Телевизион тапшырулар һәм рәсми чаралар алып баручы Айзилә Батырханова һәм Татарстанның атказанган артисты, гармунчы Наил Сәгъдиевлар, гөрләтеп, туй мәҗлесе уздырганнар.
«Бүген Мәхәббәт һәм тугрылык көнендә безнең өчен Мендельcон маршы яңгырады. Бәхетле көнебез! Бүгеннән без ир белән хатын», - дип яза Айзилә, шатлыклы вакыйганың матур кадрлары белән бүлешеп.
Яшьләрнең никах мәҗлесе дә шушы көннәрдә генә булган иде.
Наилнең Айзиләгә бик тә романтик рухта, матур итеп тәкъдим ясавы хакында да язган идек.