Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл – Ришат Шәйхетдиновлар җәйне ничек үткәрә?

news_top_970_100
Айгөл – Ришат Шәйхетдиновлар җәйне ничек үткәрә?
социаль челтәрләр

«Интертат» җырчы Айгөл – Ришат Шәйхетдиновларның хәлен белеште. Иҗади гаилә Чаллы читендә үз йортлары белән яши. Җәйне бушка уздырмыйлар – ду китереп мунча салып ятышлары икән. 

«Үз йортыбыз белән торсак та, әле мунчабыз юк иде. «Булмый бу болай, Ришат», – дидем дә, җәй башында, тәвәккәлләп, мунча салырга тотындык. Инде күтәрдек, эчен генә ясап бетерәсе калды. Концертларда эшләп кайтканнан соң рәхәтләнеп мунча чабынырлык булсын иде. 

Бакчабыз бар, анда кыяр-помидор, бөтен төр яшелчә үстерәбез. Быел бакчаларны кырау сукты, дип зарланышучылар күп булса да, йорт ышыгында үскәнгәдер, бер әйберебезгә дә зыян килмәде, барысы да исән-сау, Аллаһка шөкер.

Иҗатка килгәндә, Сабантуйларда чыгышлар ясадык. Үз студиябез булгач, Чаллы театры яңа спектакльләргә фонограммалар яздыруыбызны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Ришат күбрәк шуның белән мәшгуль.

Быел кызыбыз 1нче сыйныфка укырга керә. Аны 2нче татар гимназиясенә бирәчәкбез, чөнки олы улыбыз Рәсим дә шунда укый. Үзенең дә абыйсы янына, татар гимназиясенә керәсе килде. Балаларыбыз татарчаны яхшы аңлый, ләкин русчалы-татарчалы сөйләшәләр. «Әни, мин татарча аңлыйм, борчылма», – диде инде кызым. Әлеге гимназияне бик яратабыз, анда балалар өчен җаным тыныч», – дип сөйләде безгә Айгөл.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100