Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Хәлимне котлаулар: «Мин ялгыз дип өзгәләнмә, каргалар көтү белән, бөркет ялгыз оча»

Язучы Айдар Хәлимнең юбилей кичәсеннән репортаж.

news_top_970_100
Айдар Хәлимне котлаулар: «Мин ялгыз дип өзгәләнмә, каргалар көтү белән, бөркет ялгыз оча»

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Җамал Вәлиди һәм Һади Атласи исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Җирдә кешелеклелекне яклаучылар конференциясенең «Ак лачын» халыкара ордены кавалеры Айдар Хәлимнең 80 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе Казанның «Сәйдәш» мәдәният сараенда үтте. Казанның Совет мәйданы янәшәсендә урнашкан, хәзер затлы ремонтланган матур зал элек «ДК Строителей» иде.

Айдар Хәлимне зурларга 90нчы еллардагы милли хәрәкәт вәкилләре килгән иде. Алар, әлбәттә, өлкән яшьтә. Алар ихластан Айдар Хәлимне алкышлады.

Айдар Хәлим иң элек көчле публицист һәм Татарстанда милли хәрәкәт лидерларының берсе буларак билгеле. Без аның «Өч аяклы ат» әсәре буенча кинорежиссер Нурания Җамали куйган фильмны яхшы хәтерлибез. Айдар Хәлим күп проза китаплары авторы һәм ул яхшы прозаик буларак кадерле.

Әмма бу юлы – 80 яшьлегендә – оештыручылар аны ата һәм шагыйрь, хәтта җырчы шагыйрь буларак ачу максаты куйган. Программада күп санлы яңа җырлар яңгырады – аларның күбесен Айдар Хәлимнең кызы Зөлфия Тәхаветдинова язган.

Шуңа да бу кичә ялкынлы публицист һәм милли күтәрелеш лидеры, җәмәгать эшлеклесен күрсәтүдән бигрәк, шәхеснең гаилә җылысын, ата белән балалар мөнәсәбәтләрен күрсәтүче кичә иде. Без милләткә 3 талантлы кыз бала үстереп биргән назлы атаны күрдек. Без 2000ләп шигырь язган һәм аларны кич буе халкына укырга әзер булган шагыйрьне күрдек.

Айдар Хәлим: «Ходай Тәгалә биргән көч белән, барлык булмышым белән 81 яшем тулганда сезне сәламлим. Бик дулкынланам. Мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка, Милли Шура Рәисе Васил Шәйхразиевка, мәдәният министры Ирада Әюповага һәм аның хезмәттәшләренә рәхмәт сүзен җиткерәсем килә. Алар тырышлыгы, гүзәл сүзе һәм эшләре белән шушы залны сезнең нурлы йөзләрегез белән яктыртырга насыйп итте. Зур рәхмәт аларга! Шулай ук Казан мэриясенә, «Халкыбыз мирасы» компаниясеннән Рөстәм Сәрвәров һәм Әлфия Һадиевага, туган ягымнан килгән кунакларга бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә безгә уңышларыбызны тагын да үстерергә, татар милләтенең барлыгын дөнья масштабында билгеләп, үзебезне зурларга насыйп итсен иде! Амин!

... Мин арбада барам... Бөтен дөнья зәп-зәңгәр... Минем алдыма корама юрган салган, уң кулыма – кашык, сул кулыма калай тәлинкә тотып, Балалар йортына барып ятам. Мин шушы вакытта 80 яшемә җитәрмен, сезнең белән очрашу насыйп итәр дип уйламый идем».

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров: «Һәрбер милләтне шәхесләр билгели. Татар тарихында тирән эз калдырган һәм калдырачак Айдар абый – шундыйлардан. Иҗатына килгәндә, ул бик үзенчәлекле һәм киңкырлы шәхес – бу хакта иҗат кичәсендә әйтелер.

Мин аның никадәр татар җанлы булуына басым ясар идем. Милли күтәрелеш чорында алгы сафларда сез идегез. Бигрәк тә Башкортстан татарларының мәнфәгатен яклап чыктыгыз. Бер шигырегездә: «Тормыш мине шактый суккалады», – дип язган идегез. 80 яшегездә мәркәзебезнең иң матур залларының берсендә елмаеп утырасыз икән, димәк, тормышыгыз заяга узмаган. Никадәр бәхетле кеше икәнлегегезне үзегез дә аңлыйсыздыр. Дәүләтебез тарафыннан да, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан да лаеклы хезмәтегезгә югары бәя бирелде. Дәүләт бүләкләре дә, том-том китапларыгыз да, «Сәйдәш» мәдәният йортындагы иҗат кичәгез дә, моңа кадәр булган юбилей кичәләрегез дә шуңа дәлил.

Бу иҗат кичәгез «Мәхәббәттән язмыш башлана...» дип куелган. Айдар абыйның иҗаты белән таныш булган кешеләр бу мәхәббәт сөйгән ярга түгел, иң беренче чиратта халкына булган мәхәббәт икәнен аңлый. Айдар абый – публицист, язучы, шагыйрь, җырчы дип тә әйтик – бүген җырлап та күрсәтте, мин аны татар дөньясындагы бөркеткә тиңләр идем. Ул бернинди сәяси вазгыятькә карамастан, үткен, саллы фикерле булды, әле дә шулай. Һәрвакыттагыча үзсүзле, батыр йөрәкле, гамәлләре белән безгә үрнәк тә. Ул – милләт баласы, бүгенге көндә – милләт агасы. Юбилеегыз котлы булсын!»

Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның котлауларын җиткерде. Юбилярга матур итеп төрелгән «алтын самавыр» бүләк итте.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Айдар абый, мин сезгә шамаил бүләк итмәкче булам. Коръәни Кәримдә «Шагыйрьләр» дигән сүрә бар. Мин кыскача гына аның тәфсирен әйтеп китмәкче булам. Мөхәммәд галәйһиссәләмгә дошманнары: «Син пәйгамбәр түгел, шагыйрь генә», – дип нахак яла яккач, Аллаһтан шагыйрьләр турында вәхи төшә. Анда: «Шагыйрьләрнең колагына Иблис пышылдый, һәм алар сахрада үзләре дә саташып, кешеләрне дә саташтырып йөри», – диелгән. Ахырында безнең өчен юаныч булган сүзләр бар: «Әмма да ләкин араларында иман китергәннәре дә бар. Аларның сүзенә колак салырга кирәк», – диелгән. Айдар Хәлим – шундый шагыйрьләрнең берсе, минемчә. Ул ак түбәтәй киеп, җыйнак татар сакалы үстереп, татар күңеленә якын шигырьләрен дәртләнеп сөйләде.

Рәхмәт сиңа, Айдар абый, яшәвең өчен, иҗатың өчен! Син безгә өмет биреп, күңелләргә дәрт өстәп торасың! Синең кебек шагыйрьләр, әлбәттә, бик сирәк!

Шагыйрьләр арасында төрле кешеләр бар. Бик тыйнакланып, үз бәясен белмичә йөргән кешеләр дә бар... сирәк-мирәк кенә. Айдар Хәлим үзенең кем икәнен бик яхшы белә. Ул үзе шагыйрь, үзе прозаик, үзе драматург, үзе публицист – ул язмаган бер генә жанр да юк. Айдар Хәлим үзенә сыйфатламаны безнең барыбызга караганда да әйбәтрәк итеп әйткән. Мин аның сүзләренә хилафлык килмәсен дип, аларны кәгазьдән карап укыйм: «Мин үзем турында татарның киләчәге булган һәм, һичшиксез, Тукай йолдызлыгыннан булган зур шагыйремен дип уйлыйм. Мин бүген – татарның иң күп укыла торган шагыйре, прозаигы, ихтирам ителә торган җәмәгать эшлеклесе... Минемчә, монда арттыру юк. Болай уйлаучылар, минем белүемчә, татар бар җирдә бихисап. Минем үземне болай итеп тануымнан миңа күңеллеме соң? Юк. Күңелсез, ай-һай, моңсу миңа! Миңа иптәшкә үзем кебек тагын да бер-ике, өч-дүрт язучы булса, нинди әйбәт булыр иде!»

Зерә моңсуланасың, Айдар абый. Зур шагыйрьләр берәм-берәм генә килә әдәбиятка. Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Тукай... Гасырга бер бөек булса, шул җиткән. Бер булсын, берәгәйле булсын... Сибгат Хәким ни ди әле:

«Союз түгел, йөз язучы түгел,

Калмаганнар куркып ничек, әй, –

Хакыйкатьне әйтеп бирер өчен

Бер Толстой җиткән, бер Тукай».

Менә шундый хакыйкатьне әйтеп бирүче шагыйребез ул безнең Айдар Хәлим! Мең яшә, каләмдәшем!»

Башкортстан кунаклары чыгышлары.

Башкортстан Республикасының Миякә районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Хәлил Махиянов: «Хәерле кис, Айдар абыебыз! Хәерле кис, казанлылар! (Хәлил Махиянов башкортча сөйләде. – авт.). Рөхсәт итегез Башкортстан Республикасының, Миякә районының һәм район хакимияте башлыгы Ришат Актугановның ялкынлы сәламен тапшырырга. Миякә – талантларга бай район. Татар дөньясында танылган Айдар абыебыз, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның атказанган һәм Башкорстанның халык артисты Нурия Ирсаева, дин эшлеклебез Мөхәммәт Галләмов... Без Айдар абыйның юбилеена шатланып, очып диярлек килеп җиттек. Чөнки монда рухият, исламият, шигърият һәм моң бәйрәмендә булуыбыз белән бәхетлебез. Шәхсән үземә килгәндә, балачагымда Айдар абыйның «Минем түгәрәк имәнем» дигән китабын укырга туры килде. Элек язучылар балалар белән очрашып йөргәндә, ул, автограф куеп, шушы китабын биргән иде. Миндә, үскәч, Айдар абый кебек, якташларым турында китап язу теләге туган иде. Менә шундый итеп бала күңеленә дәрт өсти торган кеше ул Айдар абый! Китап яза алмадым, хакимияттә эшли башлагач, ул түгәрәк имәнне барып күрдем. Аннан илһам алдым. Ул урын – шушы китап аркасында хәзер изге урын, Айдар абый! Рәхмәт булганыгызга!»

Уфа шәһәренең «Ихлас» мәхәллә җыены рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов: «Миһербан һәм мәхәббәт иясе булган Аллаһ исеме белән туган җиребезнең, халкыбызның байрагына гашыйк булган кеше турында сүз әйтү – бик зур җаваплылык. Үз иҗатында үз дәверен, иҗтимагый-сәяси матдәләрен дә күтәреп чыккан әдип, сүз остасы, публицист Айдар Нәҗметдин улы мәгарифебез өчен, азатлык һәм хөррият өчен дә гайрәтле көрәшче сыйфатында бөтен инсаният дөньясы өчен биниһая кадерледер. Әйе, бәндәләрнең була төрлесе. Берәүләре җаннарын табып, аны харап итәләр, берәүләре җаннарын табып, аны азат итәләр. Үзенең мөбарәк исемен исламның һәм милләтнең яшел байрагына алтын укалар белән язган Айдар абыебыз. Бүген сез яшәгән туфракларга гөл үсте.

Әйе, һәр милләтнең була каһарманнары, бер бөртекләре, сәламәтлек ярларына алып чыгучы бөркетләре. Нәкъ Данис Шакиров әйткәнчә, бөркетләре, Айдар абыебыз үзе әйткәнчә, «минем кебек ялгызлары» ди. Әйе, караңгылык яктылыктан кача, ялган тугрыдан кача, кояш ялгыз булса да, бу дөньяга нур чәчәр. Мин ялгыз, дип өзгәләнмә, Айдар абый, каргалар – көтү белән, ә бөркет ялгыз оча».

Сәхнәгә Камал театрының 3 легендар актеры чакырылды. Равил Шәрәфиев сәхнәгә иң беренче менеп җитте дә, артта вәкарь генә атлап килгән Әзһәр Шакиров белән Илдус Әхмәтҗановка карап: «Тегеләр яшь алар, минем шикелле ашыкмыйлар», – диде.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев: «Айдар турында күп матур сүзләр әйтелде, Айдар – зур шәхес. Аның публицистикасы миңа бигрәк тә ошый. Мин аның хикәяләрен бик яратам. Аны гел укып торасы килә – шулхәтле матур. Ул шулхәтле зур фикер иясе. Ул китабында Татарстан, Башкортстан, Рәсәй турында гына түгел, дөньядагы халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш, шул турында олы фикер әйтә. Мин бу хакта бер әйткән идем – андый әсәре белән ул Нобель премиясенә тәкъдим ителергә тиеш. Чөнки ул анда бөтен дөньяга кагылышлы темаларны кузгата һәм дөрес җавап бирә.

Аңа әле Тукай бүләге дә бирелмәгән. Безне Тукай бүләгенә берьюлы тәкъдим иткәннәр иде. Әлфия апа Авзалова, Мөдәррис Әгъләмов, мин һәм Айдар Хәлим иде. Мин инде, Айдар Хәлимгә бүләкне тәгаен бирерләр, дип уйлаган идем. Үземә биргәч, уңайсызланып калдым. Бер сөенече булды – ул бүләкне кызык иттеләр: яз көне игълан иттеләр, акчасын декабрьдә бирделәр. Акчаның бәясе төшкән ел – сыңар ботинкалык кына булды. Катыргысы гына эләкте. Айдар Хәлим – дөньякүләм бүләккә лаек шәхес».

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров: «Газиз милләттәшләрем! Биредә утырган кешеләрнең һәрберсенең йөзе таныш. Мин уйлыйм: алар миңа караганда Айдар турында бик күпкә матур әйтерләр иде. Монда утырган кешеләр Айдарның нинди кеше, нинди бөек шәхес икәнлеген белеп торалар. Аңлатып торасы юк!

Әлбәттә, чын талантлар сирәк туа. Равил әйтеп китте. Бер генә әйберне искә төшерәсем килә. «Звезда Поволжья» газетасында һәрвакыт аның күләмле әсәрләре чыга иде. Мин шул газетаны тотып: «Укыгыз, күрегез, нинди талантлы татар баласы!» – дип йөри идем.

Сезнең бүген монда килүегездән дә зуррак зурлау юк. Бу – зур бәхет. 80 яшемдә залда – мине аңлаган, минем кем икәнемне, бөек шәхес икәнемне таныган кешеләр, дип, үзе әйтә бит! Ркаил бит шуны аңлатты. Бу – элек язылган, әлбәттә. 80 яшендә кеше «Мин кем!» дип йөрми, «белгәне белә, белмәгәне – юк» дип яши. Мондый шәхес, әлбәттә, онытылмаячак. Чөнки ул бөек! Аның иң зур теләге – татар халкының бөеклеген ачып бирү иде. Шундый кешеләр татарның бөек милләт булуын аңлатты. Ул иң кирәк чагында тормышны үзгәртү өчен җанын бирергә әзер иде».

Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов: «Айдар абый, сез – бөек каләм әһеле, сез – каһарман, сез – көрәшче! Ул – сезнең каныгызда, ул – сезнең җаныгызда! Ул – сезнең иманлы булуыгызда. Аллаһы Тәгалә сезгә бу сыйфатларны, әлбәттә, татар халкына хезмәт итү өчен салгандыр. Татар халкын уятыр өчен, аның хөрлеккә бару юлын яктыртыр өчен бу дөньяга яралткандыр! Сез гомерегез буе татар халкына тугрылыклы хезмәт иттегез. Милләткә хезмәт итү ул – бөек максат. Ул – биредә утырган һәр кешенең максаты. Шушы максатка ирешү көнен мөкатдәс бәйрәм итеп бер-беребезне котлашсак иде. Амин!»

Шушы урында алып баручы Фәнис Җиһанша җиткергән мәгълүматны да бирәсем килә.

Фәнис Җиһанша: «Айдар Хәлим – 3 баланың бәхетле атасы. Өч кыз – өч тормыш чәчкәсе. Илсөяр, Зөлфия һәм Кадрия. Өлкән кызы Илсөяр Казанда туып, Түбән Камада үсә. Казан дәүләт мәдәният институтының Театр режиссурасы һәм актерлык бүлеген тәмамлый, гимназиядә актерлык осталыгы дәресләре алып бара. Гаиләсе белән Казанда яши. Уртанчы кызы Зөлфия Уфада сәнгать көллиятен тәмамлап, Казан Дәүләт консерваториясендә Татар музыкасы һәм этномузыкология бүлегендә белем ала. Музыка белгече. Уфада яши. Кече кызы Кадрия Чаллы шәһәрендә туып үсә. Казан федераль университетының Төрки-мөселман дөньясының сәнгать тарихы юнәлеше буенча укып, әлеге вакытта Фәнәр Академиясенең аспирантурасында укый. Татар халкының дәүләтчелеге тарихы музеенда эшли».

Айдар Хәлим язганнардан юллар: «Минем язмыш гаҗәеп булып чыкты. Өчегез өч анадан тудыгыз. Өч сеңелкәш, гүя бер анадан туган кебек. Мин рәхмәтле сезгә биргән өчен бертуганлык дигән сәнгатьне... Мин сезләргә җиһан бүләк итәм, белеп тотсагызчы кадерен».

Концертта Айдар Хәлим шигырьләрен Тинчурин театры артистлары Зөфәр Харисов һәм Ирек Хафизов укыды. Кичәдә җырлар бик күп иде. Аларны Руслан Сәйфетдинов, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Алмаз Хөсәенов һәм башка затлы вокалы булган җырчылар башкарды. Аналы-уллы Гүзәл һәм Арслан Сибгатуллинар кичәгә ямь өстәде. Концертның буеннан буена сәхнәдә «Казан нуры» оркестры булды. Дөрес, алар еш кына сәхнә бизәге булды.

Тик... бу җырлар, юбилярны тәбрикләүчеләр әйткәнчә, Айдар Хәлимнең «көрәшче холкын» ачып бирә торган җырлар түгел иде. Айдар абыйны ачып бирү өчен сәхнәгә Чаллы җырчысы Флера Талипова-Коләхмәтованың чыгуы кирәк булган икән. Концерт, әлбәттә, Айдар Хәлимнең «Без исән!» җыры белән тәмамланырга тиеш иде. Ул шулай тәмамланды да!

Кичәне продюсер Рөстәм Сәрвәров командасы оештырган. Кичәнең режиссеры – аның хатыны Әлфия Һадиева.

Социаль челтәрләрдә, кичәдән соң, «Айдар абый зур хөрмәткә лаек, безнең илдә кеше кадере юк» дигәнрәк сүзләр дә очраштыргалады. Шуңа күрә, зинһар, гафу итегез, әз генә бәяләр турында язам.

Әлеге кичәне оештыру өчен, республика әйбәт кенә сумма акча бүлеп биргән. Төгәл суммасын әйтә алмыйм, чөнки төрле версияләр әйтелде, шуңа рәсми саннар турында төгәл генә мәгълүматым юк. Интернеттагы ачык мәгълүматлар акчаның бер өлешен күрсәтә. ТР Мәдәният министрлыгы әлеге концерт өчен тендор үткәргән. Аның бәясе 700 200 сум дип куелган һәм аны «Наследие нашего народа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять откан – алар 679 194 сумга кичә үткәрергә алынган. Бу – продюсер Рөстәм Сәрвәров оешмасы. Без аны «Аксу» компаниясе/студиясе җитәкчесе буларак та беләбез. Бу суммага зал арендасы кергәндер, дип уйламыйм, шәһәр хакимиятенә сәхнәдән яңгыраган рәхмәт сүзләре шушы залны биргән өчендер, күрәсең.

Тагын 879 мең сумга әлеге «Наследие нашего народа» җәмгыяте (китапта «халкыбыз мирасы» дип язылган) Айдар Хәлимнең 2 том китабын да чыгарырга алынган – китаплар концертта катнашучыларга бүләк ителде.

Әлеге китаплар сәхнәгә чыгыш ясарга чыгучы һәр кунакка бүләк ителде. Бүләк пакетта, 2 китаптан тыш, Айдар Хәлим шигырьләре һәм җырларыннан аудиоальбом да бар иде. Кызганыч, китапларны сату оештырылмаган иде. Һәрхәлдә, мин фойеда сату ноктасы күрмәдем.

Айдар Хәлим зур, затлы кичәләргә лаек, бик лаек. Шуңа, акча саный, димәгез. Нәтиҗәм шул – затлы концерт өчен акча бирелгән. Әмма концерт милләтнең көрәшчесе Айдар Хәлимне күрсәтмәгән икән, димәк, концепциясе ул булмаган. Кемдер, кемнәрдер, ә бәлки, үзедер, Айдар Хәлимнең ата да булуын күрсәтәсе килгәндер. Милләт каһарманы булу  ялкынлы чыгышлар гына түгел, татар балалары үстерү дә бит әле ул. Айдар абый үстергән... Киләсе юбилеенда татар телле оныкларын да күрергә язсын…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100