news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Рәкыйпов туй фотоларын күрсәтте

news_top
Айдар Рәкыйпов туй фотоларын күрсәтте
Фото: Айдар Рәкыйпов сәхифәсеннән

Җырчы Айдар Рәкыйповның сөйгәне Гүзәл белән никах укытуы турында хәбәр иткән идек. 7 июль яшьләр, никахларын рәсимләштереп, язылышып кайтканнар. Айдар Рәкыйпов истәлекле көн фотосын социаль челтәргә урнаштырды.

«Дуслар, кичә безнең өчен дә бәхетле көн булды. Язылыштык. Җылы теләкләрегез өчен бик зур рәхмәт. Сезнең сүзләр безнең өчен бик мөһим. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт.

Барыгызны да Гаилә көне белән котлыйм. Сөелеп, бергә, бердәм булып яшәгез! Бәхетле булыгыз», – дип сөйләде ул сторисларында.

Яшь парны без дә тәбрик итәбез! Мәхәббәтегез гомерлек булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар