Узган төндә җырчы Айгөл Бариеваның ире Линар вафат булды. Айгөл ире белән 2 июльдә төшкән соңгы фотоны социаль челтәрләрдә күрсәтте һәм мәрхүм белән хушлашу вакыты турында хәбәр итте.
«Минем Линарымны белгән яраткан һәм хөрмәт иткән кешеләр өчен – соңгы юлга озату бүген 10.00 сәгатьтә 7 нче хастаханәдә була. (Адресы – Казан, Чуйков урамындагы 54 нче йорт)», – дип яза җырчы.
«Мин синең янда көчле булганмын икән, хәзер ни буласын да белмим. Ник киттең син шулай иртә, ник киттең», – ди Айгөл.