
Җырчы Айдар Рәкыйповның гаиләле булуы – сөйгәне Гүзәл белән никах укытуы турында хәбәр иткән идек. Җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсендә никах мәҗлесеннән кадрлар чыкты.
Бәйрәмдә гармунчы һәм җырчы Айдар – Алмаз Юнысовлар чыгыш ясаган. Алар татарча көйләр уйнаганда, Айдар Рәкыйпов сыздырып биеп күрсәткән. «Айдар Рәкыйпов буйдак тормышы белән хушлаша», – дип язалар әлеге кадрлар янына.
Мәҗлесне шагыйрь, алып баручы Ренат Галиәскәр алып барган. Яшьләрне котларга Айдарның укытучысы Венера Ганиева да килгән. Бәйрәмнән видеоларны сез дә карагыз.