Ак атлы принц
Бүген тагын кар яуган. Машинаны кар көртеннән казып чыгарганчы, ким дигәндә ярты сәгать узачак. Юлларда нәрсәдер әле тагын?!
Адилә үзенең машинасы ягына борылып та карамады. Болай да соңгарак калып чыккан иде, тиз генә автобус тукталышына йөгерде. Анда да сабыры ун минуттан артыкка җитмәде. Килмәгән автобусны көткәнче, җәяү баруың тизрәк. Кыз биек үкчәле итекләре белән карны ера-ера үзе генә белгән сукмаклардан тизрәк клиникага чапты. Ишегалларыннан кистереп чыга белсәң, алай ерак та түгел ул моннан. Ничек тә сигезгә җитешергә кирәк!
Адилә монда бишенче елын эшли инде. Эндокринолог ул. Интернатураны тәмамлау белән шушында урнашкан иде. Ул эшләгән клиника түләүле. Очын очка ялгап көч-хәл яшәүче әби-бабайлар йөрми бирегә. Шулай да халыкның туктап торганы юк. Яшерен-батырынмыни, дәүләт клиникаларында мондый тар белгечләргә кытлык бит. Авырып китсәң, берәр ай чират көтәсеңмени? Теләсәң дә, теләмәсәң дә, түләүле клиникага бармый хәлең юк.
Аннары, эндокринологка күренү бер мода бит ул хәзер. Кесәсендә бераз акчасы булып, сәламәтлеген тикшертим дигән һәркем башта организмның гормоннарын барлый. Кеше организмында барысы да диярлек гормоннарга бәйле шул.
Кешеләрне кайгырта-кайгырта Адиләнең үзе турында уйларга вакыты да калмый. Укыган вакытта имтиханнар диде, аннары эш диде… Шулай вакыт узганы сизелмәде дә. Баштарак егете булмауга уфтанса да, тора-бара ялгызлыгына ияләште. Дус кызларын берәм-берәм кияүгә биреп бетерде дә, хәзер җае чыкканда аларның тиктормас балаларын барып сөеп кайта.
Аларның ыгы-зыгылы, шау-шулы өйләреннән чыгып, тыныч, чиста үз фатирына кайта да, миннән дә бәхетле кеше юк дип, тагын бер кат сөенеп куя. Әнә берсенең ире юньләп эшләми, хатыны җилкәсендә ята. Берсенең баласы чирли, кайларга алып барып дәвалыйм икән дип борчыла. Ә берсенең ире һәр узган чибәр кызга ияреп кенә китәр иде… Шуларны уйлый да, ялгыз булуга җитәме соң дип, үз җаена гына тик яши бирә Адилә.
Дөрес, баштарак хыялындагы ак атка атланган принцны көтмәде түгел, көтте. Ләкин күпме генә көтсә дә, ак атка түгел, аксак ишәккә атланып килгәне дә күренмәде егетләрнең.
Адилә уйларына бирелеп, каршысына йорт почмагыннан ак төстәге зур гына машинаның ыжгырып чыгып килүен күрми дә калды. Машинаның уң як капоты кызга китереп үк бәрде. Адилә лапырдап кар көртенә очып барып төште. Авырту да тоймады ул, куркырга да өлгермәде. Гомумән, нәрсә булганын абайламый да калды бугай.
— Исәнме? Син исәнме? Ник алдыңа карап йөрмисең, кызый? — аның өстенә иелгән киң җилкәле ир шашардай булып кызга кычкыра иде.
Адилә битенә сарган карны җиңе белән сыпырып, керфекләрен ачты.
— Исән, исән… Ник аның кадәр кычкырасыз?
— Аллага шөкер, ярый әле каты ук бәрелмәдең. — Ир шатлыгыннан Адиләне кочагына бөтереп алуын үзе дә сизми калды бугай.
— Ярар, борчылмагыз ла. Үзем гаепле… Уйларыма бирелеп киткәнмен, — кыз аны тынычландырып, тизрәк аягына басмакчы булды.
Авырту сизмәсә дә, Адилә шок хәлендә иде. «Әле ярый кар көртенә килеп төшкәнмен, асфальтка доңгырдап төшсәм, берәр җирем имгәнми калмас иде…» — дип уйлады ул.
Киң җилкәле ир кызны күтәреп диярлек торгызышты. Көрәк кадәрле зур учлары белән шапы-шопы китереп пәлтәләрендәге карны какты.
— Утырыгыз! Барасы җирегезгә илтеп куям!
Адилә җәлт кенә сәгатенә күз салды. Йа Ходам, сигез тулып ята бит!
— Ярый кар күп яуды әле быел. Кар көртенә йомшак мендәр өстенә ауган кебек кебек кенә төшеп яттым, — дип шаярткан булды Адилә, бер аягының шактый ук сыкрап торганына игътибар итмәскә тырышып, ыспай гына машинага кереп утырганда.
— Марат исемле мин. Сезне кая илтим? Адресыгызны әйтсәгез, навигаторга табарга кушам… — киң җилкәле ир көрәктәй учына машина панеленә эленгән айфонын алды.
— Юк ла, юлны үзем күрсәтәм. Монда якында гына мин эшләгән хастаханә. Хәзер сулга борылып алсагыз…
— Сез хастаханәдә эшлисезмени? Шәфкать туташыдыр… — киң җилкәле күзен юлдан аермый гына кызга таба башын борды.
— Юк… врач мин анда. Тагын өч минуттан прием башланырга тиеш…
— Врач?! Шундый яшь кызны врач итеп күзаллап та булмый…
Адилә көлемсерәп куйды. Мондый реакцияне беренче тапкыр гына очратмый инде ул.
— Тагын бер сорау бирсәм, ачуланмассызмы? — Алар инде Адилә эшләгән хастаханәнең ишек төбенә килеп туктаганнар иде.
— Бирегез соң, — диде Адилә, бер кулы белән ишекне ачарга үрелгән җиреннән ир-егеткә таба борылып.
— Исемегез ничек соң сезнең, яшь врач?
Адилә инде биек үкчәләрен җиргә терәп өлгергән иде. Ишекне япканда җил аның «Адилә» дигән сүзен салон эченә этеп кертеп өлгертте.
— Адилә… дип кабатлады Марат үз алдына. Аның «Нинди белгеч?» дигән соравын шаян җил инде кар өстенә чәчеп җибәрде. Адиләне соңгы иҗекләре генә куып тотты.
— Гинеколог! — дип, артына борылып кычкырды Адилә, көлә-көлә.
Табибә кызның килүен коридорга җыелып өлгергән халык сабырсызланып көтә иде. Эш белән мавыгып, кыз иртәнге хәлне хәтта онытырга да өлгерде. Кайчак абайламыйча басканда сыкрап куйган аягы гына кисәк-кисәк исенә төшергәләде. Юк, анысына борчылмады Адилә. Каймыккан гынадыр, бер-ике көннән үтәр. Ярый әле артык зыяны булмады. Чактан гына машинага тапталмый калды бит, әй!
Кичен хастаханә ишеген ябып чыкканда тагын теге ак машинаны күреп, аптырап китте кыз. Ул якка игътибар итмәскә тырышып узып китим дисә, машинасыннан төшеп, Марат аңа кул изәде.
— Җәяү йөрмәгез инде, илтеп куйыйм. Бүгенгә маҗаралар болай да күп булды, — диде ул кызга машинага утырырга ярдәмләшеп.
Чынлап әйткәндә, Адилә куанды аның бу тәкъдименә. Кайсыдыр ягы белән ошатты ул бу егетне. Көч, тәвәккәллек бар иде аның киң җилкәләрендә, көрәк кадәрле җылы учларында.
Икенче көнне прием вакытында ишек шакыдылар. Шакучының үзе күренгәнче, ишек уемында бер кәрҗин розалар пәйда булды. «Адилә, мин сине бер күрүдән яраттым. Синең минем хатыным булуыңны телим», — диелгән иде розалар куенына сыенган хатта. Кыз чәчәкләрне битенә терәп, елмаеп куйды.