news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева яңа образда чыгыш ясарга бик борчылган

news_top
Айгөл Бариева яңа образда чыгыш ясарга бик борчылган
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Айгөл Бариева социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа образда беренче тапкыр чыгыш ясавын белдерде. Ул алдан зур үзгәрешләр көтелүен, «сез башка Айгөлне күрәчәксез» дип хәбәр иткән иде.

«Бүген беренче тапкыр менә шулай эшлим. Дөресен әйтәм, бик борчылдым. Минем өчен бу – бик җаваплы, бөтен нечкәлекләренә кадәр уйладым. Исламның барлык кешеләр өчен матур һәм якты булуын телим.

Әлһәмдүллиләһ, Аллаһы Тәгалә көч бирде. Яңа вазифада бүген беренче тапкыр чыгыш ясадым», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан җырчы.

Җырчы матур образ турында сораулар күп булачагын уйлап, «бу матур абайяны Мәккәдән алып кайттым» дип тә язган.

Айгөлнең иҗатын һәм тормышындагы үзгәрешләрне күзәтүчеләр яңа образның килешле булуын һәм соклануларын белдергән.

Фото: Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар