news_header_bot
Язманы тыңлагыз

“Ак Барс” хоккейчысы Артем Лукоянов көрәш буенча спорт остасын чистага аткан

Теләчедә узган көрәш ярышында хоккеист Артем Лукоянов келәмгә көрәшергә чыккан.

news_top
“Ак Барс” хоккейчысы Артем Лукоянов көрәш буенча спорт остасын чистага аткан
Теләчедә спорт остасы Расих Габдрахманов призларына узучы балалар арасындагы көрәш турнирына “Ак Барс” уенчысы Артем Лукоянов та килгән. Лукоянов башта көрәшне келәм читеннән генә күзәтсә, азактан үзе дә көрәшеп карарга була. Иң кызыгы, ул Расих Габдрахмановның үзен чистага сала. Шунсына да игътибар итәргә кирәк: алар татарча итеп, бәйләмичә генә көрәшәләр. 
 
Көрәшне көрәш буенча дөнья чемпионы Ренас Кәлимуллин хөкем итә. 
 
Әлеге күрешүнең видеосын Лукоянов үзенең инстаграм битенә – сторизына да куйган. Шулай ук әлеге видеолар төрле социаль челтәрләрдә дә таралу алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар