Телевидение журналисты, республика күләмендә уза торган чараларны алып баручы Айзилә Батырханова тормышында куанычлы вакыйга. Аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Экраннар йолдызының сөйгәне халыкка яхшы таныш шәхес - Татарстанның атказанган артисты, оста баянчы, «Казан нуры» оркестры солисты Наиль Сәгъдиев.
Наил сөйгәненә тәкъдимне Зәйнәб Фәрхетдинова концертында, сәхнәдән ясаган. Айзилә Батырханова тарафыннан да "әйе, әлбәттә риза" дигән сүзләр яңгыраган.
Наил Сәгъдиев белән Айзилә Батырханованың уртак "Уйнагыз, гармуннар" проекты бар.
Яшьләрне котлыйбыз!