
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Социаль хезмәткәр көнендә «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә булды. Анда ул «Ватанны саклаучылар» фонды координаторлары белән очрашты. Социаль координаторларның берсе Рөстәм Миңнехановның булачак сайлауларда катнашачагына ышаныч белдерде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.
Татарстанда урнашкан үзәктә быел махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен стационар бүлек ачылды.
Җылы очрашу чәй өстәле артында, иркен атмосферада уза. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбинең хатыны, социаль координатор Римма Сыдыкова Рөстәм Миңнехановка ире һәм аның хезмәттәшләре исеменнән сәлам тапшырды һәм Татарстан Рәисенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул әңгәмә барышында Миңнехановка шәхси үтенече белән мөрәҗәгать итте:
«Сез – безнең Татарстанның төп яклаучысы. Булачак сайлауларда катнашуыгызны бик теләр идем», – диде ул.