«Айлык 1 мең сумга алданып, дарулардан баш тартсаң – үз акчаңа сатып аласың»
Соцпакетмы, акчалата компенсацияме – 1 октябрьгә кадәр сайларга кирәк. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан ни өчен баш тартырга ярамый, соцпакеттан баш тартучылар нәрсәдән колак кага – бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында түгәрәк өстәлдә сөйләшү узды. Табиблар дәүләттән бушлай дарулар алу мөмкинлеген кире какмаска киңәш итә.
Социаль пакет ул – ташламаларга хокукы булган категорияләргә дәүләт хисабыннан дарулар һәм медицина эшләнмәләрен бушлай алу мөмкинлеге. Соцпакет кемнәргә каралган? Сугышта катнашучыларга, сугыш һәм хәрби хәрәкәт инвалидларына, барлык группа инвалидлар, шул исәптән балаларга, Ленинград блокадасында катнашучыларга. Ташламага ия булучыларның 90 проценты – инвалидлар.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Абдулганиева әйтүенчә, 1 августка Татарстанда соцпакетка хокуклы 316 мең кеше исәпләнә. Шул мөмкинлектән дә баш тартып, аны бер айга бирелә торган 1011, 64 сумга алмаштыралар. Янәсе, әле хәлләре әйбәт, кыйбатлы дарулар кирәк булмаячак... Тик без уйлаганча гына бармый шул – көтмәгәндә кешенең хәле начараеп китеп, әллә нинди кыйбатлы дарулар кирәк булып чыгуы бар. Ә бу – кесәгә ару «сугачак». Табиблар үзләре дә башта акчаны сайлап, аннары соцпакеттан баш тартуына үкенеп йөрүчеләр турында сөйләгәне бар. Кире соцпакетка кайтырга теләсәләр дә, инде соң, чөнки карарны киләсе елга гына үзгәртеп була.
– Компенсацияне сайлап, октябрьдән киләсе елның октябренә кадәр кеше шул акчаны алачак, ләкин кисәк кенә ихтыяҗ туса, бюджеттан бирелә торган кыйбатлы препаратлардан мәхрүм калачак. Хастаханәгә эләксә, анда, билгеле, бушлай дәвалыйлар, ләкин бит әле чыккач та дарулар кирәк, аларын инде үзе сатып алачак, – ди Диана Абдулганиева.
Ул йөрәк-кан тамырлары авырулары, онкология, сулыш органнары чирләре, шикәр авыруын дәвалау өчен препаратларның бәясе елына бирелә торган 15 мең сумнан күпкә кыйммәт булуын ассызыклады.
«Йөрәк чире белән авыручылар арасында соцпакеттан баш тартучылар юк диярлек»
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким үлем структурасында инде ничә еллар йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары беренче урында саклануын искәртте. Йөрәк-кан тамырлары системасы патологияләре таралышы 40 проценттан артык. Бу – халыкның яртысы йөрәк-кан тамырлары патологияләреннән интегә, дигән сүз, инфаркт, инсультлар шуннан килә, – ди Ким.
Табиб сүзләренчә, авыр чирдән соң стандарт дәвалау кимендә өч препараттан тора, биш-алты препарат кирәк булуы да бар. Йөрәк белән хастаханәгә кереп яттың исә, өйгә чыктың да оныттың димә, пациентларга даруларны шактый озак, ә кайчак гомер буе эчәргә кирәк.
– Әгәр кешенең берәр хроник чире бар икән, бушлай дарулата тәэминатка хокукны саклап калу мөһим. Әгәр йөрәк өянәге булса, пациентка операция ясап, аягына баса, тик ОРВИ гына түгел бит, дәваландың да бетте түгел, инфаркт, инсультлар озак дәвалана. Даруын эчмәсә, пациентның хәле начараячак. Инсульт һәм инфаркт кабатлануы да ихтимал.
Арзанрак дарулар алган очракта да, бәясе 300 сум тирәсе, биш төрле дару эчәсе булса, 1500 дигән сүз. Ә арзанлыга алмаштырып булмый торган уникаль формулалы кыйбатлы дарулар да бар бит, аларның бәясе – айлык курс өчен өч мең сумнан биш мең сумга кадәр дә була, – ди Зөлфия Ким.
Казанның 7 нче хастаханәсе кардиология бүлегендә сораштыру уздырганнар. «Ике-өч ел элек соцпакеттан 2-3 баш тартучы булса, октябрьдә сезгә яңадан гариза язарга кирәк, дия идек. Хәзер акчалата компенсация сайлаучылар юк диярлек», – ди кардиолог.
«Яман шеш белән авыручы бер кешене дәвалау елына 10 млн сумга кадәр җитүе ихтимал»
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Ногманов сүзләренчә, яман шеш белән авыручылар арасында соцпакеттан баш тартучылар – 36 процент. Ә даруларны сайлаучылар дәвалануның кыйммәткә төшүен аңлый, шуңа дөрес карар кабул итә.
– Онкологик чир мәкерле. Ахыры ничек бетәсен әйтеп булмый. Республикадагы 111 меңнән артык пациент безнең диспансер күзәтүендә. 111 меңнән артык кешенең 50 меңнән артыгы – инвалид. Яман шешле пациентлар дарулардан баш тартуның куркынычын аңлый, чөнки чир кабат кайтырга мөмкин. Яман шеш белән авыручы бер кешене дәвалау елына 10 млн сумга кадәр җитүе ихтимал. Әле дәваланып терелгәннән соң да шеш кабат үсәргә мөмкин.
Пациент дәваланып чыккач та, ике яки хәтта ун елдан кабат безнең янга кайтырга мөмкин. Ул вакытта нур һәм радиотерапия дә кирәк, дарулар миллионлаган сум булырга мөмкин. Әгәр кеше ташлама урынына акча сайлаган икән, дәүләттән бушлай бирелгәннән тулысынча файдалана алмаячак. Онкопрепаратлар витамин түгел, аларны болай гына даруханәдән табып булмый, – дип кисәтә табиб.
Шикәр чире булганнарның да соцпакеттан баш тартмавы хәерлерәк. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар эндокринологы Мария Шәйдуллина шундый киңәш бирә.
– Республикада шикәр чире диагнозы белән 1,5 меңнән артык бала һәм яшүсмер яши. Инсулин булмавы – газаплы үлем дигән сүз ул. Шикәр авыруы булганнарга инсулин гына түгел, глюкометрлар да, тест-полоскалар да, башкасы да кирәк. Бу чыгымнарны соцпакет каплый, – диде ул.
«Дәүләт биргән мөмкинлекне саклау – сәламәтлекне иминиятләштерү»
Диана Абдулганиева, социаль хезмәтләр программасында калучылар үз сәламәтлеген иминиятләштерә, дип саный, чөнки препаратлар белән ул, һичшиксез, тәэмин ителә.
– Бер сайлагансың икән, октябрьдән соң инде карарны үзгәртеп булмый, киләсе елны көтәсе була. Сәламәтлеге какшаса, даруларны үз акчасына ала.
Инвалидларга әллә ничә төрле дару кирәк. Ә аларның бәясе кыйбатланырга да мөмкин. Шикәр чире яки артериаль гипертензия булган пациентларда диспансеризация вакытында башлангыч стадиядә яман шеш ачыкланмас дип, беркем әйтә алмый бит, – ди баш терапевт.
Табиб моны машина страховкасы белән чагыштырды.
– Без ОСАГО сатып алганда, беркем сорап тормый бит, шул сумманы барабыз да түлибез. Шуңа дәүләт биргән мөмкинлекне саклау – сәламәтлекне иминиятләштерү, – ди Диана Абдулганиева.
Былтыр соцпакет сайлаучыларны белгечләр, 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына барып, акчалата компенсациядән баш тарту турында гариза язарга өндәде. Моңарчы да соцпакет буенча дарулар алганнарга яңадан барып торырга кирәкми, алар өчен соцпакет вакыты үзеннән-үзе озайтыла.
Программа 2005 елдан гамәлгә ашырыла. Бу елга республикада программа буенча 1 млрд 921 млн сум каралган.