Телевизион тапшырулар һәм төрле рәсми чаралар алып баручы Айзилә Батырханованың никахы булган. Ул үзенең язмышын шулай ук халыкка яхшы таныш шәхес - Татарстанның атказанган артисты, оста баянчы, «Казан нуры» оркестры солисты Наил Сәгъдиев белән бәйләде.
Айзилә куанычы белән үзенең сәхифәсендә уртаклашты. «Иң бәхетле көнебез» дип яза экраннар йолдызы һәм бик матур фотолар белән бүлешә.
Наилнең Айзиләгә тәкъдимне Зәйнәб Фәрхетдинова концертында, сәхнәдән ясавы хакында язган идек.