news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәйге ялга: Идел буе сукмагына барыйк, үзебезнең табигатька сокланыйк

Ямьле җәй дәвам итә. Күптән түгел, кояшлы көннәрнең рәхәтлеген күреп-тоеп калу максатыннан, Татарстан Республикасы Фоторәссамнар берлегендә торучы бер төркем фотографлар Югары Ослан якларына, хозур табигатьле Идел яры буйларына юл тоттык. Ялгышмасам, минем Идел буйларын бу кадәр ныклап күргән юк иде

news_top
Җәйге ялга: Идел буе сукмагына барыйк, үзебезнең табигатька сокланыйк
Фото: «Интертат», Юлай Низаев

Паромда йөзеп кенә!

Аракчино паромына Казанның теләсә кайсы ноктасыннан бик тиз барып җитеп була шикелле. Ял көне булуга карамастан, паромда чират күренмәде. Паром бер ярдан икенче ярга 15 минут саен йөреп тора икән. Автомашиналар да күп кенә иде.

Идел буе сукмагыннан Бөркет тавына

Тауга Осланның үзәк урамнары аша да, Идел буеннан җәяү генә менәргә дә мөмкин. Юлда чүп-чар күренмәде, ә бит гадәттә, кайда кешеләр ял итә – чүп өемнәре, буш шешәләр өелеп кала. Бөтен җирдә диярлек «Идел сукмагы – ирек территориясе. Кунаклары кайбер кагыйдәләрне үтәсә, без аеруча рәхмәтле булыр идек» дип кагыйдәләр язып куелган такталар да моңа тәэсир итмичә калмыйдыр, мөгаен.

Без булган һәм фотосурәтләр төшергән Бөркет тавы, аны «Соколка» дип кенә дә йөртәләр икән – төбакара дәрәҗәдәге табигать һәйкәле статусында.

Йөз еллар элек бу урыннарда Гражданнар сугышы барган. 2013 нче елда бу урында район хакимияте бу җәһәттән истәлек мемориалы да ясап куйган. Ә бүгенгесе көнне монда – тынычлык, кеше белән табигать бербөтенгә әверелә торган урын. Ял итүчеләр дә, пикникка чыгучы иптәшләр дә шактый күп.

Җәйге матур көндә монда килүчеләрнең күплегенә гаҗәпләнәсе дә юк! Бу урыннан Идел акваториясе яхшы күренә, Казан манзарасы ачыла һәм Казан Кирмәне дә еракта-еракта күренеп тора.

Билгеләп китәргә кирәк, Идел буе сукмагының гомуми озынлыгы 350 чакрым тәшкил итә. Аның маршруты 5 районны, 100дән артык мәдәни мирас объектын һәм махсус саклана торган 26 табигый территорияне тоташтыра. Бер көн эчендә боларны йөреп чыгу да мөмкин түгел! Шулай да аның берсендә генә булсаң да, җанга бер ял.

Җәй – ул кыска гына тормыш, диләрме әле? Җәй айларын зарыгып көтеп аласың да, күз ачып йомганчы узуын да сизмисең! Ә күпме эш эшләп өлгерәсе бар. Шуның арасында ял да итәргә кирәк. Ни дисәң дә, отпуск һәм каникуллар юкка гына бирелми – барысы да кешенең саулыгына бәйле. Татарстаныбыз буйлап йөргәндә, күпме искиткеч вә соклангыч урыннар барлыгына инанасың. Вакыт табып, берничә сәгатьне Идел буе сукмагында үткәрү җанга да бер сихәт булып калыр, мөгаен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар