news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айрат Закиров бу сезонда кайсы артист белән эшләячәген әйтте

news_top

Популяр саксофончы, сәхнәдә бии-бии уйнавы белән аерылып торучы Айрат Закиров инде әллә никадәр артист белән эшләп алды. Эш урынын, ягъни төркемнәрне алыштырып кына тора. Аның бу гадәтен белгән язылучылары музыкантның бу сезонда кайсы артист белән хезмәттәшлек итәчәге белән кызыксынганнар. (Узган сезонда ул Ләйлә Галиева, аның алдагысы елда Вадим Захаров төркемендә уйнаган иде)

Айрат бу сезонда да Ләйлә Галиевага «тугры» калачагын белдергән.

Ләйлә Галиева! Ул – мин икенче ел рәттән эшләргә калачак беренче артист, – дигән ул. – Вадим абый белән дә икенче сезонда эшләргә килешкән идек, әмма бер атна кала ул миңа: «Банкетларыңны ташла. Минем концертларда гына уйнарсың», - дип әйтте. Шундый хәл, – дип, үпкәсен белдерергә дә онытмаган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Вадим Захаров Айратның мондый төрттерүләреннән тәмам арган булса кирәк. Җырчыдан элекке музыкантына «булды, җитте» ише сүзләр кергән смс та килеп төшкән. Айрат моны, елмаюлы смайллар куеп, сторисларында күрсәтте.

Монанн алда гына ул Вадим Захаров төркеменнән китүенә шат булуын әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар