Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«АИГЕЛ» концерты: төсле чәчле тамашачы, куркыныч бишек җыры, үзенчәлекле яңгыраш

13 ноябрьдә Казанда «АИГЕЛ» дуэты «Пыяла» исемле яңа альбомын тәкъдим итте. Концерт Милли китапханәнең MOÑ театр мәйданчыгында узды.

news_top_970_100
«АИГЕЛ» концерты: төсле чәчле тамашачы, куркыныч бишек җыры, үзенчәлекле яңгыраш
Салават Камалетдинов

Бу — төркемнең бары тик татар телендәге җырлардан торган беренче тулы форматлы релизы. Эксклюзив премьерада «Интертат» хәбәрчесе дә булып кайтты.

«Татарин» клибын 60 миллион кеше караган

Пәнҗешәмбе көнне төркемнең аккаунтларында хәбәр ителде: «13 ноябрь көнне без Казанда „Пыяла“ дип аталган яңа альбом презентациясен уздырачакбыз. Альбом үзе 20 ноябрьдә чыгачак».

Махсус сылтама буенча узып теркәлсәң, ябык концертка керү мөмкинлегенә ирешә аласың. Тамашачылар өчен нибары 50 урын каралган иде. Ярты сәгать эчендә ул урыннар бетте. Мин берникадәр аптырашта калдым. «АИГЕЛ»не хан заманындагы бер «Татарин» җырын башкаручы дип кенә беләм. Тагын берәр нәрсә җырлыйдыр инде ул, мин әйтәм. Эзләштердем. Тыңлаштырдым. Татар телендә ике, булмаса, өч җыры бар. Калганнары гел русча.

Тыңладым. «Не зашло» дигән сүз бик урынлы булыр менә монда. Дөресен әйтә калсам, мин бу иҗатны аңламадым. Ә аңламаган нәрсәне гаеп итмиләр. Үз тыңлаучысы булгач әйбәт инде, мин әйтәм, шәп. Аннары «Ютуб»та теге хан заманындагы «Татарин» җырына 2017 елгы клип килеп чыкты.

Мин мәктәптә укыганда «Йолдызлык» бәйгесенә әзерләнеп йөргәндә нык тыңлыйлар иде шуны. Бер татарча сүзе юк аның. Әмма татарин турында җырлый бит. Якын итеп, яратып, кат-кат әйләндереп тыңлый иде мәктәп яшендәге бала-чага, үсмер. Мин ишетеп кенә беләм инде, утырып бер тыңлаган юк иде. Кая, тыңлыйм әле, мин әйтәм. Бу клип астында 60 миллионга якын карау җыелган. Алтмыш миллион! Төрмәдән чыгып өлгермичә янәдән төрмәгә киткән бер татар турында клип ул.

Альбомнары

«АИГЕЛ» — шагыйрә-башкаручы Айгел Гайсина һәм музыкант Илья Барамиядән торган дуэт. 2016 елның көзендә Яр Чаллы (ул вакытта Айгел Гайсина Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм иҗат итә) шагыйрәсе Айгел Илья Барамиягә хат яза. «Суд» исемле шигырьләр җыентыгы чыгуы турында хәбәр итә ул анда. Җыентыкта Айгелнең суд системасы белән мөнәсәбәтләре тасвирлана. Шагыйрәнең сөйгәне Айгелнең элекке иренә хөҗүм итүдә гаепләнә, өч елга каты режимлы колониягә хөкем ителә. Айгел суд карарын гаделсез дип таба. Шулай «Татарин» җыры туа.

Айгел Илья Барамия белән эшли башлый. Шигърият белән электрониканы берләштерергә тырышу нәтиҗәсендә «АИГЕЛ» төркеме туа. 2017 елда «1190» исемле альбомнары дөнья күрә, ә «Татарин» җыры хит була.

Төркемнең киләсе альбомы - «Эдем» 2019 елда чыга. Ә 2020 елда «АИГЕЛ» «Офигенно» дип аталган мини-альбомын чыгара. Презентациягә берничә көн кала төркемнең «Ул» исемле синглы чыкты. 13 ноябрь көнне узачак презентация турында хәбәр иткәнче, бер атна элек төркем: «Бөек татар альбомы ноябрьдә дөнья күрер, мөгаен», - дип белдергән булган. «Пыяла» альбомы 20 ноябрь барлык цифрлы платформаларда чыгар, дип көтелә.

Үзенчәлекле тамашачы

Альбомда - сигез җыр. Шул сигез җырны бүген төркем Казан яшьләре өчен башкарып чыкты. Тамашачылар һәм журналистлар кичке сәгать җидедә залда җыелды.

Әмма ярты сәгатьләп тамашачы өчен Яр Чаллы продюсеры, «Формула 1» хөкемдары, «YU-67» ябык клубы промоутеры Максим Емелин — диджей Maxdubs уйнады.

Тамашачыларга килгәндә, алар, йомшарта төшеп әйткәндә, бик үзенчәлекле иделәр. Төсле чәчле, танауларына, колакларына, кашларына тимер-томыр элгән егетләр-кызлар. Эмо, гот, хиппи һәм башка шуның ише субкультуралар белән якыннан танышырга насыйп булды менә. Аннары, мин йөри торган театр ише җирләргә егетләр кызларны алып килә. Ә монда бер егет икенче егетне кулыннан назлап тотып алып керде. Күзләрем маңгайга менде!

Ярты сәгатьтән, ниһаять, сәхнәгә Барамия белән Гайсина чыкты. «Онытырмын» дип аталган беренче җыр яңгырады. «Нәрсә турында?» - дип сорамагыз. Белмим. Чөнки аңламадым. Чын. Җыр башланып та китте, минем колак шаулый, йөрәк кага башлады. Көе рок стилендә иҗат ителгән музыканы хәтерләтә, тексты — такмак яки рэп төсле яңгырый. Күзләрем шакмакланып-өчпочмакланып китте. «Әстәгъфирулла», - дип җибәргәнемне сизми дә калдым. Тавыш белән үк әйтеп куйдым ахры, борынына тимер-томыр элгән бер егет борылып ук карады.

Әнә шул тимер-томырлы егет-кызларга бик хуш килде бу җыр. Башларын кагып, кулларын болгап утырдылар. Мин як-ягыма караштырып, белгән догаларымны укыштырып утырдым инде. Аңышмый калдым. Җыр бетте. Шуңа күрә, җәмәгать, кичерә күрерсез, «Онытырмын» дигән җырның нәрсә турында икәнен белмим. Әллә мин тумас борын картайдым шунда…

Куркыныч бишек җыры

Концертны «тезгә терәп» җыйдык, ди Айгел. Презентациягә өч көн кала дуэт Айгелнең Казандагы фатирында репетиция ясый. Көз башында ул сигез яшьлек кызы белән Казанга күченеп килә.

Җырлар арасында Айгел бөтенләй бер сүз әйтмәде диярлек. «Рәхмәт», - дип кенә куйды. Сөйләшкәндә дә русча гына иде. Әмма Айгелнең татарчасы яхшы. Гримёркага кереп, сөйләштереп карадым.

Җырларның сүзләрен аңларга тырышып-тырышып карадым. Әмма шактый начар килеп чыкты. Айгелнең текстлары әфсен-төфсен укыган сыман яңгырый. Сүзләр берөзлексез кабатлана. Тулы җөмләләрдән түгел, аерым сүзләрдән торган текстларда мәгънәдән бигрәк яңгыраш әһәмиятле.

Бик сәер генә «Чыкма судан» дигән җырдан соң тагын да сәеррәк «Пыяла» дигәне яңгырады. Киләсе җыр барысын да уздырды.

«Ул» дип исемлән, янәсе, бишек җыры. Бик куркыныч бишек җыры инде бу. «Әй, әй, әтием, Үсәр синең тәтиең, Әй, әй, әнием, Үсәр синең нәниең. Үсәр, үсәр, зур булыр. Яфрак ярыр — ата булыр. Чәчәк атар — ана булыр. Сына, черә, ята, бата, сындыра, буйсындыра. Тудыра, үстерә, сындыра, киптерә, батыра, буйсындыра. Сындыра, буйсындыра. Сындыра, буйсындыра», — дигән сүзләр кабатлана монда. Менә шулайрак. Сүз уңаеннан, альбом турында Айгел: «Киләчәккә хезмәт итү буларак ата-аналык абруе, үзеңнән соң җирдә сөю калдырырга омтылу турында җыентык», — ди.

Һәр кеше үз телендә әйткәнне ишетә...

Киләсе җыр аерым игътибарга лаек. «Начар малай»га Айгелне күрше илләрдәге тирания «илһамландырган». СССРның күрше республикалары арасында кайнаган сугышлар турында җыр бу. «Улым, кил әле яныма, Нигә кулларың пычрак? Әй, начар малай, кулларыңны ю, Кулларың канга баткан», - дип җырлый Айгел.

Концертны йомгаклап, «Кара айгыр» җыры яңгырады. Әлеге җырның бер фатирникта гитара астына җырлап яздырылган язмасы интернетта бар. Айгелнең сүзләре буенча, ул аны 19 яшендә язган. Шул язманы Барамиягә җибәрергә батырчылык иткән. Музыкант «Кара айгыр» лирик романсы өчен искиткеч көй язып биргән.

Утыра торгач, миңа хәтта ошый башлады. Теге борыннарына тимер-томыр элгән егетләр-кызлар белән беррәттән баш кагып утыра башладым, аптырагач. Тыңлый-тыңлый ияләндем кебек. Мәгънәләренә төшенә алсаң, җырлар, гомумән әйткәндә, бер дә начар түгел. Үзенчәлекле.

Шактый глобаль мәсьәләләр күтәрелгән җырларны яшьләргә тыңлата алу — җиңү ул, миңа калса. Шул ук проблемаларны тальян көенә салып җырла — борынына тимер-томыр элгән яшьләр аны тыңламый да тыңламый. Электрон музыка астына шигырь такмакласаң — тыңлый. Үз телендә әйткәнне ишетә ул.

Әгәр төркем шундый максат куеп эшли икән — бу миссияне үти, миңа калса. Шәхсән мин альбомны янәдән бер тыңлап чыгарга ниятлим.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100