Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак оектан төшкә керде»: Венер Фәттаховның хатыны Гүзәлия кызының туган көнендә үлгән

Популяр җырларның сүзләре авторы Венер Фәттаховның хатыны Гүзәлия ханым тугыз ел дәвамында авыр чир белән көрәшкән.

news_top_970_100
«Ак оектан төшкә керде»: Венер Фәттаховның хатыны Гүзәлия кызының туган көнендә үлгән
Фәттаховлар гаиләсенең шәхси архивыннан

Популяр җырларның сүзләре авторы Венер Фәттаховның хатыны Гүзәлия ханым тугыз ел дәвамында яман чир белән көрәшкән. Ул 6 декабрь — кызының туган көнендә вафат булган. Хатыны үлеменнән ун көнләп вакыт үтсә дә, Венер әфәнде күз яшьләрен тыеп тора алмады.

Тугыз ел элек Гүзәлия ханым тире туберкулезын (системная красная волчанка) йоктырган. Венер әфәнде сүзләренчә, ул онкологиягә тиң авыру. «Без аны бик сакладык, әмма җәй көне ике ай дәвамында температурасы югары торды, табиблар яман шешнең дүртенче стадиясен куйдылар. Безнең ышаныч юк иде», — дип сөйләде ул.

Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары әниләре эзеннән китеп, педагог булганнар. Гүзәлия ханым гомер буе балалар бакчасында музыка белгече булып эшләгән. Ул музыка училищесын тәмамлаган, җырчы булырга теләгән. «Балалар өчен хушы китә иде. Артист тормышы авыррак булганга, ул гаиләне, балаларны сайлады. Эштән өйгә кайтканда һәрвакыт оныкларга бүләк алып кайтты. Балалар икесе дә әниләре кебек педагог булдылар, хәзер ике оныгыбыз бар», — дип сөйләде Венер Фәттахов.

Ул беренче танышуларын искә алды. Венер әфәнде Дүртөйледә участок инспекторы булып эшләгән вакытта, район концертында Гүзәлия ханымның чыгышын күреп кала. Ул училищедан практикага кайткан булган. Шунда ук: «Ул минеке», — дип уйлап куйган.

Венер әфәнде аңа «гүзәлем» дип эндәшә торган булган. «Азаккы вакытта „мамочка“ дип эндәшә идем мин аңа. Ул сүз хәтеренә уелып калды булса кирәк. Соңгы сәгате нык авыр булды. Ул сызланды, ыңгырашты. Шул „мамочка“ сүзен кабатлап, кулымда җан бирде. Малай белән кыз да яныбызда иде. Аңа кадәр ашыгыч ярдәм чакырткан идек, күп калмавын хәбәр итеп киттеләр. Мин аңа сәгать саен табиблар әйткән даруларны кадап тордым, берсе дә ярдәм итмәде, эчтән яна иде ул», — дип сөйләде ул.

Венер әфәнде хәрби кеше булса да, хатынын югалтуны кабул итү аңа авыр бирелә. Ул хатын гына түгел, ә фәрештә иде, ди. Венер әфәнде егерме мең шигыренең яртысын хатынына багышлаган. «Ул әле дә күз алдымнан китми, күңел елап тора. Ап-ак оекбаш киеп, төшемә керде, ул төшне шигырь юлларына да салдым», — ди ул.

Ак оектан кердең төшемә

Ап-ак төсне иш иттерде Ходай

Якыннан да якын кешемә.

Карлардан да аграк ак оектан

Килеп кердең минем төшемә.

Изге җаның пөхтә челтәрләргә,

Сафлык төсләренә төренгән.

Җиргә тими атлый аякларың

Нурлар чәчеләләр иңеңнән.

Әле кайчан гына кулларыңны

Өшемәсен дип уа идем.

Аягыңа иренемне терәп,

Чирләреңне мин куа идем.

Кочыйм диеп каршы чыккан идем

Ни эшләптер буем җитмәде.

Куллар болгап томанда югалдың

Язмыш бергә алып китмәде.

Ап-ак төсне иш иттерде Ходай

Якыннардан якын кешемә.

Җирдә чир тәмугын үттең, инде

Томаннарда берүк өшемә…

Гүзәлия ханымны Чакмагыш районына туган авылына кайтарып җирләгәннәр. Венер әфәнде аның янында үзенә дә урын алып куйган…

Гүзәлия ханымның гаиләсенең һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100