Айдар Шәйхин Уфада татфак турында әйткән фикеренә аңлатма бирде
Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал музей-йорты мөдире Айдар Шәйхин Башкортстан Республикасы башкаласы Уфа шәһәрендә узган «Ufa.Tatar» форумында: «Безгә яңа татфак абитуриентлары тудырырга кирәк түгел, ул мәҗбүри түгел. Безгә көчле инженерлар, көчле айти белгечләре кирәк», – дип әйтте.
«Контексттан йолкып алынган» дигән фикер тумасын өчен, чыгышны тулысынча бирәбез. Стиль үзенчәлекләре сакланды.
Без еш кына үзебез – татарлар турында онытабыз, эгоизм да кирәк. Икенче яктан, «Татар китабы йорты»нда башкорт телендә концертлар үтә, Рәми Гариповның шигырьләре яңгырый. Уфада никадәр еш яңгырый икән аның шигырьләре, ләкин Казанда аларны ишетергә мөмкин. Бездә курай белән джаз тудыручы яшь башкорт җырчысы Айдар Исхаковның җырлары яңгырый. Шушы киңлектә, бераз башкалар белән эшләп алуда үзебезгә көч җыябыз. Ул безгә яңа дәрт, яңа мөмкинлекләр бирә. Ләкин аның бит асыл максаты – үзебезнең мәнфәгатьләрне кайгырту.
Татар-төрек лицейларын мисал итеп алсак, бәлки, мәдәни уртак проектларның файдасы була аладыр. Ләкин асылда милли эгоизм дигән әйберне искә төшереп эшләргә дә кирәктер, менә Вәлиулла хәзрәтнең бик мәгънәле сүзләре иде, символик сүзләре. (Татарстан Диния Нәзарәте рәисе урынбасары булып эшләгән Вәлиулла Якуповның һәлак булыр алдыннан бер көн кала әйткән сүзләре: «Наш мир полон цинизма, в нем каждый гонится за своими интересами. Вот в таких условиях нужно поднять вопрос развития у нашего татарского народа национального эгоизма». – Инт.)
Безгә моны кайчакта төп девиз итеп, башкаларны инкяр итеп түгел, башкалар белән берлектә, әмма үзебезне истә тотып эшләргә кирәк. Үзебезне тулысынча башкаларга гына багышлап бетермәскә. Кешелек өчен эшләгәндә дә без бит татар булуыбыз белән горурланып эшлибез, яшибез, әмма без татар дип кенә сөйләмибез.
Мин аны һәрвакыт әйтә идем мәктәптә эшләгәндә: «Безгә яңа татфак абитуриентлары тудырырга кирәк түгел, ул мәҗбүри түгел. Безгә көчле инженерлар, көчле айти белгечләре кирәк. Алар татар телле һәм татар җанлы булсын. Алар шундый булса, алга таба аларның шәхси уңышы милләтнең уңышы булачак, шул әйберне онытмаска кирәктер».
Айдар Шәйхин тарафыннан әйтелгән әлеге фикер татар җәмәгатьчелегендә төрле фикерләр уятты, сораулар тудырды, аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Сүзләренә төгәллек кертер өчен, без Айдар белән элемтәгә кердек. Ул үзенең әйтергә теләгән фикерен тулыландырды.
Мин беркайчан да «безгә татар факультеты тәмамлаган студентлар кирәк түгел» дип әйтмәдем. Бигрәк тә «татфак абитуриентлары» дигән сүзне минем авыздан ишетү мөмкин түгел. Анда әйтелгән фикерем: безгә татфак тәмамлаучылар гына түгел, татар телле инженерлар, татар телле айти белгечләре дә кирәк. Миңа калса, бу фикер шушындый яңгырашта үзен тулысынча аңлата. Бу фикер – бик баналь, аның белән беркем дә бәхәсләшә алмый, чөнки татар милләтенә татар җанлы һәм төрле өлкәдә үзенең эшен эшләгән, уңышка ирешкән шәхесләрнең кирәк булуы аерым ачык, аңлашыла торган ситуация.
Юкка гына XX гасыр башында бик көчле татар педагоглары Нургали Надиев, Гыйбадулла Алпаровларның уллары нәкъ менә техник юнәлешкә укырга кермәгәндер. Менә без Гыйбадулла Алпаровны гаепли алабызмы үзенең улын филолог итеп тәрбияләмәгәненә, яки Нургали Надиевны гаепли алабызмы үзенең улын төзүчелек юнәлешенә кертеп җибәрүдә? Миңа калса, мондый бәхәс урынсыз. Татар милләтенә төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән шәхесләр кирәк. Шул исәптән хәзерге вазгыятьтә – нейрочелтәрләр заманында – айти белгечләр дә, һәм бу фикергә өстәмә, җентеклерәк комментарий урынсыз дип саныйм.
Мин бу фикерне Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясендә укучыларга әйтә идем, ягъни бу – минем мәктәптә балалар белән эшләгән вакытта әйтелгән фраза. Чынлап та, мин мәктәптә эшләгәндә мәктәпне тәмамлаган 24 баланың да татфакка керүенә каршы булыр идем. Миңа калса, бу – дөрес түгел.
Соңрак Айдар үзенең телеграмм сәхифәсендә дә әлеге ситуациягә карата фикерен язып чыкты.
«Мәктәптә эшләгәндә әйтә идем: «Безгә яңа татфак абитуриентлары тудырырга кирәк түгел, ул мәҗбүри түгел. Безгә көчле инженерлар, көчле айти белгечләре кирәк. Алар татар телле һәм татар җанлы булсын. Алар шундый булса, алга таба аларның шәхси уңышы милләтнең уңышы булачак, шул әйберне онытмаска кирәктер».
Чынлап та, гуманитар гимназия-интернатта эшләгәндә, ул мәктәпне тәмамлаучы балаларны татар филологиясе, татар әдәбият белеме, татар тарихы яки журналистикасына гына ориентлаштыруга каршы идем. Мин дә, Энгель Фәттахов та, балалар да, директорлар да. Татар теле һәм IT өлкәсен тоташтырырга тырыштык, федераль грант алып, Бәшир Рәмиев исемендәге уку-укыту IT-лабораториясен булдырдык.
24 чыгарылыш укучысының 24е дә татфакка керә алмый бит инде. Кемдер урбанист, кемдер дизайнер, кемдер һөнәрмәнд, кемдер мигъмар, кемдер математика укытучысы, кемдер татар тарихчысы булырга теләк белдерәчәк. Аларның милли әдәбиятны, татар тарихын, сәнгатен, телен белеп үсүләре һәм үз өлкәләрендә уңышка ирешүләре, шул сыйфатта татар халкына хезмәт итүләре – милләт бәхете түгелмени?» – дип язган ул үзенең сәхифәсендә.