Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева Кече хаҗ сәфәренә киткән: «Линарым белән бергә барырга тиеш идек...»

news_top_970_100
Айгөл Бариева Кече хаҗ сәфәренә киткән: «Линарым белән бергә барырга тиеш идек...»
социаль челтәрләр

Айгөл Бариева Яңа елны үзенең иң төп хыялларының берсен тормышка ашырудан башлаган – Кече хаҗ сәфәренә кузгалган. Җырчы анда үзенең мәрхүм тормыш иптәше Линар белән барырга ниятләгән булган.

Монда без Линарым белән, ул үлгән елны, бергә барырга тиеш идек. Өлгермәдек…

Аллаһыма шөкер, миңа насыйп булды. Мин бу көнне бик көттем. Эчемдәге кичерешләремне, дулкынлануны сезгә аңлата да алмам кебек. Юлга чыгар алдыннан 1 атна кала, хәтта, йокы да кермәде..

Безгә хәерле, изге юллар теләгез, дусларым, туганнарым. Сезнең белән, һәрвакыттагыча, бүлешеп барырга тырышырмын. Исән-сау йөреп кайтырга язсын. Изге ниятләребез кабул булсын, – дип яза Айгөл Бариева үзенең Телеграм-каналында.

Җырчы хаҗ сәфәренә үзенең бик хөрмәт иткән дин әһеле – Рамил хәзрәт Юныс җитәкчелегендәге төркем белән кузгалуын хәбәр итә.

Теркәлүне уңышлы гына үттек. Хәзер аэропортта. Менә безнең җитәкчебез Рамил хәзрәт. Хәзер, бергәләп, иртәнге намазны укыйбыз. Мин нәкъ менә Рамил хәзрәтне көттем бу изге сәфәргә барыр өчен. Башкалар гафу итсен, әмма аннан да яхшырагы юк, – ди Айгөл Бариева.

Без бик изге саваплы ай – Рәҗәп аенда барабыз хаҗга, – дип кушыла аның сүзләренә Рамил хәзрәт. – Догаларыбыз кабул булсын. Сезгә дә догалар кылабыз. Киләчәктә сезгә дә безнең белән Умра хаҗы кылырга насыйп булсын, – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100