Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева «иренең вафатыннан соң ничек яши икән» дигән сорауга җавап биргән

news_top_970_100
Айгөл Бариева «иренең вафатыннан соң ничек яши икән» дигән сорауга җавап биргән
Фото "Татар-информ" архивыннан

Айгөл Бариева социаль челтәрдәге сәхифәсендә күңеленә тигән теманы кузгаткан. Әти-әнисен яшьли югалткан җырчының ире Линар Юсиповны җирләвенә 4 июльдә 1 ел була.

«Ул иренең вафатыннан соң ничек яши икән?» 

Ничек яшәсен! Яхшы яши! Бөтен җиргә йөри, елмая, көлә, үзенә машина алган, ремонт ясаган, тагын кияүгә чыккан! Аның барысы да яхшы!» – дигән сүзләр ишеттем мин икебезнең дә язмыш охшаш хатын турында. 

«Башкаларның бу хәлгә карашын ишетеп, чираттагы тапкыр, минем турында да шулай уйлыйлардыр, дип куйдым. Кешеләр нәрсә күрергә һәм ишетергә тели, бары шуны күрә һәм ишетә бит. «Сукырга күрсәтеп булмый, чукракка – сөйләп, аңгырага – исбатлап», – дигән өземтә белән тәмамлыйм әле. 

Алга таба яшибез. Ә калганы... Нәрсә телисез – шуны уйлагыз», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан ул. 

«Тормыш дәвам итә» дип язучыга «Безгә язган калган тормышны матур итеп яшәп калыйк», – дип җавап биргән җырчы. 

«Тапкан була, чапкан була. Дөньясын куган була. Алсу алма тураса, ул алмасы суган була» дигән шигырь юллары килде күңелгә», – дип язган Алмаз Мирзаянов.

Айгөл Бариева ирен соңгы юлга озатты: «Сынап та карый язмыш Айгөлне»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100