Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева зур үзгәрешләр көтелүен хәбәр итте: «Сез башка Айгөлне күрәчәксез»

news_top_970_100
Айгөл Бариева зур үзгәрешләр көтелүен хәбәр итте: «Сез башка Айгөлне күрәчәксез»
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Айгөл Бариева социаль челтәрдәге сәхифәсендә юбилей концертына әзерләнүе хакында хәбәр итте. Һәм ул яңа образын да күрсәтте.

«Бу – минем өчен юбилей елы һәм үзгәрешләр елы, мөгаен. Әкренләп, юбилей концертына әзерлек башланды, яңа образлар әзерлибез, костюмнар тегәбез. Бер өлешен генә әйтә алам – сез башка Айгөлне күрәчәксез…

Ә мин репертуарымны барлыйм, сценарий әзерлим. 30 елдан артык шундый күп җырлар башкарылды. Кайсыларын җырлыйм икән юбилей концертында?» – дип мөрәҗәгать иткән җырчы тамашачысына.

Җырчының иҗатын яратучылар «Бер дога», «Син онытма җирдә мин барын», «Зәңгәр кыңгыраулар» җырларын сораган. «Концерт буе һәр җырыңнан берәр күплет башкарсаң да, концерт вакыты җитмәс, мөгаен», – дип язган бар җырларын да тыңларга әзер тамашачы.

«Һәрвакыттагыча матур образлар тудырырсыз, дип уйлыйм. Яулык сезгә шулкадәр килешә, гел яулыктан йөргән сыман»;

«Сезгә ничек киенсәгез дә килешә, чөнки сезнең күңелегез чиста»;

«Айгөл, күз тимәсен, бик матур образ», – дип комментарийлар калдырганнар яңа образына.

Айгөл Бариева Кече хаҗ сәфәренә киткән: «Линарым белән бергә барырга тиеш идек...»

Айгөл Бариева, Гомрә хаҗыннан кайткач, яулыктан йөриячәкме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100