Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Хәйретдинов Муса Бигиевның кабере табылу турында: «Мөфтинең бер катнашы да юк иде»

Айдар Хәйретдинов «Интертат» хәбәрчесенә Муса Бигиевның каберен табу тарихы буенча үз версиясен сөйләде. Аның фикеренчә, каберне эзләүдә төп көч куйган кешеләр күләгәдә калган.

news_top_970_100
Айдар Хәйретдинов Муса Бигиевның кабере табылу турында: «Мөфтинең бер катнашы да юк иде»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Октябрь азагында Каһирәдә (Мисыр) күренекле татар дин галиме Муса Бигиев каберенә истәлек билгесе куелды. Бу чарага Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барды.

Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте сайтында кабер табылу турында хәбәрдә болай язылган:

«Муса Бигиевның җирләнгән урыны моңа кадәр билгесез иде һәм Камил хәзрәт үтенече буенча чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның Мисырдагы вәкиллеге һәм Мисырның туризм һәм борынгылык министрлыгы ярдәме белән табыла. Килешүләр нәтиҗәсендә Каһирә хакимиятләре катнашында мемориаль урында истәлек билгесе рәсми рәвештә ачылды.

Фото: © https://dumrt.ru/

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов «Интертат» хәбәрчесенә Муса Бигиевның каберен табу тарихы буенча үз версиясен сөйләде. Аның фикеренчә, каберне эзләүдә төп көч куйган кешеләр күләгәдә калган.

«Муса Бигиев каберен эзләү 2018 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган иде. Без Тарих институтыннан 2 кеше Каһирәгә каберне эзләргә киттек. Мисырда җитди тикшеренү үткәрү өчен кимендә ярты ел алдан документлар әзерләп барырга кирәк булган. Бу – безнең ашыгыч сәфәр булып чыкты, ләкин Аллаһ безгә ярдәм итә алырдай кешеләрне каршыбызга чыгарды», – диде Айдар Хәйретдинов.

Галимнәр 2018 елда каберне таба алмыйча кайтса да, эзләнүләр дәвам итә. Бераз вакыт узгач, Айдар Хәйретдиновның Каһирәдә яшәүче, чыгышы белән Үзбәкстаннан булган Мөхәммәд исемле дусты яхшы хәбәр сала. Үзбәкстан делегациясе Мисырның элеккеге мөфтие Али Джума белән күрешергә тиеш була. Айдар Хәйретдинов дустына «Али Джума Муса Бигиевның каберен белергә мөмкин» дип әйтеп калдырган була.

«Мин Мөхәммәдкә, Үзбәкстан делегациясеннән берәрсе Али Джуманың кабер турында белүен яки белмәвен белешсен иде, дидем. Мөхәммәдкә, Али Джума кабер урынын чыннан да белә, дип әйткәннәр», – диде Айдар Хәйретдинов.

Айдар Хәйретдинов Муса Бигиев каберен белүче табылганын Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга сөйли. Рәфыйк Мөхәммәтшин исә Али Джуманың шәкерте Насрулла Ассафти белән таныш булып чыга. Россия ислам университеты ректоры шул танышына мөрәҗәгать итеп, Али Джумадан Муса Бигиевның каберен белешүен сорый.

«Бераздан Рәфыйк Мөхәммәтшин уңай җавап алды. Монда бер үзенчәлекле мизгел булды. Ассафти каберне Татарстан мөфтиенә генә күрсәтәм, дигән. Ниһаять, Камил хәзрәт Сәмигуллин Мисырга барды, Ассафти аңа Муса Бигиевның каберен күрсәтте», – диде Айдар Хәйретдинов.

Айдар Хәйретдинов сүзләренчә, Муса Бигиев кабере табылуның башында Рөстәм Нургалиевичның инициативасы һәм Мөхәммәднең Үзбәкстан делегациясе аркылы Али Джумага тиешле сорауны җиткерә алуы тора.

«Аңа (искәрмә – Насрулла Ассафтига) үтенечне җиткерүче Рәфыйк Мөхәммәтшевич иде. Ул Рәфыйк Мөхәммәтшевичка: «Килегез, я кеше җибәрегез, күрсәтермен», – дип җавап бирергә тиеш иде. Ул мөфтидән башка беркемгә дә күрсәтергә теләмәгән. Мөфтинең, мәсәлән, бер катнашы да юк иде бу эшкә. Ярый, барды, тапты, рәсмиләштерде, матбугатка чыгарды. Анысы өчен дә мең шөкер. Бу эшне башлаучылар турында халык белеп торса, әйбәт булыр иде. Кабер 2023 елның көзендә табылды», – дип сөйләде Айдар Хәйретдинов.

  • Фәлсәфәче-дин галиме, публицист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе Муса Ярулла улы Бигиев 1874 елда туа. Башлангыч дини гыйлемне гаиләдә ала, беркадәр вакыт Казанның Апанай мәдрәсәсендә укый, Ростов-Дон шәһәрендә реаль лицей курсын тәмамлый. 1896 елдан ул Каһирәдәге Әл-Әзһар университетында, аннары Мәккә һәм Мәдинәдә белем ала. Муса Бигиев Һиндстанга килә, анда мөселман дин галимнәре белән аралаша, дини темаларга диспутта катнаша, 6 ай дәвамында Диюбент шәһәре ислам университетында, аннары Бомбейда укый. 1904 елда ул Россиягә кайта. 1905 елда журналистлык эшчәнлеген башлый, берничә хезмәтен бастыра. Муса Бигиев бар гомерен исламның фундаменталь кыйммәтләрен торгызуга багышлый һәм алар нигезендә көнкүрешне җайга салу принцибына иярә. 1949 елда Каһирәдә вафат була.
  • Муса Бигиевның кабере Каһирәнең Әл-Карафа некрополендә, Король каберлеге территориясендә (Мисыр король династиясе Мөхәммәт Али каберлеге), принцесса Хадиҗә кабере янында урнашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100