news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айсылу Әхмәтшина: «Башта ук үзебезгә сүз бирдек – бер кеше килсә дә лекцияне үткәрәбез»

news_top
Айсылу Әхмәтшина: «Башта ук үзебезгә сүз бирдек – бер кеше килсә дә лекцияне үткәрәбез»
Фото: «Интертат», © Эльвира Садриева

Казан шәһәре үзәгендә «Искусство жить» дип аталган арт-пространство бар. Биредә иҗади очрашулар, лекцияләр уза, ягъни бу – мәдәни-агарту проекты. Шәхсән минем өчен ул матурлык һәм зәвыклылык утравы – кайнап торган шәһәр ыгы-зыгысыннан аерылып торырга теләгән кеше өчен шуннан да яхшырак урын... бәлки, бардыр, әмма мин белмим. Таныш булыгыз - әлеге мәйданчыкның хуҗабикәсе Айсылу Әхмәтшина.

Айсылу, сезнең монда шундый рәхәт. Сез бу залны эш урыны дип кабул итәсезме – монда эшкә киләм дип киләсезме?

Кызыклы сорау. Эш түгел дип әйтә алмыйм, чөнки бу проектка күп көч һәм энергия тотыла. Мин бик бәхетле кеше: эшем минем өчен хобби да – бирегә рәхәтләнеп киләм. Кемнәрдер ял көнен көтә, «Дүшәмбе эшкә барасы бар», дип уфылдый. Минем андый уйларым юк: минем өчен якшәмбе дә, дүшәмбе дә, башка көннәр дә берүк төрле кабул ителә – рәхәтләнеп йөрим.

Мәдәни-агарту эшчәнлегенең хобби була алуы аңлашыла, аны ни дәрәҗәдә бизнес итәргә була? Бу бик авырмы?

Безнең «Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту проектын бизнес дип бик әйтә дә алмыйм. Чынлап әйтәм – мондый эштән бизнес ясап булмый. Лекцияләргә билет саттым да эш бара дип уйлыйсы түгел. Кертелгән көч бик күп – аны үзебез эшләп барабыз.

Монда бит хәйриячелек тә бар: үзебез дә бик тырышып эшлибез, безгә меценатлар да ярдәм итә. Бер әйберне әйтмичә булдыра алмыйм. Кайчакта шундый фикер ишетелә: имеш, элек Третьяковлар, Морозовлар кебек меценатлар булган, хәзер андыйлар юк, янәсе. Ә мин әйтәм – андый кешеләр бар! Аллаһка шөкер, сәнгать белән кызыксынучы бизнесменнар да бар.

Күптән түгел генә булган бер хәлне мисал итеп китерә алам. Безнең проект турында ишеткән бер бизнесменнар гаиләсе очрашырга теләп шалтыратты. Каршы алдым, барысы турында да сөйләдем... мин бит проектыбыз турында бер сөйли башласам туктый алмыйм. Алар шулкадәр кызыксынып тыңлады, хатын-кызның шундый проектны алып баруына шаккаттылар, тагын килеп чыгарга булдылар, ярдәм булачак дип вәгъдә иттеләр. Кабатлап әйтәм – андый кешеләр бар...

Аларны аяк белән эзләп йөрмисез, димәк...

Юк. Алар ничектер бер-берсеннән ишетеп үзләре килә. Мондый очраклар булганда, әлбәттә, сөенәм. Чөнки без үткәргән чаралар бик дәрәҗәле. Мәсәлән, сентябрь аенда Санкт-Петербургтан моноспектакль алып килдек, билет сатып кына аның гонорарларын түләп булмый, ә шундый кешеләр ярдәм иткәндә 35 кешелек залыбызда югары дәрәҗәле чара оештыра алабыз. Без 4 ел эчендә 6-7 моноспектакль күрсәттек. Тамашачы бик яратып килә.

Бу проектның идеясе ничек туды? Бизнес буларак башландымы, әллә яраткан уенчыкмы?

Мин – филолог, роман-герман филологиясен тәмамладым. КФУда ике ел инглиз теле укыттым – бу тәҗрибәмә бик шатмын. Диссертацияне экстерн якладым. Холкым шундыймы икән – мин системада эшли торган кеше түгел, миңа ирекле иҗат кирәк. Шуңа Казанның Тельман урамында үземнең өстәмә белем бирү мәктәбен ачып җибәрдем. Бөтенесе яшьләрдән торган искиткеч коллектив белән 12 ел бик әйбәт эшләп алдык.

Шул мәктәп вакытында ук мәдәни-агарту ягына барасы килгәндер – җаным шуны теләгәндер. Анда кечкенә кабинетлар булса да, әдәби һәм иҗади очрашулар үткәрә башладык. Җырчы Алсу, актер Марат Бәшәров, минем яраткан режиссерым Фәрит Бикчәнтәев килде. Нибары 12 кеше сыярлык кабинетлар булса да, киләләр иде. Миңа ул очрашулар бик кызыклы иде.

Очрашулар арта баргач, үземә сорау куйдым: алга таба нәрсә белән шөгыльләнәсем килә? Укытасым киләме? Мәктәпнең директоры булуым өстенә, көнгә алтышар дәрес бирә идем. Эшемә бик җаваплы карап, шимбә-якшәмбе дип тә тормыйча эшләдем. Бер мизгелдә үзем өчен үсеш беткән кебек булып китте дә, мәдәни-агарту ягына китәм дип, мәктәпне яптым.

Некрасов урамында «Дом-арт» галереясы бар – шунда әдәбият-сәнгать буенча очрашулар үткәрә башладык. Аның директоры Вадим Анатольевич Афанасьев безнең өчен бөтен шартларны тудырды, хәтта проектор дә сатып алды. Ләкин анда барыбер кунакка барган шикелле барасың. Без гаилә белән утырып сөйләшеп, «Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту проектын ачарга булык. Ул инде 4 ел эшли.

Залы кечерәк кебек түгелме? Сыймый башламадыгызмы?

Бик нормаль. Дөресен әйтәм – бөтен кеше эштән соң философия буенча лекция тыңлыйм дип ашкынып тормый. Безнең халык әле андый дәрәҗәгә менеп җитмәгән. Бу – җаваплы эш, бер американ дустым әйтмешли, адымлап-адымлап алга барабыз. Монда килгән һәр кеше бер энҗе шикелле.

Даими тамашачыгыз бармы?

Бар. Мәсәлән, безнең китап клубына 12 ел йөргән кешеләр бар. Эшебезне әдәбияттан башлагач, горурланып әйтәм: әдәбият буенча экспертыбыз Жанна Коновалова – искиткеч белгеч. 12 ел китаплар укыйбыз – шул вакыт эчендә 100 китап укып, җыелып анализлыйбыз.

Сез яңа әдәбият укыйсызмы? Әллә классиканы дамы?

Классика да бар.

Достоевскийларны дамыни?

Әйе. «Анна Каренина»ны да, Булгаков романнарын да... Безнең Жанна – искиткеч белгеч – китапны бик белеп сайлый. Без бергә укыдык: мин лингвистика ягына киттем, ул әдәбиятка. Хәзер докторлык диссертациясе яза. Ул сайлаган китаплар җиңел генә түгел. Кайберәүләр көчкә укып бетердем дип зарлана. «Җүнсез китап», дияргә дә мөмкиннәр. Ә 4 сәгать барган очрашу азагында «Бу бит шедевр», дип чыгып китәләр. Кешеләрнең рәхмәтләрен ишетеп каз тәннәре чыга.

Хатын-кыз романнары укып утырмыйсызмы бер дә?

Юк инде. Бик төпле әсәрләрне генә укып анализлыйбыз. Башта юк-бар дип килгән кешенең дә шедевр дип чыгып китүендә экспертыбызның профессиональлеге күренә.

Тәрҗемәдә берәр татар әсәрен укырга теләк юкмы?

Әле укыганыбыз юк, ләкин ул хакта уйлыйбыз.

Рус телендә яза торган Шамил Идиатуллинны укырсыз, бәлки.

Аны укыган юк иде әле. Сез безгә киңәшләр бирегез – без Жанна белән фикерләшербез.

Халыкка нинди темалар яхшы керә? Нәрсә авыррак бара?

Безнең юнәлешләребез – әдәбият, философия, сынлы сәнгать, милли сынлы сәнгать, музыка һәм иҗади очрашулар. Дөресен әйтәм – иң авыр баручысы... мин аның шулай буласын белдем... ләкин без белгечебез Рәзилә Ильясова белән бергә бу юнәлешне алып барабыз: ул – милли сәнгать. Без кешеләрне әкренләп өйрәтергә телибез. Башлаганда ук үзебезгә сүз бирдек – бер кеше килсә дә, үткәрәбез. 3 ел буена шулай әкрен генә барабыз. Без үзебезнең рәссамнар турында белергә тиеш дип саныйм. Аннары – Пикассоларны, башкаларны... Әлегә кешеләр андый лекцияләргә чабып килә дип әйтә алмыйм.

Монда төрле җирле рәссамнарыбыз белән очрашулар да керәме?

Анда Казанда яшәгән Фешин да керә... Безгә әлеге юнәлешне киңәйтү шансы килеп чыкты. Бәлки, алга таба күбрәк кеше кызыксына башлар дип өметләнәбез. Безгә ЦУМ (Уникаль осталык үзәге) мөрәҗәгать итте – аларның тәкъдиме безнең өчен кызыклы, экспертларга да ошады. Хәзер ЦУМ да мәгърифәтчелек эшен алып барачак дип аңладым. Безнең милли сәнгать юнәлеше хәзер шунда күчте – Сөембикә ханбикәгә багышланган беренче эксперименталь лекциябезне анда үткәрдек. Ул «Сынлы сәнгатьтә Сөембикә образы» дип аталды. Лекция бик әйбәт үтте, 30дан артык кеше килде – бу безнең өчен бик әйбәт сан.

Бу билет сатып оештырылган лекцияме?

Анысын ЦУМ үзе сата.

Ә сез? Экспертларыгызны һәм аз булса да аудиториягезне бүләк итүмени?

Бездән сорадылар да, без ел азагына кадәр булган планнарыбыз белән бүлештек. Кытай һәм татар традицияләрендә гаилә кыйммәтләре турында лекциябезне анда күчердек. Киләсе айда Николай Фешин турында лекция планлаштырылган. Аннары – Бакый Урманче. Шулай итеп, без бу шансны милли сәнгать темасын киңәйтү өчен шатланып кулланабыз. Бөтенебез бергәләп тырышмасак, булмый.

Бу очракта мин бу эшне миссиябез дип атыйм. Миңа ЦУМны булдыруның идеясе бик ошый. Анда бик күп эш эшләнгәне күренә, негатив ишетсәм, андый сүзне яратмыйм. Эш эшләнгән бит инде, хәзер барыбыз бергә җыелып аны күтәрергә кирәк.

Кемгәдер андагы атмосфера ошыйдыр, кемгәдер – биредә. Сайлау мөмкинлеге булуы яхшы. Мин сезнең шушы уңайлы залны бик яратам.

Бәяләрне арзанрак итү мөмкинлеге булгач, анда кеше күбрәк бара ала. Анда безгә искиткеч аудитория бирделәр, бөтен стенага куелган экран да экспертларыбызга бик ошады. Шуңа күрә ул залның үз плюслары бар. Мин атмосфераны кешеләр ясый дип уйлыйм.

Мөдәррис Әгъләмнең «Кабатланыр микән бу кичә» дигән мәгълүм шигыре искә төшә. Бер үк кичәне, бер үк лекцияне кабатлаулар буламы? Кемдер объектив сәбәпләр белән килә алмаса...

Юк. Бу безнең өчен төп принцип. Кешеләр моның шулай икәнлеген белә һәм очрашуларга килергә тырыша. Безнең менә шулай инде, чөнки темалар бик күп. Кабатлауны сорап йөрүчеләр бар, ләкин без бер әйберне кабатламыйбыз.

Хәер, искәрмә бар икән. Коллекционер Гөлшат Нугайбекова белән очрашулар нык популяр, аның лекцияләрендә кеше залга сыймый, кырыгышар кеше кертергә туры килә – бу безнең өчен артык күп. Кайбер лекцияләрне өч тапкыр кабатладык һәм моңа бик сөенәбез. Димәк, кешеләрнең милләт тарихы турында ишетәсе килә. Бу бит бик шатлыклы әйбер. «Гөлшат Нугайбекова лекциясе» дигән мәгълүматны куябыз гына – билетлар көн эчендә сатылып бетә.

Халыкның менталитетына килсәк, татарлар нинди темаларга өстенлек бирә? Әлбәттә, лекция рус телендә, ләкин шулай да аудиториягезне белеп торасыз бит инде.

Алай дип бүлә алмыйм. Ләкин шул ук Гөлшат лекцияләрен алсак, анда татарлар күбрәк инде. Анда дизайнерлар да килә, тарихчылар да... кем генә килми! Татар мәдәниятенә бәйле бөтен кеше йөри. Гөлшатта эксклюзив бар – ул коллекционер. Коллекционерлар төрле була, ул һәр әйберенең тарихын шулкадәр яхшы белә һәм һәрберсен шулкадәр тәмләп сөйли – андый итеп сөйләгән кешене мин белмим. Шуңа күрә кабатлауны сорыйлар. Без инде Мәскәүдә дә лекцияләр укып кайттык. Андагы халык! Беренче тапкырында безне беркем белмәсә дә 50 кеше килде, икенче тапкырында 90 кеше иде.

Безнең шул теманы гомер буе өйрәнгән, диссертацияләр яклаган галимнәр бар һәм теманы үзлегеннән өйрәнгән энтузиастлар – димәк, икенчеләре халыкка якынрак...

Гөлшатның лекцияләре бик төпле, мин аны үзлегеннән өйрәнгән дия алмыйм.

Ул табиб дип беләм, медицина фәннәре кандидаты.

Шунысы кызык та инде. Аның белеменә шаккатырлык! Тарихчыларның «Дөрес әйтә» дип килеп әйткәннәре бар. Аның бөтен мәгълүматының чыганагы бар – кайсы белешмәне кайдан алынганлыгы билгеле. Ул бит үз башыннан чыгарып сөйләми: «Бу тарихчы болай әйтте, монысы болай әйтте», – дип сөйли. Иң мөһиме – экспонатлары бар. Аларны музейда тотып карый алмыйсың, монда тотып карап була.

Сез экспертларны ничек табасыз һәм аларның профессиональлеген ничек билгелисез? Сезнең мәйданчыкта яңгыраган һәр сүз өчен җаваплылык тоясызмы?

Безнең топ-экспертлар бөтенесе дипломлы, бөтенесе ВУЗларда укыта. Дилетантлар юк. Былтыр бик сөенечле вакыйга булды – ике экспертыбыз – Рәзилә Ильясова һәм Светлана Авдошина сәнгать белеме буенча кандидатлык диссертациясе якладылар.

Үзегез дә филология фәннәре кандадиты. Лекцияләр укыйсызмы?

Юк. Мин лекцияләр укымыйм. Мин оештыручы кеше – сәләтемне шунда ачтым. Ничектер минем уңышлы килеп чыга: кешеләрне җыя, идеяләр бирә алам. Идея килүгә киңәшләшәбез дә, тормышка ашыра башлыйбыз. Һәр кеше үз сәләте белән туа, минем сәләтем шуны оештыра белүдәдер.

Мин һәр очрашуда үзем катнашам, тамашачыны үзем каршы алам – 12 ел шулай дәвам итә. Мин кешеләрне бик яратам, аралашырга яратам. Кешеләрне ишетә белүемне сәләт дип саныйм. Кешеләр белән аралашканда идеяләр килә. Абстракт темага сөйләшкәндә дә, кешегә кызык булган, актуаль булган темалар килеп чыга. Эшем шул!

Бездә оештыру сәләте булган кадрлар кытлыгы юк түгел. Сезне берәр дәүләт учреждениесенә, әйтик, дәүләт театрына җитәкче итеп чакырсалар, шушы рәхәтлекне ташлап, китәргә риза булыр идегезме?

Элек депутат булырга кирәк дип тә әйткәннәре булды. Әйтәм ич, мин система кешесе түгел, миңа иҗат иреге кирәк. Дәүләт эшендә булсаң, барыбер, системага эләгәсең. Безнең проект үз дәрәҗәбездә нигә уңышлы? Чөнки без иҗат иреген саклап кала алдык. Экспертларыбыз төрле җирдә лекция укый, алар да монда рәхәт булуын әйтә. Безнең өстә бер кеше дә тормый, темаларны үзебез сайлап, үзебез теләгәнне эшлибез. Әлбәттә, моның җаваплылыгы да зур, ләкин иҗат иреге миңа бик кирәк.

Хәзер төрле грантлар алу мөмкинлеге бар, грант алырга омтылмавыгыз да шуның белән бәйлеме?

Әйе, бу хакта сүз булганы бар, ләкин ул безгә туры килә торган формат түгел. Мин аңа керешеп карадым, ул минем энергиямне ала, үз табигатемә каршы барырга теләмим.

Иганәчеләр дип башлаган идек, алар ирекне кысмыймы?

Юк, эшебезне күрәләр дә, безгә 100 процент ышаналар. Эшебезне эчтән күргәч, акчаның кая киткәнен беләләр.

Үз шартларын да куймагач, үз теләгәннәрен дә эшләтмәгәч, аларга ни файда, дисәм, бик аңгыра сорау буламы? Әйтик, мәчеткә садака бирүчеләр акчаның кая киткәнен белмәгән очракта да савап эшләдем дип уйлый ала.

Кешеләргә безнең мәдәни-агарту белән шөгыльләнүебез ошый. Кешеләр бездән илһамланып китәләр икән – хәзерге ыгы-зыгылы дөньяда бу бик кирәк әйбер. Дөньяны матурлык коткарыр диләр бит, безне сәнгать коткарачак. Бездәге очрашулардан илһамланып киткән кешеләрне күрәләр дә булышасылары килә: «Ул акчаларны бу дөньядан үзебез белән алып китә алмыйбыз», диләр. Андый кешеләр күп дия алмыйм, алар бар.

Иң хәтердә калган кичә?

Мондый сорауга җавап бирә алмыйм. Без бик күп кеше белән иҗади очрашу үткәрдек. Аларның һәрберсе шулкадәр талантлы! Тамашачы, беләсезме, нәрсәгә соклана һәм шакката? «Бигрәк тыйнаклар», – дип аптырыйлар. «Чөнки алар чын профессионаллар», – дим. Алар бит үз тормышлары турында сөйли – һәр кешенең язмышы уникаль.

Без спектакльләр, кинолар карыйбыз, музыка тыңлыйбыз – аларны кем иҗат иткәнен белмәскә дә мөмкинбез. Ә ул иҗатчылар шушы әсәргә килү өчен күпме юл үткән! Безнең шушы юлны күрсәтәсе килә һәм шушы юлны күреп, кешеләр аларның иҗатына тагын да ныграк гашыйк булсын иде.

Берзаман Эльмир Низамов белән кичә үткәргәндә, ул нәрсәдер сөйли дә, хисләнеп китеп, утырып уйнап ала – безнең бит роялебез бар. Аның иҗатыннан иң таныш җыр – «Өмет йолдызы». Эльмир Низамов, дигәч шул җырга ассоциацияләр туа. Эльмир шул җырның көен уйнагач, азактан минем янга бер тамашачыбыз килде дә: «Айсылу, мин сезгә бик рәхмәтле. Бу бит минем яраткан җырым, авторы кем икәнен белми идем», – ди. Менә кемнәр өчен эшлибез без бу иҗади очрашуларны! Ул ханым шаккаткан һәм Эльмирның бөтен иҗатына гашыйк булды. Хәзер шул очрашуда булучыларның барысы да аның концертларына, музыкаль ягын ул бизәгән спектакльләргә йөри.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән ике мәртәбә очрашу ясадык – беренчесендә, әле мәктәптә вакытта 12ләп кенә кеше булган иде. Татар театрына бөтенләй йөрмәгән кешеләр иде алар, күбесе татар да түгел инде. Фәрит абый белән очрашудан соң татар театрына бездән дә артыграк йөри башладылар. Һаман йөриләр. Татарча белмиләр, наушник белән карыйлар, берсе бер спектакльгә биш тапкыр барган. Алар кеше аша театрга гашыйк булалар.

Очрашулар өчен иҗат кешесен үзегез сайлыйсызмы? Әллә үзләре дә чыгалармы?

Алай сораганнарын хәтерләмим. Мин бит бөтен җиргә үзем йөрим, үзем күрәм. Ниндидер спектакль мине илһамландырса, артистны үзем чакырам. Без сезонны һәрвакыт иҗади очрашулардан башлыйбыз, быел Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин белән очраштык. Мин аны бик яратам, ул уйнаган «Сафлык музее» спектаклен дә бик яраттым. Без бит монда әдәбиятка якын кешеләр – әсәрнең авторы, төрек язучысы Орхан Памукны да яхшы беләбез.

Аннан алдагы сезонны Миләүшә Тәминдаровадан башлаган идек. Аңа хәтле – Эльмир Низамов, аңарчы – Миләүшә Хәйруллина. Кешеләр ничектер үзеннән-үзе килеп чыга. Мин иҗат кешесен яраткан, яратмаган дип бүлмим, бөтенесе дә иҗат кешеләре.

Үткән сезон азагында без Тинчурин театры артистлары Артем Пискунов һәм Резеда Сәлахова белән очраштык. Иҗади очрашулар гадәттә рус телендә була иде, алар белән очрашу татарча узды. Чөнки тамашачыларның берсе башланыр алдыннан: «Нинди телдә уза?» – дип сорады. «Бездә гадәттә русча уза», – дим. Залдагы тамашачы: «Татарча уздырыйк», – дия башлады. Бу бик җаваплы мәсьәлә, чөнки кешеләр билет алып килгән, аңламый торган бер генә кеше булса да канәгатьсезлек туачак. Бөтенесе, хәтта татарча начаррак белүчеләр дә татарча уздыруга ризалык бирде – минем өчен бу шаккатырган әйбер булды. 12 ел эчендә беренче тапкыр шундый хәл.

Очрашу тиешле вакыттан да күбрәк барды, беркем дә чыгып китмәде. Кайбер кешеләрдән: «Аңлыйсызмы?» – дип килеп тә сорадым. «Контекст буенча аңлыйбыз», – диделәр. Артем белән Резеда шулкадәр саф әдәби татар телендә сөйлиләр – яртылаш кына аңлаганнар да риза булып тыңлап утырырлык.

«Эксперимент» уңышлы узгач, димәк, татарча кичәләр уздыру мөмкинлеге бар.

Булырга мөмкин. Бөтенесе кешеләрдән тора. Безнең бит меңләгән кешелек зал түгел, безгә һәр кеше кадерле. Шуңа да һәр килгән кешегә карыйбыз.

Ничек уйлыйсыз – татарлар билет алып нинди кичәгә яки лекциягә килерләр иде икән?

Без татарча бер лекция үткәрдек бит – искә төште. «Казан татарларының XVIII – ХХ гасырдагы архитектурасы» дигән темага лекцияне Аяз Хантимиров укыды. Ул безнең искиткеч егетебез! Русча лекция укыгач, ничектер татарча лекция турында да сүз чыкты. Унлап кеше татарча лекциягә килергә теләк белдерде. Аяз ризалашты, әзерләнде, ун гына түгел, егермеләп кеше килде. Кешеләрнең ниндидер темага татарча лекция тыңлау ихтыяҗы бар икән – эшлибез.

«Безнең рояльдә Эльмир Низамов, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан килгән иң талантлы музыкантлар уйный»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сезнең залдагы ак рояльне бик яратам. Ул монда ничек килеп эләкте? Ниндидер тарихы бардыр бәлки?

Дөресен әйткәндә, яңаны сатып алып булмый – нык кыйммәт. Ә рояль хыялым иде, чөнки иҗади кешеләр бик күп килә. Аллаһка шөкер, бик талантлы яхшы реставратор килеп чыкты һәм иске рояльне реставрацияләп бирде. Кызганыч, мин аның тарихын белмим, әмма кызыклы тарихы бардыр дим, чөнки энергетикасы бик көчле. Ул нык сизелә.

Яхшы энергетикамы?

Яхшы энергетика. Яхшы булмыйча, кемнәр уйный дип беләсез анда?

Эльмир Низамов инде.

Әйе. Анда Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан килгән иң талантлы музыкантлар уйный. Ә нинди талантлы балалар уйнады! Спиваков фонды белән эшләдек, аларга ярдәм иттек: пандемиядән соңгы авыр вакытларда үзебезнең Татарстан балалары белән бик күп концертлар үткәрдек.

Яхшы энергияне күп калдырганнар алайса. Үзегез уйный беләсезме?

Юк, уйнаучыларга гына сокланам.

Айсылу, ничек уйлыйсыз: Казанда тагын берничә шундый арт-киңлек ачарга мөмкинме? Әллә шул бер җитәме?

Безгә җитә.

Филиалы була алмыймыни?

Мәктәп булганда да без бер генә урында идек. Урынның хуҗасы булырга тиеш. Бер моментта өч җирдә була алмыйсың. Шушы 12 ел эчендә бөтен очрашуларда мин үзем булдым. Бөтен тамашачы минем буласымны белә, булмасам, шалтырата башлыйлар. Мин бит монда үземне директор дип тә санамыйм, чәйләрне дә үзебез куябыз, идәннәрне дә үзебез юабыз. Мин монда хуҗабикә кебек. Кунакларны өемә чакырган кебек хис итәм. Шуңа күрә филиал була да алмый.

Ә башка шәһәрләрдә?

Башка шәһәрләрдән килүче тамашачылар күп – алар бик илһамланып китәләр. Төмәннән килеп кызыгып киттеләр. Кызыксынган кешегә бөтен серләрне сөйли алам. «Үз шәһәрегездә шундый арт-киңлек ача алсагыз, без шат булыр идек», дим. Мин тәҗрибә белән бүлешер өчен һәрвакыт ачык.

Ә үзегез кайдан үрнәк алдыгыз?

Без беренче булдык – оялмыйча әйтә алам. Чынлап та белмим андый арт-пространстволарны. Миңа кешеләр үрнәк: аралашканда кызыклы фикерләр ишетәм, кешеләрдән үрнәк алам. Бәлки хәзер андый киңлекләр дә бардыр, юк, димим. Аллага шөкер, лекцияләр дә дөнья хәзер – музейларда да укыйлар. 12 ел элек без башлаганда алар юк иде.

Монда тагын нәрсә җитми. Кинәт кенә Аллаһ кушып, тагын бер иганәче табылып: «Ни телисең, шуны алып бирәм», дисә...

Әйбер дисезме? Бөтен әйбер бар, җитмәгән әйбер юк. Менә, яңа гөлләребез дә үсеп китте. Без быел яңа вакансия ачып, эшкә яңа кеше алдык. Безнең залны арендага да алалар – шуңа безгә администратор кирәк иде. Яңа кешебез искиткеч егет булып чыкты – залдагы гөлләрне утыртып, яңартып мәш килде. Яңа гөлләр өчен шундый шатланам.

Сез – әни кеше. Сайлау алдында калганда кайсын сайлыйсыз – мондагы чаранымы, бала белән икенче бер җиргә бару мөмкинлегенме?

Минем бала бәләкәй түгел – 15 яшь. Ул яшьтәге балага тимәвең хәерлерәк, үз көенә йөри. Бәлки, кайчан да булса: «Әни, шунда барыйк, монда барыйк», дияр – мин шул мизгелләрне көтәм. Минем кызым бик мөстәкыйль. Үзе ашарга пешерә ала, үзе артыннан җыештыра, дәрес әзерләү турында искә төшергәнем дә, булышканым да булмады. Кемдер мине дөрес әни түгел, дияргә дә мөмкин.

Кызым минем өчен эшемнең мөһим булуын белә. Лекцияләр көнендә ул миңа каядыр барырга дип әйтеп тә тормаячак. Элек ул лекцияләргә дә еш йөри иде, шушы мохиттә үсте. Мин аны тыңлый дип уйламый да идем. Ә ул белем җыйган икән, хәзер шул белемнәре килеп чыга да, «Кайдан белдең?» – дисәм, безнең лекцияләрне искә төшерә.

Сезгә бүгенге зумерлардагы кайсы сыйфат ошый?

Алар бик креатив, бик мөстәкыйль. Мин ул яшьтә андый түгел идем. Алар нәрсә теләгәннәрен белә. Иң кызыгы – алар карар кабул итә белә. Быел ОГЭга әзерләнү өчен үзе онлайн мәктәп тапкан, дәресләре шулкадәр, бәясе шулкадәр дип килеп әйтте – түләдек. Бу минем кызда гына түгел, хәзерге яшьләр шундый.

Көз көне кызым белән Кытай һәм Көньяк Кореяга бардык, мин кытай белән корея мәдәниятен яратам. Шунда Айсилә белән баруыма ничек шатланганымны белсәгез?! Чөнки минем инглиз телем анда бик ярдәм итә алмады, башка телләрне белмим. Айсилә тәрҗемәче дә, бөтен кирәк әйберне табучы да булды.

Сез Казанны яратасыз, ә Айсилә киләчәген Казанда күрәме? Минемчә, алар буыны – дөнья балалары.

Минем әти-әни Мәскәүдә 20 ел яши, энекәш тә шунда китте, ә мин «где родилась, там пригодилась» дип Казанда калдым. Хәзер, кырыктан соң, мондагы тормышымны миссиям дип җитди карамый башладым, мөгаен, каядыр бүтән җирләрдә дә яши алырмын кебек. Ә Айсиләнең монда яшәү миссиясе юк, Мәскәүдә укыйсым килә, ди. Ничек була – шулай була, балаларны кысып куя алмыйбыз.

Үзегезгә үзегез билгеләгән ул миссиянең азагы да була аламы?

Мин яхшы укытучы идем, талантлы укытучы – хәзергәчә рәхмәт укыйлар. Нык әйбәт аңлата белә идем, өлкән яшьтәге кешеләргә дә нульдән башлап инглиз теле өйрәттем. Чөнки мин укытучылар династиясеннән, мәгърифәтчелек канга сеңгән. Мин ул миссияне 12 ел алып бардым һәм билгеле бер моментта беткәнен сиздем. «Булдыра алганны эшләдем», дидем дә нокта куйдым. Хәзерге миссия – «Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту проекты.

Димәк, көннәрдән бер көнне монысына нокта куелып яңа миссия килеп чыгарга мөмкин.

Юк, димим. Чөнки без дә үзгәрәбез, дөнья да үзгәрә.

Яхшы. Яңа сезонга нинди планнар?

Минем хәзер бер хобби килеп чыкты бит әле. Кытай һәм Көньяк Кореяны яратам, дидем бит – сериалларын да карыйм. Аларның киносында бөтен кеше го (борынгы кытай өстәл уены) уйный. Кызыктым бит шуңа. Быел Россиянең Го федерациясе президенты белән таныштым, аның белән сөйләшеп шулкадәр илһамландым. Җәй буе Мәскәү тренеры белән онлайн шөгыльләнеп, го уйнарга өйрәндем. Кызым да минем янда утырды, башы ныграк эшли булып чыкты - тизрәк өйрәнде. Аннары го буенча Европа чемпионы булган Айгөл Фазылҗанова белән таныштым – хәзер бергәләп го уйныйбыз. Сентябрьдә го буенча беренче лекция үткәрәбез.

Шундый кызыксынган кешеләр күбрәк булса, монда го уйнау хыялы да бар. Искиткеч уен! Көньяк Кореяда ул мәктәп программасына кертелгән. Без бөтен гаилә белән шахмат уйныйбыз, ләкин го икенчерәк. Бая нәрсә җитми дип сораган идегез – бәлки монда го җитмәгәндер.

Тагын бер яңа әйбер – «Уку сәнгате» проекты. Ул Америкада бик популяр: «Китап белән сукыр очрашу» диләр инде аны. Ягъни, китапны төреп саталар – кеше нинди китап сатып алганын белми. Безгә туры килә торган проект дип шуңа тотындык. Жанна Коновалова проектка бик җаваплы карый, берсен сайлау өчен дә 10 китап укый. Үткән сезонда ярты ел эчендә унбишләп китап җыйдык – сатып алып бетерделәр. Ул китап кешеләргә юллама шикелле.

Сезнең кичәләрдән ризасыз киткән кешеләр буламы?

Хәтерләмим. Бәлки, безнең пространство андый скандаллы кешеләрне үзенә кертмидер... Безнең очрашуда соңыннан чәй эчү бар, риза булмаган кеше чәй эчкәндә булса да әйтер иде. «Нигә кешеләрне чәй эчертәсез», диләр, чәй ул татарның традициясе инде. Чәй – татарның ДНКсына кергән әйбер. Кешеләр бездән өчпочмак белән чәй эчмичә китмиләр.

Сезнең залга кергәндә мозаикалы идәнгә басып үтәбез? Мозаикага мәхәббәт кайдан башланды?

Эшмәкәр, меценат Исмаил Әхмәтовтан, аңа кадәр мозаика сәнгатен белми дә идем. Ул – безнең остаз. Аның белән бу мәйданчыкны ачар алдыннан таныштык. Ул безгә мозаика турында шулкадәр кызыктырып сөйләде, ул яшәгән Тарусада да булдык. Андагы матурлык! Хәзер без мозаика жанрында эшләүче рәссам Марко Бравуро белән дә дуслар...

Камал театры фойесындагы скульптура авторы бит, әйеме?

Әйе.

Ул эш сезгә ошыймы?

Бик ошый. Авторның үзен белгәч, аралашкач бигрәк тә якын – аларның иҗатына гашыйк булмыйча булдыра алмыйсың. Марконың остаханәсенә эләксәгез, ошатмаган җирдән ошата башларсыз.

Әлеге скульптурага мөнәсәбәт бик төрлечә булды: шедевр диючеләр дә, бөтенләй яратмаучылар да бар. Бәлки, ул традицион татарның менталитетына туры килмидер?

Мозаиканы аңлау өчен безгә үсәргә кирәк. Дөресен әйтим – без монда мозаика ясау буенча остаханә дә ачып карадык. Безнең халык аның тәмен тоймый. Безгә моның өчен әле үсәсе бар. Киләчәк ул. Заманча сәнгать объектын аңлау вакыты да җитәчәк.

Рәхмәт, Айсылу!

Фото: © «Интертат», Эльвира Садриева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар