Айдар Рәкыйпов: «Мине сәхнәдән алып атасылары килә»
Күптән түгел җырчы Айдар Рәкыйпов продюсеры белән килеп чыккан низаг турында хәбәр иткән иде. Интервьюда әлеге аңлашылмаучанлыкларның ничек хәл ителүе, бүгенге иҗаты һәм киләчәккә хыяллары турында сөйләштек.
«Кешеләрнең барысына да ышанмаска, дигән нәтиҗәгә килдем»
Айдар яңабаштан, яңа сулыш белән эстрадага кайтып киләсең, хәлләрең ничек?
Әлбәттә, күңел төште. Хәзер сезне алдалап, барысы да яхшы иде, дип утыра алмыйм. Мондый хәлләр күп нәрсәгә өйрәтә, кешеләрнең барысына да ышанмаска, дигән нәтиҗәгә килдем. Авыррак булды, минем судлашып йөрисем килмәгән иде. Утырып, булган сорауларга җавап табарбыз, дип уйлаган идем. Мин үзем шундый кеше, талашырга яратмыйм, андый тәрбия бирмәгәннәр миңа.
Эстрадага кире кайтам, дип әйтү дөрес булмас, мин бит беркая да китмәдем. Иҗат кешесе, ничек кенә кыен булмасын, иҗатта кала инде ул. Яңа җырлар чыгарасы килә дип, омтылып яши. Яңа җырлар булачак, тематикага килгәндә, бераз үзгәртебрәк тә 1-2 җыр чыгарып карыйсым килә. Ләкин барыбер үзем булып калам. Әллә нәрсәләр дә киеп чыкмам. Шушы 2 ел ярым эченә чыгышларым кимеде. Мине югалттылар – шалтыратулар, сораулар күп булды. Халык мәхәббәте минем өчен бик мөһим. Юкка гына әйтмиләр «халык күтәрә» һәм «халык төшерә» дип, бу сүзләр белән килешәм.
Судтан соң продюсерың белән сөйләшкәнегез булмадымы?
Юк, суд беткәч, без аның белән берничек тә элемтәгә керә алмадык. Мин инде һәрвакыт әйтеп киләм, сөйләшәсе килсә, миңа нәрсәдер әйтәсе килсә, мин ачык. Бәлки, уртак тел дә таба алырбыз, ләкин аның ягыннан «әйдә аралашыйк, сөйләшик» дигән бер сүз дә ишетелмәде.
Синең «сөйләшик, килешик» дип тәкъдим иткәнең булдымы соң?
Әлбәттә, мин инде суд барышында да, судка кадәр дә «утырып сөйләшик» дип килдем. Ул барлык тәкъдимнәрне кире какты.
Бүген күп җырларыңны концертларда җырлый алмыйсың. Хокуклы рәвештә җырлый ала торган ничә җырың бар?
Бар әле, шактый. 10нан артык. Яңа җырлар чыгып тора, бүген репертуарым өстендә эшлим. Эшләргә теләгем, дәртем бар, Аллаһыга шөкер.
Хокуклары продюсерыңа күчкән җырларны кире кайтару турында уйлаганың юкмы?
Мин беркайчан да алай «миңа бу җыр кирәк» дип йөрмәдем, сорамадым. Бер яктан караганда – кызганыч, зур эш эшләнелгән – җыр яздырылган. Миңа күптән түгел бер җырның авторы шалтыратты: «Ни өчен безнең җыр музыкаль мәйданнардан югалды?» – дип сорый. Миннән тормаган сәбәпләр аркасында ул җырны алып куйдылар, дип аңлаттым. Әлбәттә инде, аның кәефе төште. Һәрбер шагыйрьнең үзенең иҗат иткән җырын җырлатасы килә. Бүгенге көндә, кызганыч, әлеге җырлар җырланмый. Минемчә, иҗат ителгән җырлар җырланырга тиеш, ул бит – зур хезмәт нәтиҗәсе.
Шәхси концертлар, гастрольләр турында уйлыйсыңмы?
Әлбәттә, бу хыял күңелдә яши. Аллһы бирсә, якын киләчәктә үземнең концертларда да күрешербез, дип ышанам.
Бүген «солянка» концертларында актив катнашасың. Ләкин «катнашма» дигән янау хатлары да килә тора икән. Моңа ничек карыйсың?
Әйе, бүгенге көндә концертларда катнашам. Әмма ләкин барыбер хатлар килә, уем буенча, ул хатларның кемнәр язганын беләм.
Синеңчә, болар нинди максат белән эшләнә?
Бәлки, мине сәхнәдә күрәселәре килмидер. Бу инде кызганыч, мин – җырчы, минем дипломым бар, җыр – минем төп эшем. Барыбер дә шушы сәхнәгә омтылам, халык янына.
Син халыкка югалып торуыңның сәбәбен хәбәр иткәч, социаль челтәрләрдәге битләрең төрле спам форматындагы комментарийлар белән тулды. Анда әниеңә бәйле хатлар да бар иде.
Әйе, ул махсус эшләнде, гаиләм турында бик ямьсез сүзләр яздылар, искә төшерәсе дә килми. Аның кем тарафыннан эшләнгәнен беләм. Бер яктан карасаң, кызык инде, димәк, кемдер шуның белән яши. Иртән тора, «менә Айдар пост чыгарды, әлеге пост астында шуны языйм әле» дип уйлап утыра. Бәлки, ул шуның белән рәхәт табадыр. Миңа шул хәтле вакытын сарыф итеп язган өчен, бер яктан рәхмәт, икенче яктан кызганыч, мондый пычрак сүзләрне уйлап чыгарырга да кирәк бит әле.
Ничек булса да җавап кайтарасың килмәдеме?
Юк, нәрсә диим инде. Булмаган әйберне күңелгә алып сөйлисе дә килми. Ул бит, спам булгач, буш битләрдән языла, кемнең нәрсә әйтәсе килә – элемтәгә керсеннәр, күрешеп сөйләшербез. Мин һәрвакыт аралашуга ачык.
Бүген иҗат юлыңны үзең генә дәвам итәсеңме?
Хатлар килә. Бергә эшлик, дип тәкъдим итүчеләр бар. Бүгенге көндә берүзем, үзем дип инде, командам бар. Алар – минем тугры дусларым, бүгенге көндә әлегә 2 җырыбыз чыкты.
Башка продюсерлар белән эшлисең килмиме? Мәсәлән, «Ваһапов фонды» белән.
Берничә ел элек «Ваһапов фонды» үткәргән бер бәйгедә катнашып, 2нче урын яулаган идем. Әлегә алар белән эшләү турында уйлаганым юк.
Тәкъдим итсәләр, эшләр идеңме соң?
Андый сүзләр йөрде, ләкин утырып сөйләшмәдек. Фонд көчле, Рифат Фәттаховны аерым беләм, ул музыкабызны үстерүдә бик зур эш алып бара.
«Мин һәрвакытта да илемә, телемә тугры булып калдым»
Мобилизация башлангач, сине «Казахстанга качып китте» дип гаепләгәннәр иде. Әлеге хәлгә дә ачыклык керт әле.
Ул – шушы ук кеше тарафыннан таратылган ялган хәбәр иде. Мин һәрвакытта да илемә, телемә тугры булып калдым. Хәрби операция башланган вакытта да «Казан Экспо»га барып җырладык, кулдан килгәнчә ярдәм иттек. Аннары һәрдаим хәйрия концертларында чыгыш ясап килдем. Һәрбер кеше үзенчә ярдәм итәргә тырыша, бу – безнең көчле халык икәнлегебезнең бер күрсәткече.
Казахстанга «качып киткәнсең» диделәр.
«Качып китте» диеп гаепләү өчен, повестка килергә тиеш бит. Миңа бернинди хатлар да килмәде, миңа, гомумән, армия сафларында хезмәт итәргә туры килмәде. Бу гаепләүләр, минемчә, урынсыз. Бернинди фактлар да юк – йөземне, исемемне хурлау өчен эшләнелгән уйдырма гына. Ә Казахстан якларына мин гел йөреп торам. Моңа кадәр дә йөри идем, хәзер дә еш барам. Анда минем әниемнең туганнары яши. Анда клиплар төшереп йөрдем, бүгенге көндә дә җырларымны эшкәртәм. Минем анда дусларым бик күп, алар янына барып, аралашып торам. Башка илгә, төбәккә барып җырлау, чыгыш ясау – ул бит инде «качып китте» дигән сүз түгел. Безнең эшебез шул. Киресенчә, без, җырчылар, үзебезнең моңлы хәзинәбезне чит илләргә таратырга тиеш. «Үзгәреш җиле» проектын гына алыйк, төрле илләрдә татар музыкасын таныту өстендә эш алып баралар, концертлар куялар, тел һәм милләт өчен бу – бик мөһим. Безне башка илләрдә дә белсеннәр, танысыннар дип эшлибез.
Матур җырларыбызны чит илдә яшәүче милләттәшләребезгә таныта алуыма мин шатланам. Сабантуйлар узып тора, җырчылар башка илләргә чыгып, татар милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләр белән таныштыра. Халык җырларын, ретро җырларны башкарабыз, анда яшәүчеләр бик шатланып каршы ала, көтә, бу – бик матур күренеш һәм минем өчен зур горурлык.
«Мине сәхнәдән алып атасылары килә»
Синеңчә әлеге яла ягулар нинди максат белән эшләнелә?
Ул хатларның мин эчтәлеген дә белмим, аларны күргәнем юк. Ни өчен язганнары билгеле – мине сәхнәдән алып атасылары килә, җырлатасылары килми. Мин уйлыйм, кемнәр язганы башымда йөри, ләкин әлегә төгәл әйтә алмыйм.
«Кемнәр» дисең, димәк, берничә кеше.
Бәлки, шулайдыр, төгәл әйтә алмыйм. Кемгәдер мин сәхнәдә басып, үземнең иҗат ителгән җырларымны җырлавым, 8 ел дәвамында укып, сәхнәгә чыгуым ошамыйдыр. Моның ничек һәм кемнәр аркылы эшләнелгәнен күз алдына китерәм. Алар өчен җавап бирә алмыйм. Мин әле күптән түгел генә яңадан укырга кердем. Тыңлаучыларыма рәхмәт, халык миңа һәрвакыт җылы сүзләре белән, кирәк чакта – тәнкыйть белән көч биреп тора.
Күңелеңдә продюсерыңа үпкә бармы?
Юк, минем аңа начарлык эшлисем килсә, күптән социаль челтәрләрдә аны яманлап язар идем, начар сүзләр сөйләп интервьюлар бирер идем. Минем андый максатым юк, булмаячак та. Минем тәрбиям бераз икенче, һәм мин аның белән горурланам. Кешегә начарлык эшлим, сәхнәдән алып атам дип яшәү, минемчә, дөрес түгел. Бер генә килгәнбез, тормышның матурлыгын күреп яшисе килә. Кызганыч, төрле хәлләр була, төрле кешеләр очрый. Мин нәрсә генә булса да алга барырга тырышам.
Әлеге хәл турында сөйләгәч, күпләр сине «пиар өчен эшли» дип тә гаепләде, моны ничек кабул иттең?
Мин бүгенге көнгә кадәр иҗатымда «пиар» сүзен бик кулланырга тырышмадым. Миңа кирәкмәде ул. Кеше белсен, ишетелим дип нәрсәдер эшләү, минемчә, дөрес түгел. Һәр артист үзе хәл итә инде. Мин җырчыларның нәрсә эшләп йөргәннәре белән кызыксынмыйм, ераграк ул темадан. Ни өчен эшләнгәннәрен мин белмим. Бәлки, тамашачыны үзенә җәлеп итү өчендер. Кемнеңдер ул ничек бар, шулай килеп чыга. Кемдер аны уйлап эшли. Мин андый алымнар кулланмадым. Мин әле аңа җитмәдем. Җитәргә дә язмасын.
Яңадан укырга кердем, дидең, кем булырга укыйсың?
Вокал бүлегендә, магистратурада укыйм. Үземне барыбер профессиональ яктан үстерәсем килә. Бәлки, хәзер сәхнәдә начар җырлаган саен яхшырактыр да. Бәлки, шулай кирәктер дә, киресенчә. Шулай да сафлыкка, профессиональлеккә өйрәнәсе килә. Халыкка җыр, моң ягыннан матуррак булсын дип эшлисе килә. Алай булмаса да, шуңа омтылабыз инде.
Эстрададагы махсус белеме булмаган җырчыларга ничек карыйсың?
Укымаган кеше мөмкинлеге булса гына сәхнәгә чыга ала. Иң беренче чиратта теләк кирәктер. Чөнки кешене этеп-төртеп сәхнәгә чыгарып булмый. Минем әти ничек матур җырласа да, сәхнәгә чыкмый, чөнки аның өчен аерым бер сәләт кирәк, диләр. Кем чыга ала, кем эшли ала – эшләсеннәр. Безнең сәхнә зур, артистлар күп, тамашачыга сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Безнең тамашачы сайлау мөмкинлегенә лаек. Җанына яткан артистны, тематиканы сайларга.
Элек баянга гына җырлаганнар. Заманасы шундый булган, сүз дә юк. Элеккеге заман белән, бүгенге көн җырчыларын һәм заманны чагыштырып булмый. Гомумән аны чагыштырып бернинди дә нәтиҗә була алмый. Әйе, рәхәт булыр иде матур җырласалар, тыңларга рәхәт булса. Бу шулай ук җырчыдан тора. Аранжировка ягыннан мин бернәрсә дә әйтә алмыйм, чөнки һәрбер кеше үзенең мөмкинлеге буенча эшли. Кемдер аны 100 меңгә дә эшләтергә мөмкин. Кемдер 30 меңгә, монда кешене гаепләп булмый.
Тәнкыйтьне кабул итәсеңме?
Адекват булса, бик теләп. Ләкин «акыл өйрәтү»не түгел. Аңлар идем, дөрес эшләмисең дип, эшләп күрсәтсәләр. Яки, килеп: «Айдар, дөрес җырламыйсың, шулайрак кирәк», – дип, адекват рәвештә әйтсәләр – шундый тәнкыйтькә мин үләм дә китәм инде. Берәр җырчы килеп әйтсә: «Айдар, синең анда шулайрак булды, башкача эшләп кара әле», – дисә, мин бик шат. Ә теге инде ямьсез кыланып, «мондый булырга тиеш түгел, бу җырмы инде» дип тупас әйтүләрне гомумән аңламыйм.
Әлеге авырлыклар вакытында музыкадан китү турында уйлаганың булдымы?
Төрле уйлар була инде ул. Нишләп минем белән болай килеп чыкты, дип уйлап карадым. Гомумән алганда «ташлыйм, минеке түгел» дигәнем булмады. Барыбер дә сәхнәсез яши алмыйм. Аллаһы Тәгалә биргән мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк.
Эмоцияләргә еш биреләсеңме?
Тормыш өйрәтте эмоцияләрне кулда тотарга. Элек күп әйберне күңелемә якын ала идем, хәзер башкачарак карый башладым күп нәрсәгә.
Эмоцияләрдән сәхнәдә елаганың булдымы?
Булды. Шатлыктан, кеше кул чапканнан. «Азамат» халык җырын җырлагач, бик озак алкышладылар. Мин уйламаган идем, шулай булыр дип, күзләремә яшьләр тулды. Сүз белән аңлатып булмый ул хисләрне, мине артистлар гына аңлый торгандыр. Алда тагын да аларны тоеп яшәргә язсын.
Эстрадада дуслык юк, диләр. Син ничек уйлыйсың?
Төгәл кистереп әйтә алмыйм, бүгенге көндә эстрадада аралашкан дусларым – мин кечкенәдән үк белгән кешеләр.
Әлеге хәл килеп чыккач ярдәм кулы сузучылар булдымы?
Шалтыратып хәлләремне сораучылар, «бирешмә» диючеләр булды. Мондый очрак ул бит инде миндә генә түгел, бу хәлне миңа кадәр дә кемнәрдер үткән, башыннан кичергән. Әти-әниемә рәхмәт, алар һәрвакыт янымда булдылар.
Бүген әти-әниең яныңдамы?
Әти-әнинең ярдәмен һәрвакыт тоеп яшәргә язсын, картайгач та. Без әле тормышка өйрәнәбез генә. Мин әле әллә ни тормыш үттем дип әйтә алмыйм. Бүгенге көндә алар минем янда – Казанда. (Айдар тумышы белән Башкортстан республикасы Илеш районыннан. – авт.) Әти белән әнине Казанга алып килдем, якын булсыннар, дип. Бүгенге көндә Казанда яшибез.
Туган йортны ташлап күчеп китү авыр булгандыр.
Аны кем сораган инде (көлә). Баштан әни үзе генә килгән иде. Аннары мин: «Әйдәгез, җыеныгыз, күчәбез», – дидем. Кыен булгандыр, сүз дә юк. Әтигә кыенрак булгандыр. Әти безнең бакча ярата. Ләкин якын булсыннар дидем. Еш кайтып йөрергә якын ара түгел. Алар янда булгач, җаным тыныч. Бергә тырышып яшәп ятабыз. Безнең гаилә тормышында яңа адым, бу яшькә җитеп, үзләренең булдырган, өйрәнгән тормышларын үзгәртеп, йортларын сатып минем янга килгәннәре өчен аларга чиксез рәхмәтлемен.
Син – гаиләдә бер генә бала, иркә булып үстеңме?
Әни иркәләде, сүз дә юк. Әни кеше шулай инде ул, барлык әниләр дә шулайдыр. Әти минем – катырак, кырысрак кеше. Бер әйтүдән аңлыйсың, аңламасаң – аңлата. Мин аларның кызлары да, уллары да, олысы да, кечесе дә булдым. Шуңа күрә бар эшне дә эшләргә туры килде. Кайтуларына ашарга әзерли идем – кекслар пешергәнемне бүген дә елмаеп искә алабыз. Идәннәр дә юдым, лапас та чистарта идем. Ул яктан жәлләмәделәр. Әти һәрвакыт: «Улым, аласың килсә аласың инде, акча эшлисең дә», – дия иде. Шундыйрак тәрбия бирделәр, дөрес тәрбия.
«Яшь чак – юләр чакта өйләнеп калырга, дип, дөрес әйтәләрдер инде»
Син бит әле – эстрадада танылган буйдакларның берсе дә. Кайчан өйләнәсең?
Әлбәттә, берүзем була алмыйм, аралашып торам. Әлегә сер булып калсын, өйләнгәч, барысын да сөйләрмен.
Димәк, бүген йөрәгең буш түгел?
Йөрәк гомумән алганда буш түгел. Тормышка карата, кешеләргә карата мәхәббәт белән тулган. Ә шәхси тормыш – ул шәхси булырга тиеш. Өйләнсәм, бик теләп, әлеге хәбәр белән уртаклашырмын. Кемнедер җәлеп итәм дип, кешене алдау дөрес түгел. Кызым ташлады, егетем ташлады дип, гаугалар куптаруны бөтенләй кабул итмим. Кыз белән егет арасында аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса, утырып сөйләшергә кирәк. Мин, хатын-кыз дөньяга бәхетле булырга туган, дип саныйм.
Яшьрәк чакта өйләнергә булган, дип үкенгән вакытларың булмадымы?
Яшь чак – юләр чакта өйләнеп калырга, дип, дөрес әйтәләрдер инде. Зөфәр абый Билалов әйткән иде: «Хәзер акыл кергән инде сиңа», – дип. Кайбер кеше өйләнә дә аерылыша, өйләнә дә аерылыша, алар тормышка ничектер җиңелрәк карый. Мин бөтен әйбергә дә җитдирәк карыйм кебек ул яктан. Яныңда якын кешең булса, ул карьерага да, тормышка да этәргеч бирә. Зур терәк, өйгә кайтасың – сөйгән ярың чәчеңнән сыйпап, ризык пешереп көтеп торса – бәхет бит инде. Яшәүнең төп максаты – бала табу, гаилә кору, берүзең «шалтырап» йөрү түгел, әлбәттә, гаилә корасым килә.
Барлык хыялларың тормышка ашсын, Айдар! Уңышлар телибез!