Җырчы Айсылу Габдинова гаиләсе өй туена әзерләнә. Ул кичен нәни улы белән үз йортларын карарга барган.
«Гел өйдә яшәргә хыяллана идем. Аның эше нык күп икән. Менә безнең урам, болар арасыннан берсе – безнең өй», – дип сөйли ул видеода, яңа бистәдәге төнге урамны күрсәтеп.
Җырчы яңа йорттагы аш бүлмәсе фотосы белән дә уртаклашкан. «Нык шәп булачак бу. Пешереп кенә торасы килә инде монда», – дип язган ул.
Айсылу Габдинова: «Ирем – минем беренче мәхәббәтем»