады, шәп уйнады, гел үзенә генә каратып торырлык итеп уйнады. Әмма спектакльдә этне генә истә калдырып кайтып китсәк дөрес булмастыр, гәрчә Илназның тырышлыгы белән бу мөмкин хәл булса да. Спектакльнең барлык тишек-тошыгын ямаулык кебек эт белән томалап кую гаделлек түгел инде, уйлап карасаң.

Спектакль артистларның уены да, аларның уңышлы ансамбле генә дә түгел шул. Айдарның матур «визуалы» гына, күзне иркәләрдәй картиналары гына бу әсәр өчен аз иде. Режиссер, инсценировщик һәм артистлар әсәрнең нигезенә салынган психологик тирәнлекне бирә алмады. Бер сәгать карыйбыз да карыйбыз, ә бернәрсә юк кебек, малай йөри, бабай йөри... йөри дә йөри... сөйлиләр вә сөйләшәләр... моны авторлар тамашачыны әсәр эченә кертү, вакыйгаларны аңлату, диләр. Әсәр эченә керәсе түгел, залдан чыгып китәсе килә башлый сез аңлатып бетергәнче.

Ә инде бабайның маралны аткан җиренә килеп җитә алган сабыр тамашачыларга нинди дә булса бонус булдымы дисәгез, юк, болан мөгезе тотып утырган Момун карт – шуның белән шул... Кариев театры ТЮЗ бит ул... ә сезнең ни психология, ни хәрәкәт...

Классик авторның (Чыңгыз Айтматов) «Мәктәп укучылары өчен иң яхшы 100 китап» исемлегенә кергән классик әсәре нигезендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе алган шагыйрә һәм драматург язган (Резеда Гобәева) инсценировка буенча татарның иң яхшы режиссерларының берсе куйган (Айдар Җәббаров) әсәр, ни кызганыч, вакыйга була алмады.

Айдар Җаббаров

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

Театр директоры Илнур Гайниев зур өметләр баглап иң кәттә режиссерны чакырган. Айдарны чакыра алу татар театрлары арасында аларның дәрәҗәсен һәм матди мөмкинлеген дә күрсәтә алучы фактор бугай.

Айдарның авторитеты, үз аудиториясе бар, аның спектакльләре белән фестивальләргә эләгү һәм уңыш казану шансы да зур. Әйтик, Айдар Җәббаров куйган «Тау» (Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» әсәре нигезендә) спектакле белән «Нур» театры «Алтын битлек» алды. Әлмәт театрында яхшы режиссерлар килеп куйган яхшы спектакльләр байтак, алар арасында Айдар куйган ике спектакльнең дә лаеклы урыны бар. Аның беренчесе – Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакле фестивальләрдә дә уңышка иреште, икенчесен ул фестивальләр алда көтәдер. Камал театрында Айдар Җәббаров яңарак кына «Туган батыр» фэнтези спектаклен чыгарды, тамашачы мәсьәләсендә ничек буласын әйтә алмыйм, ләкин бу спектакль иң кыйммәтле спектакльләрнең берсе буларак кына булса да театр тарихына кереп калды... хәер аның белән генә түгел инде, гаилә белән карый торган, тирән мәгънәләр салынган әсәр.

Заманында (иң яхшы спектакльләренең берсе «Тормышмы бу?» белән шаулаган чорында) Айдар Җәббаровны Әтнә театры да, Буа театры да чакырып спектакль куйдыртты. Дөрес, алар дөнья шаулатмаган иде – сәбәпләрен белмим. Айдарның соңгы куйган спектакльләренең берсе – Түбән Кама театрындагы «Галия» спектакле. Ул өч новелладан тора һәм, миңа калса, кызыклы гына спектакль. Әмма быел Түбән Кама театрының Казан гастрольләре вакытында ул түгел, ә Нурбәк Батулланың «Бию спектаклен ничек аңларга?» һәм Лилия Әхмәтова куйган «Көз» (Гаяз Исхакый) белән «Борһан йорты» (Илгиз Зәйниев) спектакльләре тамашачы игътибарын күбрәк җәлеп итте.

Бәлки, Айдар Җәббаровның эшчәнлек нәтиҗәләренә хәзер үзенең баш режиссер булуы тәэсир итәдер – телисеңме-теләмисеңме, беренче урында үз театрың торганда башкаларга игътибар кими. Шуңа да «акцияләрен төшермәс өчен» аңа, бәлки, читкә йөрми торыргадыр. Ә инде читкә йөрмичә булдыра алмый икән, бөтен театрларны бәхетле итәсе килә икән, бәлки, иҗади команданы алыштырып караргадыр – Резеда Гобәева белән Булат Ибраһимов нинди генә суперталантлар булсалар да, бер ныгыган өчлек кабатланулардан кача алмый кебек. Чөнки «җитеп җитмәгән» спектакль Айдар Җәббаровның гына түгел, Булат белән Резеданың да «акцияләрен төшерә». Һәрберсе аерым иҗат итеп карасын – һәрберсе «акцияләрен» аерым-аерым күтәрсен – миңа калса, бу мөмкин хәл, алар барысы да талант ияләре.

Илнур Гайниев

Фото: © «Интертат» Рамил Гали

Үзем язам, үзем театр директоры Илнур Гайниев турында уйланам – ул бит бу спектакльне сатарга тиеш, фестивальләргә тәкъдим итәргә тиеш булачак – аңа зурдан-зур уңышлар телик, миңа һәм тагын берничә журналистка ошамау ул әле тәгаен начар дигән сүз түгел. Шушы көннәрдә театр хәбәрләре арасында «спектакль тамашачы соравы буенча өстәмә күрсәтелә» дигән хәбәр күргәч сөендем, Айдар кадәр Айдар куйган спектакльне һәркем үзе карап, үзе күзаллавын булдырсын иде. Айдар быел гына Чыңгыз Айтматовның икенче әсәрен чыгарды, «өченчесе дә булырга мөмкин», – диде режиссер. Ә сез аңа Чыңгыз Айтматовның кайсы әсәрен куярга һәм кайсы театрда куярга тәкъдим итәр идегез?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар