Музыкант Айрат Закиров җырчыларга тел-теш тидерергә оста. Ул үзенең сторисларында һәрвакыт теге-яки бу җырчы белән ни сәбәпле килешә алмавы хакында сөйли. Аеруча да аннан Татарстанның халык артисты Вадим Захаровка еш «эләгә».
Соңгы вакытта Айрат җырчы Ләйлә Галиева белән хезмәттәшлек итә. Аның концертына килгәч, блогер Олеся Лесная Айраттан ни өчен артистларга бәйләнүе белән кызыксынган.
«Күңелле. Файда да бар. Хайплы әйбердән соң минем 6-7 банкет чыга, Аллаһка шөкер. Кешеләр дә файда ала. Әле күптән түгел генә бәрәңге турында Вадим Захаров белән бераз тарткалаштым. Бу Вадим абыйга да файда булды. Шул хәлдән соң аның концертына 700 билет сатылды», – дигән ул.
Айрат тәнкыйтькә исе китмәвен, тискәре комментарийларга тыныч каравын да әйткән. Айратка әтисе, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров та еш кисәтүләр ясый икән. Айрат сүзләренчә, ул аларга колак сала, әмма, барыбер үзенчә эшли.