news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ак чәчәкләр» премиясендә Рөстәм Миңнехановтан алдагы сайлауларда катнашуын сорадылар

news_top
«Ак чәчәкләр» премиясендә Рөстәм Миңнехановтан алдагы сайлауларда катнашуын сорадылар
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Бүген РФнең атказанган табибы Фоат Әхмәтҗанов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның алдагы сайлауларда катнашуына өмет белдерде, дип яза «Татар-информ».

Ул ел саен үткәрелә торган «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2025» премиясендә конкурс номинациясе лауреаты булды.

«Мин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле. Ул чыннан да медицинаны бик яхшы аңлый. Ул киләсе срокка сайланыр, дип ышанам», – диде Фоат Әхмәтҗанов.

Чарада катнашучылар бу сүзләргә алкышлар белән җавап бирде.

Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә булды, анда ул «Ватанны саклаучылар» фонды координаторлары белән очрашты. Социаль координаторларның берсе Миңнехановның алда торган сайлауларда катнашачагына ышаныч белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар