Айдар Хафизовка кабер ташы кую мәрасиме: «Аның бик күп уйналмаган рольләре калды»
20 майда Питрәч районы Күн авылында Камал театры актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизовның тууына 80 ел тулу уңаеннан кабер ташы куелу мәрасиме үткәрелде.
Кабер ташы кую чарасына Айдар Хафизовның хәләл җефете Фәридә ханым, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев, Айдар Хафизовның шәкерте Гүзәл Шакирова, Камал театры актерлары, мәрхүмнең кияү-кызлары, оныклары һәм авылдашлары җыелган иде.
Алар Айдар Хафизовны җылы сүзләр белән искә алдылар һәм истәлекләр белән уртаклаштылар.
Равил Шәрәфиев: «Без Айдар белән якташлар гына түгел, дуслар да идек. Студент чакта ук таныштык, дуслашып киттек. Ул университетта театраль түгәрәк алып бара иде, шул вакытта ук үзенең режиссер осталыгын күрсәтте. Үзешчән театр өчен бик югары дәрәҗәдәге спектакльләр куйдылар. Айдар шигырь ярата, шигырьнең тәмен белә иде. Күп кенә юбилейлар, шигырь кичәләре үткәрде.
Шулай ук әйтмичә булмый, Айдар гаҗәеп партнер булды. Мин аны француз артисты Жан Габен белән чагыштыра идем. Мәсәлән, «Хуҗа Насретдин» спектаклендә ул Җиһангир ханны уйнады. Ханны уйнаганда, мин аның күзләренә карап курка идем хәтта. Шулхәтле табигый, уйнамый иде бернидә дә, органика шәп иде аның. Ул төрле пландагы рольләрне башкара торган актер иде.
«Арбалы хатыннар» спектаклендә аның роле зур да, уңай да түгел, әмма сәхнәдән кереп киткәндә, аңа кул чаба иделәр. Аның табигыйлеге, уйнамаганы, артист булганы өчен кул чабалар иде.
Аның бик күп уйнамаган рольләре калды. Ул без көтмәгәндә генә китеп барды, озак яши торган нәселдән иде бит. Кыскасы, урыны җәннәттә булсын, Ходай Тәгалә гөнаһларын кичерсен!»
Айдар Хафизов иҗатының бер тармагы булып, педагогик эшчәнлек тора. 2004 елда ул чыгарган курс студентлары төрле театрларда, труппаларда әйдәп баручы артистлар булып хезмәт итә. Чарага мәрхүмнең шәкерте, Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Шакирова да кайткан иде.
«Айдар абый безнең өчен абый да, әти дә, остаз да иде. Безнең белән эшләве, укытуы аңа җиңел булмагандыр. Аның ачуланган чаклары да булды, әмма ул нечкә күңелле, йомшак кеше иде.
Без Айдар абый белән Туфан Миңнуллинның әсәрләре, Эмиль Золяның «Рабурден варислары» буенча диплом эшләрен чыгарган идек. «Рабурден варислары»нда ул миңа төп рольләрнең берсен – Шарлотта ролен биргән иде. Укып бетергәч, бер сәхнәдә уйнадык.
Айдар абыйның шәкертләре – Г.Камал театрының директоры Илфир Якупов, режиссер Рамил Гәрәев, Чаллы, Әтнә театрлары актерлары», – дип искә алды остазын Гүзәл Шакирова.
Айдар абыйның хәләл җефете, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәридә Хафизова:
«Мин – Арча районы Шурабаш авылыннан. Авылыбыз кечкенә, 2 генә урамлы, ә Айдарларның авылы бик зур. Без Айдар белән 1 генә ел торган идек әле, йортларының урыны да истә калмаган. Ничектер ялгыз гына кайтырга туры килде. Бик озак эзләп йөрдем, су аркылы чыктым. Шуннан соң капка төбендә утырган бер абыйдан: «Садри абыйларның өйләре кайда?» – дип сорадым. Ул, шунда-шунда бар, дип күрсәтте, кем булуымны сорады. Мин әйтәм: «Садри абыйның кече килене». Төп йорт, кече килен – ул бик зур вазифа.
Айдар минем өчен ир генә түгел, ә туганым иде, чөнки без 53 ел буена бер булып яшәдек. Аның – миннән, минем аннан яшерен эшем юк иде. Без көнләшмәдек бер-беребездән, аңлашып яшәдек. Безнең аңлашылмаучылык булды бары тик Совет чорында гына – аның дөрес булмаган якка кереп китүе сәбәпле генә. Ләкин без ул «чирне» бергәләп җиңә алдык.
53 ел эчендә 4 йорт салдык. Күндәге йорт – дүртенче нигезебез. Күн авылын, нигезен, авылдашларын бик яратты. Авылга кайткан саен: «Мондагы йокы Казандагыга караганда тәмлерәк», – дип сөйли иде.
Шулай ук иң зур балык, иң тәмле җимеш, иң тәмле бал Айдарныкы була иде. 5 ел умарта тотып, Татарстанда «Иң тәмле бал» дигән сертификат алды. Балаларны, оныкларыбызны, оныкчыкларыбызны да сөйләп бетермәслек яратты», – дип бүлеште күз яшьләре аша Фәридә ханым.
Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов:
«Мин 1978 елны, укып бетереп, эшкә килдем. Безгә Марсель Сәлимҗанов «Талак, талак!»тан баш рольләрне бирде. Ул бит инде эшләгән артист, шунда ярдәм итә иде безгә.
Җәен дә, кышын да балыкка йөри идек. Алар Наил Дунаев белән бик әйбәт балык тота иделәр. Шахматны да бик каты уйный иде ул, аеруча Хәлим (Җәләй) абый белән аеруча.
Иске театрда бер бүлмәдә чишендек-киендек, яңа театрда күрше бүлмәдә генә идек. Ул күп кенә кичәләр оештырды, безне кечкенә генә рольләр башкарырга шул кичәләргә чакыра торган иде.
Айдар Садретдиновичны югалту театрда сизелә әле. Хастаханәгә алып киткәннән соң, иртәгә чыга, дигән иделәр. Иртәгә чыга дигәннәре – Айдар абыйны икенче көнне театр каршына күтәреп алып килүләре булды», – дип төгәлләде ул.
Әйтәсе сүзләр әйтелеп, чәчәкләр куелып беткәннән соң, килгән кунаклар таралыша башлады. Әмма кеше китсә дә, җыры кала, диләр. Шуның кебек Айдар абыйның да уйнаган рольләре яраткан тамашчыларының күңелләрендә сакланыр, ә көләч йөзе туганнарының хәтерендә мәңге калыр.
Айдар Хафизов 1943 елның 20 маенда Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. Юдинодагы тимер юл училищесына укырга кереп, төзүче-монтажчы һөнәрен үзләштерә. 1961 елда Казан театр училищесында укый башлый, әмма икенче курстан укуын ташлап торырга туры килә. Польшада армия хезмәтендә булып кайтканнан соң гына укуын дәвам итә һәм 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Камал театрында эшли башлый, соңрак төрле урыннарда: 1971-1974 елларда Ленин исемендәге мәдәният сараенда – режиссер, 1974-1975 елларда Курчак театрында – администратор, 1975-1976 елларда филармониядә – нәфис сүз остасы, 1976-1978 елларда Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемендәге театр) артист булып эшли. 1978 елдан – Г.Камал исемендәге Татар академия театрында.
Айдар Хафизов башкарган рольләр: Гариф («Туган туфрак», С.Шәкүров, 1969), Сәяр («Әни килде», Ш.Хөсәенов, 1970), Газраил («Әлдермештән Әлмәндәр», Т.Миңнуллин, 1978), Имаметдин («Кичер мине, әнкәй!», Р.Батулла, 1979), Ланфредини («Моңлы бер җыр», Т.Миңнуллин, 1981), Камали («Бәхетсез егет», Г.Камал, 1984), Якуб Акчурин («Без китәбез, сез каласыз», Т.Миңнуллин, 1986), Дәрвиш («Ай тотылган төндә», М.Кәрим, 1988), Листунов («Ат карагы», Т.Миңнуллин, 1989), Җиһангир хан («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт, 1990), Мостафа («Зөләйха», Г.Исхакый, 1992), Кадыйрбирде («Идегәй», Ю.Сафиуллин, 1994), Тимуш («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин, 2000), Зәйнулла («Арбалы хатыннар», З.Зәйнуллин, 2010), Алтын хан («Хан кызы Турандык», К.Гоцци, 2012), Әбделхан («Мәңгелек буран», Ч.Айтматов, 2018), Иргали («Язгы аҗаган», М.Хәсәнов) һәм Мөхәммәдьяр образлары («Мөхәммәдьяр», драматик поэма, Ф.Яхин).
2020 елның 13 декабрендә Айдар Хафизов, короновирус инфекциясе белән авырып, 78 яшендә вафат булды.