Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева халык артисты исеме бирелү турында: «Мин 30 ел көттем»

news_top_970_100
Айгөл Бариева халык артисты исеме бирелү турында: «Мин 30 ел көттем»
Рәмис Латыйпов фотосы һәм видеосы

«Татарстанның халык артисты» исеменә лаек булган җырчы Айгөл Бариева «Интертат»ка үзенең әлеге бүләкне мәрхүм әтисе Шамил Бариевка багышлавын әйтте.

«Мин Аллаһы Тәгаләмә, халкыма, җитәкчеләргә, әти-әниемә рәхмәтлемен! Бу олы бүләкне әтиемә багышлыйм. Әлеге мактаулы исемне әтием үлгән елны алырга тиеш иде. Мин шунда үземә сүз биргән идем әтием өчен шушы олы бүләкне алырга дип. Әлхәмдүлилләһ, мин 30 ел көттем, 30 ел килдем бу көнгә», – диде ул.

Шулай ук бүген, Тукай туган көнне, Татарстанның халык артисты исемен җырчылар Эльмира Кәлимуллина, Вадим Захаров, Вәис Бәйрамов, Айгөл Бариева, Равил Галиев һәм Татарстан Республикасы Халык уен кораллары дәүләт оркестры концертмейстеры һәм солисткасы Гүзәл Мөхәммәтдинова, Кәрим Тинчурин театры актрисасы Лилия Мәхмүтова, Казан дәүләт яшь тамашачы драма театры артисты Гүзәл Шакирҗановалар да алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100