Юлай Низаевтан репортаж: «Ак калфак»лылар – милләтнең йөзек кашы: Әлмәт – бәхетле төбәк»
Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшчәнлеген алып баручы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы Әлмәт шәһәрендә чираттагы күчмә утырышын үткәреп кайтты. Милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге сагында торган гүзәл затларның эшчәнлеге белән журналистыбыз Юлай Низаев һәм фотохәбәрче Абдул Фархан да таныштылар.
«Ак калфак» оешмасы үземә шактый таныш, аның рәисе Кадрия Идрисова әйтмешли «Юлайны Башкортстан «Ак калфагы» тәрбияләде, алар янында үсте». Чыннан да шулай, милли мохиттә үскәнгәме, «Ак калфак»та торган апалар оештырган чараларны калдырганым булмады. Шуңа күрә дә, әлеге сәяхәт бик нык ошады, берникадәр ностальгия дә булды.
Әлмәт – нефтьчеләр төбәге. Коллегаларым исә Ризаэддин Фәхреддин истәлегенә, аның исемен мәңгеләштерү нисбәтенә багышланган урыннарда да булырга күптәннән киңәш иткәне бар иде. Конгрессыбыз бинасы яныннан кузгалып киткән зур, комфортлы автобус белән, юл уңаеннан төрле район җирлекләреннән «Ак калфак» ханымнарын җыеп Әлмәткә килеп төшкәнебезне сизмәдек тә хәтта, юл да озын булып тоелмады. «Ак калфак» рәисе Кәдрия Рәис кызының һәр апага шулкадәр игътибарлы булуын, аларга автобуста сүз биреп барганын да билгеләп үтмәү дөрес булмас, мөгаен.
Тәҗрибә уртаклашулар белән юл күңелле үтте, шигырьләр күңелләргә хуш килде
Безнең Саба районы – саф татар районы. Чит өлкәләрне дә исә сокланып күзәтеп барабыз. Бик күп эшләр алып баралар бит, – дип бәян итеп барды автобуста безгә «Ак калфак» оешмасының Саба районы бүлекчәсе җитәкчесе, үзәк китапханә директоры Ләйсән Билалова.
«Саба сөлгесе» дигән бәйге елдан-ел киң колач ала. Аның йомгагын гадәттә Сабантуйда ясыйбыз. Беренче елны иң матур 360 сөлге белән Сабаның Сабантуй мәйданына чыккан идек. Икенче елны исә чигелгән кулъяулыклар белән шундый бәйге үткәрдек. Ул чакта без кулъяулыкларны Армия сафларына китүче егетләргә дә бүләк итеп тапшырдык. Намазлыклар да чиктек, тәсбихләр дә ясадык. Чигелгән яулыклар бәйгесе дә уздырып җибәрдек. Милли киемнәрне дә барладык. Һәм Сабаның иң борыңгы, 137 ел элек Мәкәрҗә ярминкәсеннән бер ир-ат сөйгәненә алып кайткан милли күлмәген таптык. Ул күлмәк бик әйбәт итеп сакланган, бер өлеше аз гына кояшта уңып кына киткән. Аны шушы нәселнең 7 буын кызы киде. Һәм без, бу бәйгеләрнең бөтенесен дә тарихка кертеп калдырасыбыз килеп, китапханәдә алар турында китаплар, басмалар нәшер иттек.
Быел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән «Гаилә елы» уңаеннан исә Гаилә бәйгесе оештырырга ният кылдык. Ул «Милли кием – милләтемә тугрылык» дип аталды. Монда инде курчаклар киендерелде.
Монда мәҗбүри шарт: бала белән әби-бабай да, әти-әни дә катнашырга тиеш булды. Әлеге конкурска да безгә гаять күп эшләр килде. Шулай ук ул бәйгегә Сабантуй мәйданында нәтиҗә ясалды. Рәхмәт инде районыбыз башлыгы Рәис Нургалиевич Миңнехановка – «Ак калфак» уздырган бу бәйгеләргә акча бүлеп бирә хакимияттән. Бергәләп киңәшләшеп эшлибез.
Безнең эшебез китапханәдә гөрләп бара. Китапханәгә реконструкция эшләре булды, һәм без бик матур бинага күчтек. Менә яңарак кына, 30 август көнне, аның артында Тукай паркы ачтык. Бик урынлы булды ул, китапханәбез дә Тукай урамында урнашкан.
Чишмәләрнең шәҗәрәләрен өйрәнү буенча да проектыбыз дәвам итә, су чыганакларыбыз бихисап. Алдарның урыннарын эзләп табу һәм координатларын барлау дәвам итә. Беренче елыбызда 115 чишмә каралган иде, хәзер менә тагы бер 50 чишмәнең координатлары алынып, тарихлары язылды. Көннән-көн чишмә буйлары төзекләнә. Әмма дә ләкин, әле алга таба да табасы, ремонт эшләре башкарасы чишмәләр бар әле.
Китапханәдә хәзрәтләр белән дә очрашулар үткәрәбез. «Иманга илткән юл» проектын булдырдык. Яшьләр, балалар өчен «Диндә һәр сорауга җавап бар» проектыбыз да уңышлы гамәлгә ашырылып килә, – дип сөйләде ул.
Әлмәткә юл тотканда юл сәфәр буена «Ак калфак» ханымнарының матур-матур эш-гамәлләре турында тыңлап бардык. Ифрат кирәкле, мөһим дә хезмәтләре. Чишмәләргә багышланган бик кызыклы проект алып баралар икән. Аның кысаларында чишмәләрнең тарихлары барлана, алар тазартыла һәм төзекләндерелә. Әлбәттә, бу эштә җирле хакимият вәкилләре дә актив катнаша.
«Ак калфак»ның Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Сиринә Җиһаншина фикердәшләре килүенә багышлап шигырь дә язган. Аны да ул безгә укып ишеттерде:
«Ак калфак»лар килә Әлмәткә
Әнкәемнең мендәрләрен күрдем,
Ишелеп төште кинәт мендәрләр.
Кунакларны көтәм, ул да белә,
Төшләремә шуңа керәләр.
Ерак араларны якын итеп
«Ак калфак»лар килә Әлмәткә.
Юлларыгыз хәер-фатыйхалы,
Без көтәрбез сезне, әлбәттә!
Милли җанлы кардәшләрем минем!
Максатыбыз изге, саваплы.
Телебез, динебез, милләтебез өчен
Һәрберебез бирә җавапны.
Күңелебез киң, ризык өзелмәсен,
Очрашулар калыр истәлек.
Гасырларга тарих сузылганда
Сөйләр сүзләр сезгә җитәрлек!»
Гомумән Әлмәтнең шулкадәр шигъри җанлы әдәби бишек икәненә юлыбызда инанып йөрдек. Күпме абруйлы әдипләребез шушында дөньяга аваз салган, гомер иткән. Ә утырышка багышланган шигъри тәлгәшләргә килгәндә, шагыйрә һәм тележурналист Нәфисә Сабирҗанованың да бик матур шигырен ишетү насыйп булды.
«Ак калфак»ның күчмә утырышына Түбән Кама, Саба, Алексеевск, Кайбыч, Сарман, Азнакай һәм Актаныш районнарыннан, Киров һәм Омск өлкәләреннән, Мари Эл һәм Чувашия Республикаларыннан, илебезнең төньяк башкаласы Питердан һәм хәтта ерак Австралияләрдән мөхтәрәм, чын-чыннан заманның мөхтәрәм гүзәл затлары җыелган иде. Бу әле тулы список та түгел, әле тагы әллә никадәр җирләрдән милләт аналары бар иде.
Менә бит кайда милләтебез киләчәге тәрбияләнә!
Безне гимназия укучыларыннан торган Әлмәтнең музыка мәктәпләреннән скрипкачыларының үрнәк ансамбле, баянчылар оркестры татар композиторлары җыр-моңнары белән каршыладылар.
– Без сезне зарыгып, әзерләнеп көтеп алдык. Безнең уку йортында төпле белем һәм тәрбия бирелә. Гимназиябез 30 елдан артык үз эшен алып бара. Безнең балалар 1нче сыйныфтан ук ак калфак һәм түбәтәй кияләр. Һәр җомга татар һәм мөселман дөньясына багышланган сыйныф сәгатьләре дә әһәмияте олуг, – ди Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе директоры Фирүзә Вәлиуллина.
«Ак калфак» республика татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова ассызыклавынча, ел дәвамында 4 күчмә утырыш үткәрелә, һәм бу – агымдагы елга соңгысы.
«Без бөек шәхесебез Ризаэддин Фәхреддин исемендәге гимназиядә булдык. Бик матур, бик җылы хисләр белән 2 сәгатьтән артык андагы эшчәнлек белән таныштык, күпме рухи азык алдык. Андагы рухи-әхлакый тәрбия эшен үрнәк итеп куярлык», – диде Кадрия апа.
Кадрия Рәис кызы гимназиядә укучыларга бирелгән милли рухтагы тәрбияне үрнәк булуын билгеләде. Чыннан да шулай. Башлангыч сыйныфлардан ук балалар ак калфактан һәм түбәтәйдән. Безнең белән дә бик ягымлы итеп, татарча исәнләштеләр, җыр-моң һәм биюләр күрсәттеләр. Чара гимназия укучыларының сыйныфтан тыш эшчәнлеге белән танышу белән дәвам итте. Балалар бөек мәгърифәтче, дин аксакалы Ризаэддин Фәхреддинның 8 нәсыйхәте буенча шөгыльләр күрсәттеләр.
Шулай ук Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Аллаһ йорты каршындагы ислам динен өйрәнү үзәгендә Ризаэддин Фәхреддинның «Мәшһүр хатыннар» китабын тәкъдим итүдә, конференциядә булдык. ТР халык артисткасы Зөһрә апа Сәхабиеваның мөнәҗәтләре дә яңгырагач, аеручы ямьле һәм күркәм булды бу чара.
Күчмә утырыш: Башкарылган гамәлләр күп, эшлиселәре дә алда күп!
Күчмә утырышның пленар өлеше исә Әлмәт татар дәүләт драма театрында үтте.
Кадрия Рәис кызы чараның әһәмиятен югары дәрәҗәдә бәяләде. Ул сәхнә түреннән, президиумнан ассызыклавынча, «Ак калфак» – гаилә институты кыйммәтләрен ныгыта, әдәп һәм әхлак төшенчәләрен күтәрә. «Ак калфак» иҗтимагый оешма буларак җәмәгатьчелек тормышында да аерым бер игътибарга ия. Утырышка Әлмәт муниципаль районы башлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе, Әлмәт шәһәре башлыгы, Әлмәт шәһәре Советы рәисе Тимур Нагуманов та килүе җыелышның мәртәбәлеге бермәбер артты. Ул катнашучы халыкны ихлас сәламләде, хезмәтләрендә уңышлар юлдаш булуын теләде. Шәһәр һәм район яшәеше турында да берникадәр мәгълүмат бирде.
– Әлмәт районы үзенең икътисады, милли-мәдәни традицияләре белән дә тотрыклы як. Даны тирә-якка таралган кара алтыны белән генә түгел, эшкә оста уңган халкы белән дә дан тоткан җир. Күренекле дин эшлеклесе, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин, республиканың беренче шикәр заводы, спорт аяк киемнәре фабрикасын төзүдә кулланылган Ак Чупай ташлары, күренекле әдип Фатыйх Кәримне тудырган Миңнебай җирлекләре белән шөһрәтле безнең Әлмәт яклары. Әлмәт – республикабызга Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенең 3 лауреатын бүләк иткән.
«Шушы якта безнең эзләр калсын,
Мирас булып килер яшьләргә.
Шушы яктан, шушы туфрактан без
Шул туфракта язсын яшәргә», – дип язган танылган якташ шагыйрәбез Клара Булатова.
Бүген безнең Әлмәт районындагы «Ак калфак» оешмасы бүлеге каршында 15 башлангыч бүлекчәбез эшләп килә. Милләтебезнең асыл гореф-гадәтләрен, динен, телен, әдәбиятын киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәттәге бүлеге җитәкчесе Ландыш Нәгыймулла кызы Зарипова белән бердәмлектә авыл җирлекләрендә, мәгариф оешмаларында, мәдәният учакларында һәм Аллаһ йортларында эзлекле эш алып барабыз. «Татнефть» компаниясе ярдәме белән аның хәйрия фонды тарафыннан шәһәребездә, районыбызда оештырыла торган проектлар бик күп. Районның хатын-кызлар һәм Иҗтимагый Советлары белән кулга-кул тотынышып эш итәбез. Үзенең 80 еллык тарихы белән данлыклы Әлмәт татар дәүләт театры – чын мәгънәсендә мәдәни тәрбия үзәге! Фәридә Исмәгыйлева җитәкчелегендәге театр белән дә элемтәләребез һәм хезмәттәшлегебез нык, – диде Сиринә Җиһаншина.
Рәсми төстә үткән утырыштан соң Әлмәт театры артистларының «Каләмем яз төсле карада» дип аталган әдәби-музыкаль проектын тамаша кылдык. Миниспектакль форматында ул. Искитмәле, театр сайтындагы мәгълүматкә күз салсак, бу проектның премьерасы апрельдә генә үткән. Аз гына читкә китеп шуны әйтим, әле Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең театр бүлегендә укыган чакларда, безгә үрнәк итеп куялар иде Әлмәт театрын. Моңа шәхсән үзем дә инандым, кечкенә генә постановканы да нинди шәп итеп, җиренә-җиткереп сәхнәләштерделәр, валлаһи, билләһи! Ә бит бу – провинция театры актерлары. Бәлкем, башкаладагы кебек мөмкинлекләр дә ул кадәр юктыр әле!
Миңа гына түгел, күп кенә «Ак калфак» ханымнарына кичке театраль ял ошады бит, җәмәгать. Бу хакта без кичке банкетка юлланганда да гәпләшеп бардык.
Банкет өлешен инде бик каты тасвирлап тормыйм. Әмма ул да соклангыч җылы һәм матур үтте. Җыр-биюләр күп булды. «Ак калфак» үзешчәннәре үзләре язган җыр-моңнарны да башкардылар. Әлбәттә иң истә калганы, Нәфисә Сабирҗанованың үзе язган «Ромашкалар» җырын башкаруы булды. ТР халык артисткасы Гүзәл Уразова башкаруында бу җырны күпләребез ишеткәне бар, хәтта сүзләрен яттан беләбез. Ә автор башкаруында ул бөтенләй башкача яңгырый, ничектер хис-кичерешләр белән үрелеп.
Сәфәр истә калырлык булды
– Безнең Әлмәт халкы һәр аткан таңга, кояшлы көнгә сөенеп матур һәм заманча Әлмәттә яшибез. Әлмәт көннән-көн матур үзгәрешләр кичерә, аның инфраструктурасы, әдәби-мәдәни өлкәсе чәчәк ата. Яшьләребез дә читкә китәргә ашыкмыйлар, чөнки монда яшәргә бик нык рәхәт. Әлмәтнең бәхет формуласы – хезмәттә, гадилектә һәм гаделлектә! Шәһәребезнең үзәк урамнарыннан үткәндә менә үз күзләрегез белән дә күрәсез. Агачлар шаулап үсә, юллары һәм биналары төзек, замана таләпләренә туры килеп тора, – дип сөйләп, шәһәр белән таныштырып бардылар безне автобуста.
Шулай ук күчмә утырышның тәүге көнендә безне шәһәрнең данлы үткәне, өметле бүгенгесе белән җентекләп таныштырып үттеләр. Әле ишетмәгәннәр, белмәгәннәр өчен Каракүз легендасы да яңгырады.
«Татнефть»ның үзәк бинасыннан ерак түгел генә урнашкан зур, заманча үзәктә Халыкларның музыка уен кораллары музеена да бардык. Анда экскурсоводларның курай турында сөйләүләре аеручы истә калды. «Бүгенге көндә кыска курайны – татарныкы, озынны – башкортныкы», – дип атауларын да әйттеләр. Курайда һәм башка инструментларда уйнау техникасын да күрсәттеләр. Шактый катлаулы гына кебек тоелды ул.
Әлеге күркәм чараларның, олуг күләмдә, җитди тырышлык белән оештырылган эшлекле сәяхәтнең күренекле шәхесләрне, татар халкының йолаларын, гореф гадәтләрен барлауга, туган телебезне саклауга юнәлдерелгән иҗтимагый эшчәнлек алып баручылар арасында тәҗрибә уртаклашу, җанлы, ихлас очрашулар булдыру иде.
Эшлекле сәяхәткә барган ханымнар да әлеге күңелле вакыйганы бик ошатып, матур һәм гүзәл рухиятле очрашулардан илһамланып, рухи көч-куәт тупладылар.
Шулай ук бер төркем милләттәшләргә халык алдындагы изгелекле вә игелекле хезмәтләре өчен мәртәбәле бүләкләргә ия булдылар.
Дәвамы бар.