news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айзилә Батырханова тормыш иптәше Наил Сәгъдиев белән танышу тарихын сөйләде

news_top

Телевизион тапшырулар һәм төрле рәсми чаралар алып баручы Айзилә Батырханова бу җәйдә Татарстанның атказанган артисты, оста баянчы, «Казан нуры» оркестры солисты Наил Сәгъдиев белән гаилә корып җибәрде. Пар кайда, нинди шартларда танышкан соң? Бу хакта Айзилә үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде.

«Безне Сөембикә-ханбикә таныштырды.

Миннән еш кына: «Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз», – дип сорыйлар...

Әлбәттә, Наилне мин телевизордан карап белә идем. Ул заманнарда ТНВда популяр булган «Татар моңы», «Бирегез мәйдан» кебек телевизион проектларының жюри әгъзасы иде. Ә 2022 елда безне Мәдәният министрлыгы Касыйм шәһәренә, Сөембикә-ханбикәгә һәйкәл ачарга җибәрде. Менә шунда инде мин танылган баянчының үзе белән аралаша башладым. Телевизион алып баручы икәнемне дә белгәч, ул миңа күңелендә йөрткән проект турында сөйләде. Шулай итеп, Наил белән уртак «Уйнагыз, гармуннар!» проекты туды», – дигән ул.

Наил Айзиләгә тәкъдимне Зәйнәб Фәрхетдинова концертында ясаган иде.

Фото: Айзилә Батырханованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар