«Ак Барс» хоккей клубының элеккеге капкачысы Эмиль Гариповның улы туган
Капкачы Эмиль Гариповның хатыны, язучы Разил Вәлиевнең оныгы Җәмилә малай тапкан.
Элек Казанның «Ак Барс», хәзер Омскиның «Авангард» хоккей клубы капкачысы Эмиль Гариповның улы туган. Бу хакта үзенең инстаграм битендә Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр итте.
«Бүген Гарипов Эмиль гаиләсендә малай дөньяга килде. Ихлас күңелдән Эмильнең гаиләсен, аның әти-әниләрен тәбрик итәбез», - дип язган Хәлил Шәйхетдинов һәм Эмиль белән Җәмиләнең туеннан фото куйган.
- Капкачы Эмиль Гариповның туе 2019 елның июнь аенда Болгар шәһәрендә узды. Эмильнең тормыш иптәше – язучы, депутат Разил Вәлиевнең оныгы Җәмилә.