Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айрат Ишморатов: «Кайчан да булса “Идегәй” симфоник поэмасын язачакмын»

Айрат Ишморатов – Канадада яшәүче татар дирижеры һәм композиторы. Күренекле татар язучысы, драматургы Риза Ишморат һәм танылган актриса Рәшидә Җиһаншина оныгы. “Интертат” хәбәрчесе Айрат Ишморатов белән ул Казанга кайткан арада аралашты. Айратның әлеге очрашуны оештырган абыйсы Антуан Ишморатовка рәхмәт.

news_top_970_100
Айрат Ишморатов: «Кайчан да булса “Идегәй” симфоник поэмасын язачакмын»
"Мирас" фестивале. 2017 ел.
Салават Камалетдинов

Айрат Ишморатов Канаданың Квебек шәһәрендә Лаваль университетында укыта. Студентлар оркестры белән эшли – дәресләр бирә һәм дирижерлык итә. Быел ул “Мирас” татар музыкасы фестиваленә кайтып, концертларның берсенә дирижерлык итте. Үз музыкасының Россия премьерасын ясады. Мәсгудә Шәмсетдинова музыкасын да аның җитәкчелегендә ишеттек.

Айрат, сезгә Казанның кайсы урыннары кадерле?

Без туган һәм үскән Бауман урамы бик кадерле. Ул тирәдә хәзер Әби патша каретасы тора. Без яшәгән йортка реставрация ясап, Качалов театрына кушып куйганнар. Элек ул зур коммуналь фатир иде. Бер кухня һәм бәдрәф белән җиде гаилә яшәдек. Мәктәпкә барганда Ленин урамы аша күтәрелә идем. Пассаж җимереклекләре арасында йөри идек: идәне дә ишелеп беткән, куркыныч булса да, кызык иде. Мәктәп сумкаларына утырып, Черек күлдә шуа идек. Сумкалар эштән чыккач, әни сүгә иде. Казанның барлык кадерле урыннары балачак хатирәләре белән бәйле. 39нчы мәктәптә һәм Галиәсгар Камал урамында урнашкан 3 нче музыка мәктәбендә укыдым. Миңа 14 яшендә Бауман урамыннан күчендек. Музыка мәктәбеннән соң Казан музыка училищесында, аннары Казан дәүләт консерваториясендә укыдым. Миңа барысы да кадерле.

Казанга еш кайтасызмы?

Канадага киткәч, үз-үземә дә, әти-әниемә дә ел саен кайтырмын дип сүз биргән идем. 1998 елда киткән идем, унҗиде ел буена ел саен кайтылган. Әни исән чакта дип кайттым. 2015 елда ул вафат булды.

Татарстанга төрле проектларга да кайттыгыз дип беләм.

Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры чакыра иде: “Турандот” операсы куелышында катнаштым, Шаляпин фестивалендә дирижерлык иттем, берничә мәртәбә театрның Европа турнесына чакырдылар. Фуат Мансуров исән чагында өч мәртәбә симфоник оркестр белән дирижерлык итәргә, маэстро Сладковский ике мәртәбә «Мирас» фестиваленә чакырды. “La Primavera” белән дә хезмәттәшлек итәм - Рөстәм Абязов белән күптәнге танышлар.

Ә Камал театры белән ниндидер мөнәсәбәтләр бармы?

Камал театры аерым бер тарих. Беренчедән, дәү әнием Рәшидә Җиһаншина анда 12 ел директор булды, театрның мәшһүр артистларының берсе. Балачагым шушы театрга бәйле. Җәйләр театр тирәлегендә, аның бөек артистлары арасында үтте. Әле бала гына идем - Сәлимҗанов үзе белән балыкка йөртте. Ул зур балыклар тотканда, мин кечкенә кәрәкәләр эләктерә идем. Гаҗәеп балыкчы иде ул! Шәп кеше иде! Якты кеше иде! Музыка училищесының 4нче курсында укыганда Камал театры оркестрына эшкә чакырды. Фуад Әбубакиров үзе училищега килеп: “Репетициягә кил әле, уйный алсаң, алабыз”, – диде. Өч көн эчендә «Зәнгәр шәл»не уйнарга өйрәндем. Бу минем хезмәт хакы алган беренче эшем иде.

Мәйсәрә белән Булатны кем уйный иде ул вакытта?

Белмим. Музыкант бит өстә кем җырлаганын күрми, оркестр чокырында утыра. Ике елдан Опера театры оркестрына чакырдылар. Мин баштарак ике театрда берьюлы эшләдем. Икесенә берьюлы өлгерә алмый башлагач, Камал театрыннан китәргә туры килде.

Камал театры белән эшлисем килә - тамырлар бәйләнгән. Биредә дәү әтием Риза Ишморатның спектакльләре куелган. Дәү әнием дә театр үсешенә зур өлеш керткән. Болар миңа бик кадерле. Берничә ел элек Фәрит Бикчәнтәев белән очрашкан идек. Яңарак кына театрның музыка бүлеге җитәкчесе Данияр Соколов белән сөйләштек. Алар театрда чын-чынлап симфоник оркестр булып эшли башлаганнар. Кыллы уен коралларында уйнаучылар да арткан, мин эшләгәндә җиде-сигез кеше генә иде. Димәк, хәзер бөтенләй башка ракурс. Данияр мине үзе эзләп тапты, минем музыкамны да белә икән, Бикчәнтәев белән киңәшмәкче. Бәлки, киләчәктә музыкамны кулланырга уйларлар. Минем өчен бу бик күңелле булыр иде.

Хәзер заказга эшлисезме, әллә күңел кушканга да язасызмы?

Хәзер бары тик заказга гына эшлим. Күңел өчен яки үз рәхәтемә эшләп утыра алмыйм. Чөнки иҗат - минем төп керем чыганагы. Заказлар бар. Монреальдән Виктор Гюго романы буенча операга заказ алдым. Ике елга сузыла торган зур эш. Инде өчтән бере язылды. Хәзер Канаданың балет компаниясе белән сөйләшүләр бара. Мөгаен, индеецлар темасы булыр - рухлары белән бәйле.

Татар фольклоры сезгә кызыкмы?

Миңа барысы да кызык. Әмма мин кызык өчен язып, экспериментлар ясап ята алмыйм. Мин зур стажлы, тәҗрибәле композитор. Заказ була икән, профессиональ яктан караячакмын, теманы өйрәнәчәкмен.

Бик күптәннән “Идегәй” эпосы мотивлары нигезендә симфоник поэма язарга кызыгам. Бу тематика күңелемдә 10 ел утыра. Заманында “Идегәй” турында остазым Илдус Гыйният улы Алмазовтан ишеттем. Аның идеясен әнигә әйткән идем, ул кибеткә барып “Идегәй” китабын сатып алган. Затлы тышлык белән өч телдә – инглизчә, русча һәм татарча чыккан китап. Мин аны үзем белән Канадага да алып киттем - хәзер минем китап киштәсендә саклана. Мин аны көн саен күреп торам. Кайчан да булса кулга алачакмын һәм барыбер язачакмын дип уйлыйм. Минем аны язасым килү теләге кайчан да булса барлык эшемнән дә өстен булачак. Ә бәлки Татарстан хөкүмәтеннән яки оркестрдан заказ да килер әле – андый өметем дә юк түгел.  

Кем ул Идегәй сезнең өчен? 

Идегәй - минем өчен супергерой. Легенда! Балачакта әрмән эпосы Давид Сасунскийны укый идем. Ул зур көчкә ия гигант булып тасвирлана. Ереванда атка атланган рыцарь итеп ясалган һәйкәле дә бар. Заманында, композиторлык эшчәнлегемнең башында, «Давид Сасунский» дип аталган 20 минутлык симфоник поэма да яздым. «Идегәй» дә шундый ук эпик әсәр. Бородинның «Князь Игорь» операсы кебек, дала, кыпчак биюләре... Фольклорны да кулланып... Монда бик җитди эшләргә була. Әмма болар әле башымда гына йөри. Чөнки алда 3-4 еллык заказ бар.

“Казан феномены чоры иде бит. Даими кыйналдык”

Сез бу илдә туксанынчы елларны кичергән кеше. Ничек яшәдегез?

Казан феномены чоры иде бит. Күп кыйналдым. Бер тапкыр гына да түгел. Ничек булдыра алдык – шулай исән калырга тырыштык. Үтерә дә алган булырлар иде, мөгаен. Ике юл бар иде – яки аларга кушыласың, яки гел каравыллап торачаклар. 

Кушылырга теләмәдегез инде?

Юк, беркайчан да андый теләгем булмады. Урам сугышларында катнашасым килмәде. Әлбәттә, барыбыз да йодрык болгый белә: үзара гына бәргәләшә идек, әмма сугышу остасы түгел. Мин һәрвакыт сүз белән килешеп була дип уйлый идем. Мине бик еш каравыллап тордылар, тоталар да иде. Өйгә шалтыратып, минем сходкаларга йөрүемне дә таләп иттеләр. Чыннан да, авыр чаклар иде. Ул чор балаларының бөтенесенә эләкте. Шулай да мин җиңелрәк кичердем кебек. Тирәлегемдә тәрбияле балалар күбрәк булгангадыр, бәлки. Беребез дә алар арасына керергә теләмәде, шуңа бөтенебез дә даими кыйналдык.

Тора-бара җаена төшенә башладык. Безгә кайсы районнарның үзара сугышуын белергә кирәк иде. Аларны киемнәренә карап аерып була. Үзәкнекеләр Бродовскийлар иде. Аларны Тукайныкылар кыйнап ташлый ала. Ә Кварталлар кыйнамый, чөнки дус булырга килешенгән. Шуңа Кварталларга Бродтан икәнеңне әйтеп котыла аласың. Ә Тукайныкылар очраса, качарга кирәк, чөнки үтерергә дә мөмкиннәр. Шулай яшәдек! Мәктәпкә барырга чыкканда башта ишекне ачып каранып торасың. Кеше булмаса, фью - мәктәпкә чабасың. Менә шундый балачак!

Ул еллар милли хисләрнең дә кискен вакыты иде. Мәйданнар...

Алар мине читләтеп узды. Мин кайсы да булса милләт кешесенең “сез шундый, без шундый”, дип үзен башкалардан аерып куюын яратмыйм. Андыйлардан читләшәм. Хәзергә кадәр шулай. Милли, дини җирлектә, сексуаль җирлектә булсын, ниндидер дошманлыкка каршы мин. Нинди дингә ышанырга, кемне яратырга, кем белән аралашырга – бу аның шәхси эше. Бу аның профессиональ сыйфатларына зыян китерми. Мин композитор икән, музыкам буенча бәяләсеннәр, милләтем һәм динем буенча түгел. Безнең барыбызның да бер Аллаһ. Без бер җирдә яшибез. Мин дөнья кешесе. Төрле булуыбыз каршылыкка гына китерә. Кемнәргәдер бу каршылык файдалыдыр. Максатчан шау-шу кубаралар. Ләкин бу пычрак сәясәт.

“Татарча өйрәнмәвемә үкенәм”

Татар телен бераз гына булса да беләсезме?

Мин бит совет чоры баласы: без русча гына укыдык, сайлау мөмкинлеге юк иде. Әти-әни дә безнең белән русча аралашырга кирәк дигән карарга килгәннәр. Антуан абыемның татарчасы ярыйсы әле, бераз сөйләшә ала. Ул әни белән авылда күбрәк торган. Мин азрак торганмындыр ахрысы, аңлавын аңлыйм. Әмма анысы да азая бара. Онытып бетердем диярлек. Монда торганда хәтта татарча нәрсәләрдер әйтә дә ала идем.

Балаларыгыз сезгә ничек дәшә?

“Папа” диләр. Мин үземнекеләрне һәрвакыт “әтием”, “әнием” дип атый идем. Шулай күнегелгән, аны бит инде нигә болай әйтәм дип уйлап та тормыйсың. 

Айрат, балаларыгыз үзләрен татар дип саныймы?

Беләсезме, Канадада яшәгәч, анда бит милләт темасы... ничектер үз әһәмиятен җуя бара. Әлбәттә, без булдыра алганча мәдәни кыйммәтләребезне сакларга тырышабыз. Әмма без инде күптән дөнья кешеләре. Без өч телдә сөйләшәбез, теләсә кайсы илдә яши алабыз. Шуңа да милләтнең, расаның һәм тән төсенең әһәмияте, дин дә... ничектер кискен тормый, үтмәсләнә димме... Мин үземне дөнья кешесе дип саныйм. Шуңа да татар халкына гына карыйм дип кистереп әйтә дә алмыйм. Яки рус халкына карыйм дип, яки Канада халкына... Мин алай бүлеп карауга каршы. Минем гап-гади кеше, иҗат кешесе, музыкант буласым килә. Кеше булып яшисем, яратасым, балалар тәрбиялисем, кешеләргә үз талантымны ачасым, музыкамны бүләк итәсем килә.

Ә музыкагыз аша татарлыгыгыз чыга кебекме?

Кемдер бар дип әйтә. Ниндидер пентатоника чыга.

“Мирас”та Мәсгудә Шәмсетдинова музыкасын дирижерлык иттегез. Аның иҗаты сокландырдымы?

Гаҗәеп музыка. Бик тирән. Ни әйтсәң дә, ул зур тәҗрибәле композитор инде. Эмоциональ музыка. Шәхсән миңа бик ошады.

Чын татар музыкасымы?

Ниндидер төрки музыка дияр идем. Ул бит без тыңлап өйрәнгән татар музыкасы түгел. Нәрсә соң ул татар музыкасы? Ул бит күп катламлы. Татар фольклоры бар, татар җырлары, «Тәфтиләү»не әнием ярата иде. Миннән аны сыбызгыда уйната иде. Минем өчен ул – татар җыры үрнәге. Хәзер аны башкорт җыры икән дип укыдым.

Алар өчен бөтен җыр башкортныкы. Ышанмагыз!

Миңа барыбер. Ник яһүднеке димиләр шунда. Иң мөһиме – әнием бик ярата иде. Аның көе гаҗәеп. Мин аны үземнең бер увертюрама да керттем.

Керә инде, алар бит сезгә ана сөте белән кергән.

Минем музыкада славян темасы да табалар. Россиядән авыр киттем. Миграция – зур сынау. Бер илдән икенчесенә күченү, яңа мәдәният, яңа дөнья, беркемне дә белмисең... Барысы да чит-ят. Эмоциональ стресс бик зур. Минем музыкамда борынгы рус тематикасы булуы да шуңа бәйледер. Китүем – Татарстаннан да, Россиядән дә, Советлар Союзыннан да китү түгел. Балачагымнан китү. Безнең балачак бит ул бөтен милләтләр катнашмасы иде. Минем өчен кемнең кем булуы әһәмиятле түгел иде. Хәзер кызымның классында да шулай – кытайлар да, японнар да, индуслар да укый. Кемнең нинди булуында беркемнең дә эше юк. Минемчә, телләрне, мәдәниятләрне һәм диннәрне бүлү кайчан да булса конфликтка китерергә мөмкин.

Әмма мин татар мәдәниятенә зур хөрмәт белән карыйм. Татар телен белмәвем дә зур кимчелегем. Үкенәм инде вакытында өйрәнмәвемә. Балачакта әнинең дә әйткәне булды “Үскәч үкенерсең әле”, дип. Үстем. Әйе, ул хаклы – үкенәм. Ялкау булганмын. Тел белү мәдәниятне, эчке дөньяңны баета. Хәзер булмас инде, бөтенләй вакыт җитми.

Әйтәм ич, ул вакытта милләт турында уйланмаган да. Бер класста русы да, татары да, яһүде дә бар иде. Ул вакытта яһүд дигән сүзне дә белми идем. Барыбыз да бер төрле бәхетле балалар булдык. Коммуналь фатирда бер кухняда 26 кеше яшәдек. “Минем бакчага кермә, мин синекенә кермим”, – дип бүлешеп ятканчы, миңа шулай берләшеп яшәү ошый.

Әмма кабатлап әйтәм – туган телне белү кирәк иде. Сүз уңаеннан, күптән түгел генә Төркиядә дирижерлык иттем - Измир симфоник оркестры белән эшләргә чакырганнар иде. Ышанасызмы: мин төрекләрнең сөйләшүен аңлыйм кебек - һәр биш сүзнең берсе таныш. “Сез шулай дидегезме?” – дип кабатлап сорыйм. “Әйе”, диләр. Ягъни, кайбер сүзләр таныш, кайсыларын чамалап була. Миңа шулкадәр рәхәт иде. Ә инде аларның «бер, эки, үч, дөрт, беш, алты, еди…» дип санавы татарча белән бер төрле икәнен белгәч, шулкадәр рәхәт булып китте. Оркестр белән эшләгәндә саннар аеруча кирәк. Мин аларга татарча әйтә идем. Алар аңлап елмаялар. Шуңа да мин үземне Төркиядә бик иркен һәм бәхетле хис иттем. Якты бер халәт иде.

Сезгә татар авылы танышмы? Кайсы да булса авылга кайтып йөрдегезме?

Минзәлә районының Тауасты Байлар авылы - әни авылы. Гаҗәеп матурлык анда. Һәр өч йортның берсендә туганыбыз иде. Әни авыл читенә – Кама елгасына каратып йорт салды. Уңайлы гына, җыйнак кына йорт. Ул анда майда китеп, җәй буе яши иде. 2015 елда әни автокатастрофада һәлак булды. Йорт тора.

“Яхшы кеше теләсә нинди төстә була ала”

Канада халкы менталитетында сезгә нәрсә гаҗәп тоелды? Ияләшү авыр булдымы?

Һәр илнең үз менталитеты. Һәр эмигрантның башта шокотерапия була инде. Үз-үзеңә каршы килеп булса да, ияләшергә туры килә. Мин Казанда симфоник оркестрда кларнетта уйный идем. Бирегә килгәч, дүрт ел урамда уйнадым. Университетта укыганда тормыш итү бик җиңелдән булмады. Бу кырыс тормыш тәҗрибәсе иде. Көн саен һәм көнгә берничәшәр сәгать шуның белән шөгыльләнәсең. Әмма без яшь идек һәм нәрсәгәдер ирешәсе килде. Авырлыкларга карамастан, аякка басасы килде. Иртүк тора идек, соң ята идек, эшли идек, укый идек.

Без дип хатыныгызны әйтүегезме?

Әйе. Эльвира белән бергә киттек.

Ә хәзер үзегезнең шул чакларны искә төшереп, урам музыкантларына булышасызмы?

Акча калдырып киткәләгәнем булгалый. Музыкантлар күбрәк метрода уйный бит. Минем 100 ел метрода йөргәнем юк.

Татарстаннан яңа килгән музыкантларга булышасызмы?

Безнең анда зур татар диаспорасы бар. Аларның эшчәнлегендә актив катнашам дия алмыйм. Ләкин аларның барлыгын беләм. Алар арасында дусларым күп. Казаннан күченеп килүчеләр дә байтак. Музыкантлар димим, гомумән, Казан кешеләре. Күбесе белән очрашып торабыз, бер-беребезгә кирәк чакта таяныч булырга тырышабыз. Безгә аралашуы рәхәт – аралашабыз.

Мин, мөгаен, шактый интернациональ кешедер. Миңа кешенең милләте дә, каян килгән булуы да, теле дә, тән төсе дә, дине дә әһәмиятле түгел. Яхшы кеше теләсә нинди төстә була ала. Миңа барыбер. Бу минем өчен кешене бүлеп карый торган критерий түгел. Күңеле яхшы булсын – шул мөһим. Яхшы кеше белән мин үзем сөйләшә алган теләсә кайсы телдә сөйләшәм.

Ничек уйлыйсыз, биредә калган булсагыз, шул ук Айрат Ишморатов булыр идегезме?

Юк, әлбәттә. Мин башка дөньяга күчтем кебек. 25 ел башка илдә. Башка порталда. Биредән киткәндә минем үсәсем, камилләшәсем килде. Консерватория тәмамлаганда опера театрында эшләдем. Симфоник оркестрда эшләдем, училищеда укыттым. Әмма музыкант буларак үсеш мөмкинлеге күрмәдем. Дирижерлыкка китү катлаулы - башта оркестр музыканты булып, кинәт кенә оркестрны җитәкли башласаң, ыгы-зыгы башланырга мөмкин. Шуңа күрә беркем дә белмәгән җирдә нульдән башлау җиңелрәк. Музыканттан композитор булып китү дә авыр. Психологик фактор. Бәлки, биредә калсам, тагын да күбрәккә ирешер идем – кем белгән инде. Андагы шартлар белән мондагы шартлар бик төрлечә.

Сез амбицияле кешеме?

Амбицияләрем бар иде. Хәзер дә бар. Әмма мин кеше башыннан йөрүче түгел. Амбицияләр хезмәткә бәйле. Мин күп эшлим. Көн саен музыка язам. Үз музыкамны төрле дирижёрларга, музыкантларга җиткерү турында уйлыйм. Күп еллар дәвамында шушы юнәлештә эшләвем үз җимешен бирә башлады. Мине күбрәк беләләр. Шул исәптән, күп илләрнең дирижерлары да. Минем исем яңгырый икән: «Да-да-да, без аны хәтерлибез. Партитурасын җибәрсен - башкарабыз», – диләр.

Чит илгә китәргә җыенган коллегаларыгызга нинди киңәш бирер идегез?

Телләр өйрәнегез! Америка яки Англиягә китәсез икән – инглиз телен, Франциягә – француз телен, Германиягә – немец телен. Миграциядә иң мөһиме – тел белү. Тел өйрәнәсегез килмәсә, миграция турында хыялланмагыз да. Тел – беренче! Миңа кешеләр килеп: «Эмиграция өчен нәрсә кирәк?» – дип сорыйлар. «Тел белергә кирәк», - дим. «Бу мәҗбүримени?» – диләр. Мин андыйлар белән алга таба сөйләшә дә алмыйм. Бу бит бик надан сорау. Әлбәттә, чит илгә киткәндә инглиз теле кирәк. Телсез сине беркем дә эшкә алмый, син беркемгә дә кирәкмисең. Бер генә дәүләт тә сине үз җилкәсенә утыртырга теләмәс. Каядыр китеп урнашу өчен бераз акчаң булуы да кирәк. Син җайлашып киткәнче үз-үзеңне карарга тиешсең бит.

Пандемия тормышыгызга зыян китердеме?

Концертлар өзелсә дә, зур зыян күрдем дип зарланмас идем. Канада ул яктан гаҗәеп ил, дәүләт бик булыша. Кешеләр кешечә яшәү өчен пособие алды.  Канадада проблемалар бар, әлбәттә, әмма минем сәясәткә керәсем килми. Сәясәт миңа чит, ул минем эшем түгел. Шунысы хак – биредә хөкүмәт кешегә булыша. Канадада мәдәният өлкәсенә булыша торган феноменаль система булдырылган. Дисклар яздырырга, яңа әсәрләр язарга грантлар бирелә. Мин хөкүмәт акчасына төрле илләргә барып, үз музыканмны уйный алам. Соңгы 10 ел эчендә 20ләп илдә булдым: Һиндстан, Австралия, Көньяк Америка, Европа илләре, Россиягә килдем. Музыкант өчен феноменаль ил. Әмма салкын ил. Кар күп.

Канадада музыкаль халык яшиме?

Әйе. Музыка яраталар. Европа белән чагыштырып булмыйдыр, бәлки. Шулай да Монреаль симфоник оркестры дөньядагы иң яхшы оркестрларның берсе санала.

Ничек уйлыйсыз – безнең театр анда “Шүрәле”не алып барса, яки симфоник оркестр Җиһанов симфонияләрен уйнаса, уңышка ирешә алыр идеме икән?

Әйтә алмыйм. Бу риторик сорау. Алар өчен бу өр-яңа музыка булыр иде. Алар Җиһанов музыкасы белән таныш түгел. Әгәр оркестр гастрольгә килеп программага Фәрит Яруллин әсәрен яки Шамил Шәрифуллин музыкасын кертсә, бу стратегик яктан бик дөрес булыр иде. Шамил Шәрифуллинны бит безнең замандаш дияргә була, кайчан гына вафат булды. Ул гаҗәеп музыкант. Теләк булганда бар да була.

Сезнең иң яраткан татар җыры?

«Тәфтиләү»! Әниемның яраткан көе. «Тәфтиләү»не мин кайсыдыр әсәрләремдә кулландым да хәтта. Һәм «Кара урман»…

2017 ел,

2022 ел,

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 16 апрель 2022
    Исемсез
    Бу безнен Айрат
  • 5 апрель 2022
    Исемсез
    БИК яхшы мэкалэ. Айрат белэн таныш, анын белэн горурланам БИК!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100