news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мәңге җырларга бирмәс иде» - Айрат Закиров Вадим Захаровтан китүенә шат булуын әйтте

news_top
«Мәңге җырларга бирмәс иде» - Айрат Закиров Вадим Захаровтан китүенә шат булуын әйтте
Фото: "Татар-информ" архивы

Саксофончы, сәхнәдә бии-бии уйнавы белән аерылып торучы музыкант Айрат Закиров быел җырчы Вадим Захаров төркеменнән китеп, Ләйлә Галиевада эшли башлады. Соңгы вакытта бик популярлашып киткән егет хәзер үзен җырчы буларак та сынап карый. Социаль челтәрләрдә Айрат Закиров үзенең Вадим Захаров төркеменнән китүенә шат булуы турында да әйткән. Ни өчен икәнлеген дә аңлаткан.

«Хәерле көннәр барчагызга да. Бүген сторисларыма: «Синең Вадимнан китүеңә без бик шат», - дип яздылар. «Мин дә шат Вадимнан китүемә», - дип язган идем, кемнәрдер моңа үпкәләде. Белмим, нигә үпкәләргә инде, чын күңелдән яздым бит. Мин хәзер Ләйлә Галиевада эшлим. Ләйлә Галиева миңа җырларга бирә. Вадим миңа мәңге җырларга бирмәс иде. Шул ук вакытта мин Вадимга чын күңелдән рәхмәтлемен. Аны бик хөрмәт итәм», – дип сөйләгән Айрат.

Ләкин музыкант, әлеге сүзләре аша, Вадим Захаров иҗатын яратучы күпсанлы тамашачының тәнкыйтенә юлыккан.

«Вадим Захаров янында җырларга сиңа әле ой-ой-ой. Шул керделе-чыктылы җырларың белән йөрсәң генә»,

«Тәртипсез, әти-әниең тиешле тәрбия бирмәгән сиңа, кызганыч», «Мин сине бик хөрмәт итә идем, бүгенге җавабың бер дә хөрмәт калдырмады», «Баянчылар җырлый башлады, хәзер – саксофончылар. барысының да җырлыйсы килә. Күпме банкетларда Вадимның җырларын җырлап акча эшләде. Ә хәзер...», «Алай шат булгач, нигә Вадимның җырларын башкарасың? Ул бит сине җырчы буларак концертларына чакырмады. Башка җырчыларда да җырлаганың булмады бит», – дип ябырылганнар яшь музыкантка.

Айратның эфирда Вадим Захаров турында «Вадим абый» дип сөйләмәвенә, язылучылары алдына яланөс чыгып утыруына да бәйләнгәннәр.

«Мин хейтер түгел, сине яратып карыйбыз. Әмма «Вадим абый» дип әйт, яме», «Дөрес язалар. Үзеңнән олыракларга «агай», «абзый» дип, хөрмәт белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннан, сез бит халык белән аралашып утырасыз бу эфирда. Өстегезгә күлмәк кисәгез дә комачау итмәгән булыр иде. Бу үз тамашачыларыңа карата хөрмәт, этикет кагыйдәсе», – дип тә комментарийлар калдырганнар.

Айрат Закиров хатасын аңлавы турында яза, әлеге кисәтүләрне игътибарга алачагын әйтә.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 12 апрель 2026
    Исемсез
    Җәмәгать, ашыгып битәрләмик баланы. Кайсыбызныкы бу малайдан артык соң әле? Таланты бар, белеме бар, чибәрлеге бар. Тагын ни кирәк инде. Әле аның сыман саф татарча сөйләшә беләме соң шәһәр яшьләре? Менә шушы егетләрдән чыга космонавтлар да, илне саклаучылар да, менә дигән ирләр дә, балаларын яхшы тәрбияләүче әтиләр дә. Танылган Вадим Захаров төркемендә Айрат бик матур чыгыш ясады, концертны яшәртте, халык аны бик яратты. Кешеләр белән үзара мөнәсәбәт коруда яшь егетнең бераз хатасы бар инде анысы. Дүрт аяклы ат та абына, кайсыбыз абынмый гына кеше булдык соң әле? Бик өстән карап хаталанмыйк әле үзебез дә. Вадим Захаровны да, Айрат Закировны да яратабыз, аларның дус, тату иҗатташ дуслар булып калуын телибез.
  • 11 апрель 2026
    Исемсез
    Рәтле генә ата- ана баласы бит югыйсә. Ә нинди тәрбиясез. Сәхнәдә кылануы гына житмәгән, монда да ни сөйләгәнен колагы ишетми бугай. Әти- әнисенә бик ояттыр, бәлки алар белән санлашмыйдыр да ул , мондый кыяфәттә утырмас иде.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар