news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинова гаиләсе белән үз йортларына күченгән: «Беренче көннәрдә шок булды»

news_top
Айсылу Габдинова гаиләсе белән үз йортларына күченгән: «Беренче көннәрдә шок булды»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Җырчы Айсылу Габдинова гаиләсе белән үз йортларына күченгән. Бу вакыйганы алдан хыялланып көтсәләр дә, җырчы, шәһәр читенә күченгәч, күңелсезләнеп калган. Ул табигатькә чыгып утырган һәм хис-кичерешләре белән бүлешкән.

«Без йортыбызга күчендек. Башта кабул итә алмадым, күңелсез булды. Беренче көннәрдә шок булды, шәһәрдә – инфраструктура булган урында яшәргә күнеккән. Төрле хезмәтләрдән (фатирга азык-төлек китертү һ.б.) кулланырга күнеккән. Монда моның белән проблема. Үз йортың белән яшәүнең уңай һәм тискәре яклары да бар шул.

Җәй шәп инде, көз күңелсезрәк булырдыр. Әлбәттә, бала белән күченү кыен. Әмма табигать, күңел теләгәнчә... Ияләшәбез», – дип сөйли Айсылу.

«Гел өйдә яшәргә хыяллана идем. Аның эше нык күп икән. Менә безнең урам, болар арасыннан берсе – безнең өй. Аш бүлмәсе нык шәп булачак. Пешереп кенә торасы килә инде монда», – дип элек сөйләгән иде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар