Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Нәбиуллина операция ясаткан: «5 ел элек миндә тире рагы ачыкланган иде...»

news_top_970_100
Айгөл Нәбиуллина операция ясаткан: «5 ел элек миндә тире рагы ачыкланган иде...»
"Татар-информ" архивы

Шушы көннәрдә сторислары аша Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллинаның хастаханә юлында, өстәвенә, онкология бүлегендә йөрүен күргән идек. «Аллаһка тапшырдык», – дип язды ул хастаханәдәге фотосы янында. Айгөлнең хәлләрен үзенә шалтыратып белештек.

Моннан 5 ел элек миндә тире рагы – базалиома булуы ачыкланган иде. Косметолог: «Нинди бетми торган әйбер соң бу синең, үсә дә үсә», – дип, мәҗбүри рәвештә дерматологка, дерматолог исә онкологка җибәрде. Ул минем борыным кырыенда. Тональ крем белән каплап, хәйран гына йөргән идем инде. Кичекмәстән операция ясадылар. Хәзер менә, 5 елдан соң, яңадан үсә башлаган.

Мине инде учеттан да төшергәннәр иде. Дөрес, алдырган вакытта рецидив булу мөмкинлеге турында кисәттеләр, сакланып йөрергә куштылар. Миңа кояшта кызынырга, солярийларга йөрергә ярамый.

Бер тапкыр башымнан үткәч, бу юлы чыга башлау белән үк нәрсә икәнлеген аңладым. Хастаханәгә, онкология бүлегенә киттем. Тагын бер тапкыр операция ясатырга туры килде.

Вакытында алдырсаң, куркыныч түгел, диләр дә инде аны. Иң мөһиме – сөяккә үтмәсен һәм метастаза бирмәсен, башка органнарга таралмасын. Ләкин, рак ул барыбер рак булып кала. Шуңа күрә, бетчә кебек әйберләр чыгып, озак төзәлмичә йөрсә, шунда ук табибка барырга кирәк. Аның начар чир булып чыгуы да ихтимал, – дип киңәшләрен бирә Айгөл Нәбиуллина.

Айгөлгә сәламәтлек, авыруының башка кабатланмавын теләдек. Ул үзе дә барысы да яхшы булачагына ышана. Гомумән, Айгөл һәрвакытта да бары тик уңай фикерләр белән яши торган кеше булуын билгеләп үтте.

Мин үзем – һәрвакыт позитив уйлаучы кеше. Минем белән бар да яхшы һәм яхшы булачак дип яшим. Башыма начар уйлар кертмим.

Әлбәттә, онкология бүлеге – йөрәкне әрнетә торган урын. Анда елмаеп, шатланып йөргән бер генә кеше дә юк. Табибка бушлай эләгүе бик кыен, язылып килсәң дә, өчәр сәгать чиратта утырырга кирәк. Мин анда чират торганда да башка авырулар белән бик аралашмаска тырышам… Чөнки авыруларның үзара сөйләшкәнен ишетү күңелне актара. Шик туа, син дә үзеңне эчтән ашый башларга мөмкинсең. Шуңа да мин, наушник киеп, берәр хикәя тыңлыйм, – диде ул.

Әле күптән түгел генә «Чулпан» мәдәният үзәгендә Айгөл Нәбиуллинаның иҗат кичәсе узган иде. 50 яшьлеген ул тамашачысы белән каршылады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100