Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Закирҗанова куанычы белән уртаклаша

news_top_970_100
Айгөл Закирҗанова куанычы белән уртаклаша
Айгөл Закирҗанова архивыннан

Җырчы Айгөл Закирҗанова зур шатлыгы белән уртаклашты. Аның улы Адель Казан нефтехимия көллиятенә укырга кергән.

«Бу көннәрдә зур куанычыбыз бар – улым студент булды. Мәктәпне гел яхшы билгеләргә генә тәмамлаган иде. Документларын Казан нефтехимия көллиятенә һәм спорт юнәлешендәге бер көллияткә тапшырдык. Чөнки Адель кечкенәдән милли көрәш, бокс, волейбол белән шөгыльләнә.

Нефтихимия көллиятенә килеп керү белән үк, безгә «балларыгыз югары, бюджет урынына эләгәсез» диделәр. Икенче көллияттә дә, нормативларны бик яхшы үтәп, югары балларга лаек булды. Әмма, яхшылап киңәшкәннән соң, Казан нефтехимия көллиятендә тукталырга булдык. Туганнарыбыз арасында да нефтьчеләр күп, улыма бу һөнәр яхшы таныш.

Улым – авылда, әти-әнием тәрбиясендә үскән бала, беләсез инде. Аны үстергән әти-әниемә, укыткан укытучыларына зур рәхмәт әйтәсем килә. Аның мәктәпне уңышлы тәмамлавы, Казандагы уку йортына, бюджет урынына керә алуы – бик зур горурлык һәм бәхет», – ди Айгөл.

Айгөл Закирҗанованың улына әнисенең җырлау сәләте дә күчкән икән. Адель – төрле бәйгеләр лауреаты.

«Матур җырласа да, соңгы вакытта җырлау теләге кими төште. Үземнең исә улымны сәхнәдә күрәсем, аның белән дуэт та яздырасым килә. Теләге булса, мин аны үз төркемемә дә алыр идем. Әмма улымның башка кызыксынулары да күп. Ул хәзерге вакытта бик җитди итеп дизайн белән шөгыльләнә, күп җырчыларга фото һәм видеотышлыклар ясый, рилслар төшерә», – дип сөйләде Айгөл «Интертат»ка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100