Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Чижевская-Мингалим тәрбияләгән баласына кияүгә чыгуы турында: «Безгә ышангансыз»

news_top_970_100
Айсылу Чижевская-Мингалим тәрбияләгән баласына кияүгә чыгуы турында: «Безгә ышангансыз»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тәрбиягә алган улына узган елның октябрендә кияүгә чыккан Айсылу Чижевская-Мингалим «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә улы белән булган туен «алдан уйланылган тамаша» дип белдерде.

Бу туй турында, Мәскәүдәге 170 миллионлык йортына кайдан акча алуы, башкалада бала тудыру йортында шәфкать туташына бала ташлап калдыруы турында кызыксынучыларга ул түбәндәгечә җавап бирде:

Барыгызны да юатырга телим, яки, бәлки, күңелегез төшәр: бу – бик яхшы язылган сценарий иде. Сез безгә ышангансыз икән, димәк, иң мөһиме, бик яхшы уйнаганбыз, – ди ул социаль челтәрдә.

Чижевская-Мингалим «якын арада» барлык нечкәлекләрне ачачагын өстәде.

Кичә, 30 апрельдә, «МК» журналистына Айсылу Чижевская-Мингалим:

Минем пычранган репутациям генә калды. Никадәр оят булса да, хәзер мин хакыйкатьне әйтергә мәҗбүр. Данил хәзер минем күзәтүем астында түгел, аны контрольгә алу мөмкин булмады, һәм иртәгә ул берәр нәрсә эшләсә, мин җаваплы булырга теләмим, шуңа күрә мин аерылышырга дип гариза бирәм. Әлегә кадәр минем ирем булган кеше үзен Интернетта сата, шуңа күрә аны коткарырга теләүчеләр дә булырга мөмкин. Минем кебек вокал белән түгел, башка берәр нәрсә белән, бәлки. Ул – сәләтле малай, – дип сөйләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100