Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева ире Линар Юсиповның иң яраткан җырын әйткән

news_top_970_100
Айгөл Бариева ире Линар Юсиповның иң яраткан җырын әйткән

Айгөл Бариева «Линарым минем җырлавымны бик теләгән иде» дигән пост язган һәм җырны урнаштырган.

Ул ире белән соңгы тапкыр урамда йөргәндә җырлар темасына да сөйләшкәннәрен әйтә. Айгөл Бариева соңгы араларда концертларны азрак куйганын әйтеп, киләсе концерты 50 еллыкка гына булыр дип әйткән. Ире аңа: «Ничек телисең, син яхшырак беләсең. Әмма җырларга кирәк, синең 50 еллыкка ныгытып әзерләнергә кирәк. Яңа җырлар кирәк сиңа, яңа аранжировкалар», – дигән.

«Ике атна элек безнең соңгы бергә уздырган көндә шундый сөйләшү булды. Аннары ул миңа татар эстрадасына кызыксынуны нәкъ мин уятканны әйтте. Аннары ул минем репертуардагы үзе иң яраткан җырларны әйтте һәм аларны юбилей концертына кертергә кушты. Алар арасында бу җыр да бар. Мин беләм – ул аны бик ярата иде. Наушникларда берничә тапкыр җырладым. Монда синең өчен калсын, Линарым», – дип язган Айгөл Бариева.

«Се җырлагыз. Җырлап аккан сагышларым булса, җырлап ачам якты күңелемне, Хәләлегезнең рухлары шат, урыннары җәннәт түрләреннән булсын».

«Беренче тапкыр ишетәм бу җырны. Нинди матур. Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсен».

«Күзләрне йомып тыңласаң, үзеңне чишмә янында дип хис итәсең», – дип язган дуслары. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100