Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариеваның кызы әтисенең өчендә: «Әтием янәшәсендә гел яхшы кешеләр булды»

news_top_970_100
Айгөл Бариеваның кызы әтисенең өчендә: «Әтием янәшәсендә гел яхшы кешеләр булды»
Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Айгөл Бариеваның ире, мәрхүм Линар Юсиповның өчен уздырганнар. Коръән ашына Линарның якыннары, дуслары, хезмәттәшләре җыелган. Җырчы бу хакта социаль челтәрләрдә яза, фото-видеолар белән уртаклаша. 

Коръән укылганнан соң аш мәҗлесе Линар Юсипов турындагы җылы сүзләр, якты хатирәләр белән дәвам иткән. 

«Өч көн синсез. Син беркайчан да зур табыннар, мактау сүзләре яратмадың, шуңа күрә туган көннәреңне дә уздырмадың. Хәтта синең 50 яшьлек юбилееңны да тыйнак кына итеп билгеләп үттек.

Сиңа һәрвакыт үзеңне мактаганнарын тыңлау авыр булды. Син биииик тыйнак…

Бүген менә барыбызны бергә җыйдың. Туганнарыңны, бергә хезмәт иткән дусларыңны, хезмәттәшләреңне. Әмма мондый сәбәп белән җыелырга тиеш түгел идек без…

Мин беләм һәм ышанам - син бүген безнең белән идең һәм синең истәлеккә яңгыраган һәр сүзне ишеткәнсеңдер.

Син бик изге көннәрдә китеп бардың. Бүген миллионлаган мөселманнар Мәккәдә. Нәкъ менә хәзер, шушы көннәрдә бөтен догалар кабул була.

Линарым, син изге кеше идең. Урының оҗмахта, рухың шат булсын», - дип яза ул социаль челтәрләрдә.

Аш вакытында Линар Юсипов турында бик күп истәлекләр яңгыраган. Мәрхүмнең кызы Айлинә дә күңелгә үтәрлек сүзләр әйткән. 

«Әтием әнием белән теләгән кадәр үк озак итеп яши алмады, әмма аларның тормышы искиткеч якты, вакыйгаларга бай булды. Бик күп кешеләр мондый тормыш турында бары тик хыяллана гына ала. Камил белән безнең бөтен теләгән нәрсәбез дә булды. Без моның өчен әти-әниебезгә чиксез рәхмәтле. Бүгенге без – аларның уртак тырышлыгы. Без аларның иң яхшы сыйфатларын үзебездә туплаганбыз. Гаделлек, башкаларга ярдәм итү, Аллаһы Тәгаләгә ышану – боларның барысын да  алар бездә кечкенәдән тәрбияләделәр.

Әтием үзе яхшы кеше булгач, янәшәсендә дә гел изге күңелле, юмарт, яхшы кешеләр генә булды. Мин әтием белән чын күңелдән горурланам», – дип сөйләгән Айлинә. 

«Балам минем, кызым. Бу көннәрдә балаларым кисәк олыгаеп киттеләр. Линарым, алар мине саклыйлар һәм ярдәм итәләр. Миңа алардан өйрәнергә кирәктер: нык булырга, зирәклеккә, мондый югалтуны кичерергә… Болар барысы да синнән күчкән бит аларга. Синең иң яхшы сыйфатларыңны алар үзләрендә туплаган», - дип язган Айгөл Бариева кызы сөйләгән видеоны куеп. 

 

Фото: © Айгөл Бариеваның телеграм каналыннан

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 июль 2022
    Исемсез
    Япь яшь кое атисез калдылар, без 50 яшьта да улмасалар гена ярар иде дип елый идек.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100