«Айгөл Әхмәтгалиеваны күргәч, яшисе килә башлый», яки Җыен бала-чага юбилей яшенә җитте
Бер автобус төялеп, язучылар матур гына буранлап торган бер иртәдә Казаннан Чаллыга килеп төште. Биредә, беренчедән, мәктәпләрдә, Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафинның инициативасы һәм киң колачы белән, Татар әдәбияты көннәре үтсә, икенчедән Айгөл Әхмәтгалиеваның түгәрәк даталы туган көне тантанасы иде.
Ул көнне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Берлекнең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, язучылар Әнвәр Шәрипов, Алинә Хәбибуллина 29нчы гимназия укучылары белән очрашты. Ләбиб Лерон, Газинур Морат, Вахит Имамов, Илсөяр Иксанова, Илфак Ибраһимов, Фатих Кутлу, Равилә Шәйдуллина, Әлфәт Закирҗанов, Рафис Корбан һ.б. язучылар Чаллы бүлегендәге каләмдәшләре белән берлектә, шулай ук, шәһәрнең төрле мәктәпләрендә очрашуларда булды. Очрашулар бик шәп, дип сөйләде язучылар. Балалар да бик әзерләнгәннәр, ди. Афәрин!
Чаллыда әдәбият көннәренең икенче өлеше – Айгөл Әхмәтгалиеваның юбилей кичәсе – драматургның Чаллы театрында куелган «Капка» спектакле белән башланып китте. Бу – Айгөлнең башта проза буларак язылып, халыкара премияләр алган, соңрак автор тарафыннан пьесага әйләндерелгән әсәре. Айгөл Әхмәтгалиева беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында язарга алынгач, аның тарихын өйрәнеп йөргәндә, бер авылда йортсыз калган иске капкага юлыккан, һәм язучының нечкә күңеле шушы капка хуҗалары турында әсәр тудырган.
Спектакльне беренче каравым түгел. Дөресен әйткәндә, «Ватан» төшенчәсенә киңрәк карарга теләгән күңелем башта капка хиссиятен аңлап та бетермәгән иде, әмма караган саен, Касыйм язмышы тирәнрәк үтеп керә икән ләбаса. Мөмкинлеге булган һәр барчагызга бу спектакльне карарга киңәш итәм. Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловның яңа эстетика белән куелган спектакле төрле зәвыклы тамашачыны бер залга җыя аладыр.
Инде тантананың спектакльдән соңгы өлешенә – котлау тантанасына килик.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Хөрмәтле җәмәгать! Беренче эш итеп Татарстан Республикасы Рәисе фәрманын укып үтмәкче булам. Мин ул Указны яттан беләм, аңа 9 ноябрьдә кул куелган. «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге уңышлары өчен, нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге өчен Муллагалиева Айгөл Габдулла кызына (Айгөл Әхмәтгалиевага) «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә». Айгөлгә дәрәҗәле исемнең билгесен Кремльдә үзем тапшырам, диде. Марат Әхмәтов янәшәдә «Ак чәчәкләр»не (Айгөл Әхмәтгалиева шигыренә язылган җыр. – авт.) җырлап торырга да мөмкин әле. Мин Айгөлне Татарстан Язучылар берлегенең «Әдәбияттагы казанышлары өчен» дигән медале белән бүләклим...»
Тыйнак ханым Айгөл Әхмәтгалиева күкрәгенә медаль тактыру өчен киерелеп басып тормады. Җәлт кенә медальне кулына алды.
Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов: «Кичә алдыннан спектакль карамасак, бу кичә икенче төрлерәк барыр иде. Спектакльне карагач, һәрберсе үзе турында да уйлагандыр. Бөтенебез Чаллыга җыелдык – бәхет эзләп, акча эзләп, фатир алырга... Һәркем туган нигезен искә алып яши – кемдер кайта, кемдер кайтмый, кемдер «кайтасы килә» дип кенә яшидер, кемнедер ире-хатыны җибәрмидер... Һәр атна саен безнең якташлар очрашуы була. Шушы очрашуларда һәрберебез туган ягын искә ала, кешеләр бер-берсенә ярдәм итеп яши.
Айгөл, сезгә кичәне һәрберебезне күңеленнән туган ягына кайтара торган спектакль белән башлап җибәрүегез өчен рәхмәт! Без күп иҗат кичәләре уздырдык. Алар өлкән яшьтәге әдипләр иде. Беренче тапкыр шундый яшь ханымның кичәсен күрәм. Сезгә исәнлек-саулык, бик озак «әти-әни» дип әйтеп яши алу бәхете телим. Без сезгә спектакльләрегез, җырларыгыз һәм китапларыгыз өчен рәхмәтлебез».
Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин: «Биредә экранда Ркаил Зәйдулланың «Айгөлнең хикәяләрен укыгач яшисе килә» дигән сүзләре язылган иде. Ә безнең Айгөлнең үзен күргәч тә яшисе килә башлый.
Аяз Гыйләҗевның шундый сүзе бар: «Әдәбият ул шундый нәрсә – кинәт кенә бер кеше килеп чыга да, әдәбият мәйданында ат уйната башлый». Айгөл нәкъ шулай булды – аның иҗаты Чаллыда формалашты, беренче әсәрләре «Мәйдан» журналында язылды. Аннары ул Казанны яулады.
Сиңа Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Рәисе администрациясенең идарә начальнигы Данил Мостафин исеменнән сәламнәр җиткерәм. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Профит» генераль директоры Марсель Мингалимовның конвертын тапшырам. Тагын бер конверт – безнең язучылардан».
«Чаллы икмәге» генераль директоры Рафаэль Юнысов: «Мин сезнең иҗади тормышыгыздан азмы-күпме хәбәрдәр. Спектакльнең беренче өлеше бик авыр, икенче өлешендә барысы да аңлашылды, һәм мин сезнең шундый әсәр тудыруыгызга хәйран калып утырдым. Моның тәрбияви роле бик зур. Бу татарча «бераз понимающийлар» өчен дә гыйбрәтле әсәр дип саныйм.
Иҗат тормышы – катлаулы тормыш. Дөнья буйлап таралган татар тормышын ачып бирүегезгә зур рәхмәт! Мин сезгә киләчәктә дә әсәрләрегез дөнья күрсен өчен кулымнан килгәнчә ярдәм итәрмен».
Актаныш районының «Чишмә» агрофирмасы җитәкчесе Энгель Фәттахов: «Актаныш ул – сәяси тормыш өчен генә түгел, әдәбият-сәнгать өчен дә күп шәхесләр биргән як. Айгөл ул татар дөньясына каяндыр тыныч кына килеп чыкты. Ул – үзен кызу темплар белән күрсәтә баручы, өметле, талантлы шәхесләрнең берсе. Бүген синең белән чын күңелдән горурланып утырабыз. Күптән түгел Актаныш муниципаль театры Әлфия апа турында спектакль чыгарды. Аны Айгөл язган, үз режиссерыбыз куйды, үз артистларыбыз уйнады. Без бу әсәрне Казан тамашачысына да җиткерергә тырышачакбыз. Рәхмәт сиңа, Айгөл, син туган ягыңны яратасың. Яшь буынга үрнәк күрсәтәсең һәм аларга татар дөньясына чыгарга ярдәм итәсең.
Син яшь әле. Сиңа зур өметләр баглыйбыз. Тукай премиясен алуыңны да күрергә язсын! Безнең районда лауреатлар җидәү бугай. Анда синең исемне язып куярга да урын бар әле. Иң мөһиме – татар дөньясында синең әсәрләрең мәңгегә калсын!»
Сәхнәгә язучылар чыкты.
Шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов: «XXI гасырга чыккач, «Туташ» романын язып, Сәхипҗамал Волжская-Гыйззәтуллинаны әдәбият каһарманы итеп мәңгелеккә кертте. Бик зур рәхмәт сиңа. Сәхипҗамал үзе булса: «Айгөл, син – безнең кояшыбыз», – дияр иде. Син – безнең милли мәдәниятебезнең кояшы».
Шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон: «Айгөл гөл ярата дип, гөл алып килмәкче идем, көннәр суыкка китте. Үземә бүләк ителгән гөл кайтып җиткәнче өшегән иде, шуңа күрә гөлне бүтән вакытта бүләк итәрмен, Алла бирсә. Шундый кыз бала үстергән өчен әниең Зәлифә ханымга һәм әтиең Габдуллага чиксез рәхмәт. Айгөлнең бик матур сыйфаты – әти-әнисен беркайчан да онытмый. Мин язучыларны журналга яздырмакчы булсам, «миңа түгел, әти-әнигә яздыр» ди. Хаҗда булганда, минем әти-әнинең исәнлеге өчен дә дога кыл инде, диде. Бер барганда да, икенчесендә дә шулай диде. Айгөл, сиңа Мәккәдән алып кайткан бүләк һәм Мәдинәдән алып кайткан күчтәнәч тапшырам. Син – молодец! Сиңа – афәрин!»
Илсөяр Иксанова: «Безнең әдәбиятыбызда «хатын-кыз әдәбияты», «хатын-кыз прозасы» дигән төшенчә бар. Ул төрле мәгънәдә кулланыла. Аны беркадәр елак проза, елак шигърият, примитив шигърият дип тә кабул итүчеләр бар. Хатын-кыз шигърияте һәм прозасы дигәндә, мин тагын бер мәгънә бирәм – ирләр күтәрмәгән проблеманы да күтәреп, хатын-кыз нечкәлеге белән, хатын-кыз тоемы белән язылган чын матур әдәби әсәрләр туа дөньяга. Менә шундый әсәрләр белән Айгөлебез татар әдәбиятында үз урынын алды. Ул минем өчен дә гаҗәеп кызык бер күренеш. Ул шулкадәр күп яза – мин аңа сокланам. Хатын-кызның искиткеч күп бурычлары – гаиләдә, тормышта, иҗатта... Хатын-кыз булып дөньяны матурлаган һәм дөньяга шундый әсәрләр тудырган Айгөлгә алкышлар!»
Вахит Имамов: «Хәерле кич, хөрмәтле шәһәрдәшләр! Айгөл белән 10 ел бергә эшләү бәхете эләкте. 8 сәгатьлек эш көнен чутласак, бергә шактый гомер кичергәнбез килеп чыга. Ул сокландыргыч итеп, җанын биреп эшли белә. Бер сыйфатын аеруча басым ясап әйтәсем килә. Илһам Шакиров турында язган зарисовкасын, белмим, ул аңа йөрәгенең күпме кайнарлыгын биргәндер, ләкин бик сирәк кеше генә аны шулкадәр сагынып, елап, аны мәңге оныттырмаслык итеп яза белә. Мин аның ул зарисовкасын ике тапкыр матбугатка чыгардым инде. Ләкин аны халыкка атна саен чыгарсаң да артык түгел. Шушы сыйфатың өчен рәхмәт! Каләмең алтын, Айгөл! Алтын каләмнең кадерен белеп яшәргә һәм язарга язсын!»
Кинорежиссер Нурания Җамали: «Юбилеең белән котлыйм! «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем синең иҗатыңа зур бүләк булды. Ул күптән кирәк иде дип саныйм. Шулай бит, җәмәгать? Беләсезме, Казан шәһәрендә «Адымнар» мәктәбе бар. Мин шушы мәктәптә укытучылар белән 13 ел спектакльләр куям. 12 спектакльнең 5се – Айгөл пьесалары буенча куелган спектакльләр. Без бу театр студиясенә Айгөл Әхмәтгалиева исемен бирергә кирәк дип шаярышабыз. Иң кызыгы шул – ул спектакльләрне эксперимент рәвештә бездә куйдырта да, аннары дәүләт театрларына өләшә. Безнең җиңел кулдан бөтен театрлар аның пьесаларын куя. Бу – 5 спектакль булып кына калмасын, дәвамлы булсын!
Без Айгөл белән бергәләп 4 фильм төшердек. Аның иң яхшы сыйфатларының берсе – тизлеге. «Иртәгә фильм төшерәм», – дисәм, ул иртәгә язып китерәчәк. Шаяру булса да, хаклык бар. Безнең бергә эшләгән «Җылы эзли җаннар» фильмыннан Ришат Төхфәтуллин белән Алия Карачурина башкаруында бик матур дуэт та бар. Аның композиторы Зөлфәт Вәлиуллин.
Тагын бер яхшы сыйфаты гаиләсенә бәйле. Айгөл беркайчан да ирсез йөрми, кая гына барса да, яраткан ире белән бергә килә. Шушы сыйфаты мине шаккатыра. Котлыйм, Айгөл!»
Халык шагыйре Газинур Морат: «Айгөл ханым, гомер бәйрәмең котлы булсын! Мин сиңа сүзләрдән гөлләмә бүләк итәргә телим.
«Күпме ярлар үкенечкә калды,
Уйлыйлардыр инде – пешмәгән.
Сискәнепләр кайчак уянасың
Аягүрә күргән төшләрдән.
Күпме ярлар сөелмичә калды,
Калды, әйе, үбелмичә дә.
Юкса күктән йолдыз өзеп бирер
Чаклар иде – үрелмичә дә.
Күпме ярлар безгә болдырлардан,
Балконнардан калды кул изәп.
Без хан булалмадык.
Кай ханнарга
Булды икән алар кәнизәк?
Күпме ярлар перроннарда калды,
Ә без, имеш, дөнья куганбыз.
Бер кайтырбыз, дидек.
Ә үзебез
Кайтмаска дип киткән булганбыз.
Күпме ярлар йөрәкләрдә калды,
Исемнәрен куштык җырларга.
Бездән соң да, бәлки, яшәр алар
Без юксынып көткән чорларда.
Күпме ярлар сөелмичә калды,
Калды, әйе, үбелмичә дә.
Юкса күктән йолдыз өзеп бирер
Чаклар иде –
Үрелмичә дә».
Язучы Фирүзә Җамалетдинова: «Хәерле кичләр, шәһәрдәшләр, хезмәттәшләр, танышларым, дусларым! Айгөл, гомереңнең күркәм бәйрәме мөбарәк булсын! Без синең белән бер бүлмә һавасын сулап, бер коллективта озак еллар бик матур эшләдек. Мин кичә дә «Айгөлнең уңай булмаган сыйфаты бармы икән» дип уйлап яттым. Чаллы язучылары шуның белән дә бәхетле – алар арасында бернинди хилафсыз, затлы, зыялы язучы кызыбыз бар.
Шаккаттым – Айгөл кайчан бу яшькә җитте соң әле? Туфан абый: «Җыен бала-чагага 50 тулгач», – дип аптырап кала торган иде. Айгөл әле яшь. Әсәрләре дә, холкы да сокландыра. Бездә шул холыкның киресе – берәр әйбер яза башласак, кычкырып йөрибез. Ә Айгөл алай итми. Журналны ачып җибәрәсең – роман, повесть килеп чыга, драмалары куела. Айгөл күп сөйләшми, ул эшли генә белә. Бөеклек чире белән чирләми. Ул чир коронавирустан да яман бит. Мин Айгөлгә сокланып яшим».
Шагыйрь Рафис Корбан: «Хәерле кич, җәмәгать! Зурлап чакырган өчен Айгөлгә зур рәхмәт! Катнашуым өчен дә бик горурланам. Айгөлнең ике зур җиңүендә өлешем бар, дип сөенеп яшим. Язучылар берлегендә төрек дуслар белән Кашгарый исемендәге әдәби бәйге үткәрдек. Айгөл шунда катнашып, җиңүче булды. Икенчесе – грант алып романнар язарга заказ биргән идек. Егетләр арасында бердәнбер хатын-кыз язучы Айгөлне сайлап, аңа да мөрәҗәгать иттем. Айгөл, бөтенесенең борынына чиртеп, романны иң беренче китереп тапшырды. Бу чыннан да Тукай премиясен лаеклы әсәр. Факил Сафин үз романы белән 10-15 елдан соң булса да алды бу премияне. Бәлки, Айгөл дә тәкъдим ителер, дип уйлыйм».
Драматург Данил Салихов: «Әссәламегаләйкүм! Бу сүзләр йөрәгеңә май булып ятар дип уйлыйм, сеңлем! Хөрмәтле тамашачылар, Айгөл һәрвакыт әти-әнисенең сүзенә игътибарлы булды. Адәм баласына ике күз бирелгән – тормышны күзәтсен, тормышның матур якларын да, ямьсез якларын да күрергә өйрәнсен. Адәм баласына ике колак бирелгән – тирә-якны тыңла! Адәм баласына бер авыз бирелгән – күп сөйләшмә, диелгән. Шушы башында йөртеп, безнең Айгөлебез дөньяның матур якларын да, ямьсез якларын да күрсәтеп, үз укучысына бирә торган талантлы әдипкә әверелде. Фәнни конференция уздырсак, галимнәр сәгатьләр буе аның иҗаты турында сөйләрләр иде. Мин сезгә бер генә сүз әйтәм: керегез китапханәләргә һәм Айгөлнең китабын эзләп табыгыз – аларның эт талаган кыяфәттә булуын күрерсез. Шул чагында язучы халык язучысы була».
Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанова: «Айгөлгә Ходай сәләт биргән, һәм ул тырышлыгы белән әдәбиятның проза, драматургия төрләрендә үзен танытты. Аның «Туташ», «Ак читек», «Таллыкүлдә былбыл сайрый» кебек әсәрләре – Айгөлнең иҗат йөзен билгеләп, аны киң тамашачыга таныткан әсәрләр. Мин, әдәбиятчы буларак, «Айгөл иҗатына нәрсә хас?» дигән сорауга болай җавап бирер идем: аның язучы буларак ихласлыгы, бөтен җаны-тәне белән тойган хис-кичерешләрне чагылдыруы. Айгөл – халкыбызның традицияләренә таянып иҗат итүче кеше. Без аның иҗатында чынбарлык белән бергә җанны эретә торган сурәтләүне дә күрәбез. «Туташ» романында Сәхибҗамал аша шушы чорны күз алдыбызга тереләй бастыра алу осталыгын күрәбез. Айгөл – үз әсәрләрендә әхлак өчен җанатучы. Ул – татарны саклаучы бер кыйбла. Айгөл кем һәм нәрсә турында гына язса да: «Син укучым, гыйбрәт ал, әдәп-әхлакка таянган сыйфатларыбызга тугры булып кал һәм шул вакытта чын кеше булып бәхетеңне табарсың», – ди. Рәхмәт сиңа, Айгөл!»
Язучы, тәрҗемәче Фатих Котлу: «Айгөл ханымны чын күңелдән тәбрик итәм. Кашгарый бүләгенә ия булган «Капка» әсәрен Рафис әфәнде Корбан тәрҗемә өчен биргәндә, мин аны 10 көн эчендә тәрҗемә итеп тапшырырга тырыштым. Бик яратып тәрҗемә иттем. Бик көчле әсәр. Айгөл ханымның исеме Төркиядә дә билгеле».
Сәхнәгә театрлар вәкилләре чыкты.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина: «Сез – татар хатын-кызының тере үрнәге. Татар хатын-кызының нинди булуын сездән күреп хәтеребезгә сеңдереп куябыз. Халык алкышы иҗатыгызда зур юллар ачсын!»
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар театрының баш режиссеры Рөстәм Абдуллаев: «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театрының Айгөлгә аерым хөрмәте бар. Аның 3 спектакле бара безнең сәхнәдә. Профессиональ драматург буларак беренче сәхнә әсәре – «Ул бит кичә иде» пьесасы – безнең театрда куелды. Аннары «Сагынган чакларымда» чыкты, «Капка» куелды».
Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Гаҗәеп затлы бәйрәм бара. Күптән мондый хисләр кичергән юк иде. Шундый кызлары булган милләт әллә берәр кайчан бетәчәкме?! Ул һәрвакыт булачак. Минем бүген шуңа иманым камил. Айгөл ханым, сез – әдәбият күрке, сез – театр күрке. Биредә чыгыш ясаучыларны тыңлыйм да, бу кешене Аллаһ җибәргәндер, дип уйлый башладым. Сез гаҗәп эшләр башкарасыз. Клара апа Булатова һәрвакыт әйтә: «Дөньяда иң шәп җегетләр – хатын-кызлар», – ди. Сез – шуңа нык туры килә торган мисал. Әлмәттә яшәп иҗат иткән Саҗидә апа Сөләйманованың шундый сүзләре бар: «Язмышны үзем язам мин, бәхетне үзем табам».
Тагын шуны да әйтәсем килә – театрның җаны бар һәм мие бар. Мие – театрның әдәби бүлеге. Минем Ләйләгөлем (Ләйләгөл Минаева) булмаса, мин эшли алыр идемме икән – белмим. Биредә – Чаллы татар дәүләт театрында – театрның мие, Айгөл ханым, сез! Мондый әдәби бүлек мөдире булуы – театрга зур бәхет!
Айгөл ханым, безнең театрга сезнең белән берәр проект эшләргә вакыт җиткәндер, дип уйлыйм. Бер уйлашыйк әле бу хакта!»
Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова: «Соңгы берничә елда «Китап» радиосында Айгөлнең 4-5 китабын укырга насыйп булды. Аның әсәрләре телгә ятышлы, күзгә рәхәт. Кайбер язучыларга Аллаһ өстән фәрман бирә һәм рәхмәт фәрештәләре пышылдап тора. Шушы фәрештәләр пышылдап торганда, синең тормыш мәшәкатьләрең туктап тора. Кулың һәрвакыт каләмле булсын!»
Тинчурин театры актрисасы Резеда Сәлахова: «Безне берничә ел элек «Ак чәчәкләр» фильмы таныштырды. Айгөл апа – аның инсценировка авторы. Мин анда катнашучы актриса идем. Шул вакыттан бирле безнең дуслык җепләре урнашты. Без Айгөл апа белән дустанә мөнәсәбәттә яшибез. Мин дә – «Китап» радиосында аның әсәрләрен тавышландыручы артистка. «Туташ» романын да тавышландырырга насыйп булды. Яшүсмерләргә үгет-нәсыйхәт бирә торган «Минем әтиемнең кызы» повесте, «Таллы күлдә былбыл бар» гыйбрәтле повесте... алар бихисап. Мин студентларыма да әсәр сайлаганда Айгөл Әхмәтгалиева әсәрләрен укырга тәкъдим итәм. Булачак артистлар Айгөл апа кебек саф, камил телле авторларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бай телегез, образлы фикерләвегез өчен рәхмәт сезгә, Айгөл апа! Үзе тыйнак кына булса да, аның персонажлары эмоциональ. Чаллы театры Айгөл апалы булуы белән бәхетле. Тинчурин театры артистларына да Айгөл апа әсәрләрендә уйнарга язсын! Әдәби бүлек мөдире буларак административ сораулар иҗатыгызны каплап китмәсен иде. Иҗат чишмәгез саекмасын!»
Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов: «Айгөл, бөтен котлауларга кушылып, бер үтенечемне җиткерәм. Тиздән минем дә юбилеем җитә. Җигелеп, саллы итеп уйный торган бер роль язып бирсәң, рәхмәтле булыр идем».
Театр котлауларын Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов төгәлләде. Ул Айгөл Әхмәтгалиеваның Камал театры инициативасы белән уздырылган «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңеп чыгуын искә төшереп, аңарчы гел ир-атлар язуын искәртте.
Ниһаять, сәхнәгә Айгөлнең якташлары чыкты.
Чаллыдагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе, «Агросила» оешмасының генераль директоры Фәнис Газетдинов: «Безнең күпсанлы Якташлар җәмгыятен эшләрең белән сөендерә торган бул! Безнең җәмгыять бик куәтле. Чаллыда Актаныштан чыккан куәтле егетләребез бар. Киләсе китабыгыз Актаныш якташлар җәмгыяте исеменнән финансланачак, ярыймы? Телефонымны беләсез – шалтыратыгыз, чак кына үҗәтрәк булыгыз инде».
Котлаучыларның соңгы блогы булып, театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов чыкты. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов Мәскәүдә Россия театр әһелләре берлеге съездында булгач, бу вазифа аңа тапшырылган иде.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театрының башкарма директоры Рәсим Хафизов: «Ничә ел театрда хезмәт итеп бер сорауга җавап таба алмыйм: Айгөл ничек бөтенесенә вакыт таба? Ул – язучы, әни, хатын, әнисенә бала, үзенә карагыз – нинди зифа буйлы – аңа да вакыт кирәк, театрда әдәби бүлек мөдире дә бит әле. Мин аңа җавап таба алмамындыр, чөнки һәр хатын-кызның сере була. Ул аның сере булсын! Без Айгөлне яратабыз, хөрмәт итәбез!»
Ә монысы – Айгөл Әхмәтгалиеваның залга мөрәҗәгате.
Айгөл Әхмәтгалиев: «Сезнең дә көндәлек дәфтәре булгандыр инде. 7-9 классларда укыганда аның ике битенә ике цитата язып куелган. Берсе – «Кешеләргә ышанасы килә» дигән сүз. Икенче якта – Юлиус Фучикның «Мин яраттым сезне, кешеләр» дигән сүзләре. Ул дәфтәрем әле дә исән, Аллага шөкер!
Бүген уңышларымны телгә алганнар икән, алар минеке генә, дип мактана алмыйм, Аллаһы Тәгалә биргән барлык мөмкинлекләр, аның рәхмәте һәм кушуы буенча эшләнгән эшләр. Шушы сәхнәдә басып шушы сүзләрне әйтә алуым өчен, Аллаһка рәхмәтләремне белдерәм. Икенче рәхмәтем – әти-әнигә алар, алар безне матди түгел, рухи байлыкка табынырга өйрәттеләр. Аллаһ миңа иң әйбәт әти-әнине, иң әйбәт ирне, иң әйбәт балаларны, иң әйбәт туганнарны, сабакташларны, дусларны, хезмәттәшләрне бирде. Факил абый Сафинга олы рәхмәтләремне әйтер идем – таякның авыр башы аңа төште, аның инициативасы белән башланды. Театрга зур рәхмәт – шушы матур залда бөтен мөмкинлекләрне тудырдылар, коллективка рәхмәт – көне буе «Ярдәм кирәкме?» дип шалтыраталар. Олылап килгән кунакларга мең рәхмәт! Мин – минме икән, мине мактыйлармы икән, дип басып торам. Ышандым инде. Залдагы һәр кешене берәмләп санап чыгар идем. Миңа теләгән матур теләкләрегез үзегезгә бише белән кайтсын! Һәр барчагызга җан тынычлыгы һәм тән саулыгы телим. Илләр имин булсын! Алдагы юбилейларда да очрашырга насыйп булсын!»
Хак әйттеләр котлаучылар – чыннан да, Айгөлне күргәч, яшисе килә башлый. Хәзер бер лайфхак: әгәр сезнең уңай энергия белән «корыласыгыз» килә икән, Айгөлнең китапларын укыгыз, спектакльләрен карагыз!